|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2016 Дин
Рамил хәзрәт Юныс кызын кияүгә бирдеНиках – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер нигъмәт. Никах кешеләрне гөнаһ гамәлләрдән тыя. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: "Егетләр! Хәлегездән килә икән, сез өйләнергә тиеш! Өйләнсәгез, үзегезне хәрәм, гөнаһлы карашлардан саклап калырсыз", – диде. Ә инде өйләнгән ир үзенең хатынын ашатырга, киендерергә һ.б. эшләргә бурычлы. Ягъни никахлашу хатын-кызларның хокукларын сакларга ярдәм итә. Шуңа да никах ике як өчен дә бик файдалы. Рамил хәзрәт Юныс та күптән түгел олы кызын кияүгә бирде.
– Рамил хәзрәт, кызыгыз Айсылуны башлы-күзле иттегез. Үзегез күп яшьләргә никах укучы хәзрәт буларак, газиз балагызны кияүгә биргәндә нинди хис кичердегез?
– Үз гомеремдә беренче мәртәбә яшьләрнең кавышу мәҗлесендә никах укымадым. Чөнки хәзрәт үзенең кызына никах укый алмый. Әлбәттә, тойгылар, кичерешләр дә башка. Баласының никахы әти-әни өчен күңелле һәм шул ук вакытта бераз моңсурак мәҗлес. Әмма ямансулыкка караганда шатлык-куанычы күбрәк. Бала өлгергәч, балигълык яшенә җиткәч, кулын лаеклы сорап килгән икән, кызны бирү хәерле.
Әлбәттә, борчыласың инде. Бу юлы никахны чын мәгънәсендә йөрәгем аша уздырдым. Үземнең кызны кияүгә биргәннән соң, башкаларга никах укыганда да бүтәнчәрәк карый башладым. Элек төп игътибарны кияү белән кәләшкә юнәлтсәм, хәзер әти-әниләрнең күңелен күрергә тырышам. Әлбәттә, туй ул яшьләр тормышында бер мизгел генә. Аның дәвамы хәерле булу мөһим. Балалар матур яшәсә, яхшы хәбәрләр җиткезеп торса, шатланасың.
Энҗе БАСЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|