01.03.2016 Җәмгыять
Нишләтергә сине, пенсия?!
Россиянең югары җитәкчелеге һәм шул җитәкчелек тирәсендә тулганган катлаулар әледән-әле пенсия темасына катлаулы бәхәсләр кузгалтып торалар. Халыкны картлык акчасы белән тәэмин итү хәзерге хакимиятләрнең авырткан җиренә әйләнде, чөнки пенсионерлар күп, аларга түләргә акча (йомшак кына итеп әйтик инде) җитеп бетми.
Акча ник җитми дигән сорауга югары кәнәфи ияләре гади генә итеп: “Илдә демографик кризис бара, пенсия яшендәгеләр саны арта, эшләүчеләр исә кими”, – дип җавап бирәләр. Әмма пенсия системасы шулай корылган: без, ягъни эшләүче гражданнар ай саен Пенсия фондына акча күчереп барабыз, без күчермәсәк, хезмәт хакыбызның билгеле бер процентыннан безгә эш бирүчеләр түли взносны. Пенсия акчасы нәкъ менә шул взнослардан җыелырга һәм инвестицион проектларга урнаштырылып ел саен артып торырга тиеш. Бүген туган маңка һәм елак малай үсеп эшли башлыймы, эшләсә күпме эшли, болар мине борчырга тиеш түгел. Ул үз пенсиясе өчен үзе эшли. Һәрхәлдә, аның акчасы миңа түләнергә тиеш түгел, чөнки һәр эшләүчегә пенсия үзенең хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Игътибар итик: теге малайның хезмәт хакыннан түгел, без алган акчадан исәплиләр лаеклы картлык акчасын. Монда тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: 25-40 ел буе бил бөгеп эшләгәннәрнең бик азы гына пенсия яшенә барып җитә, барып җиткәннәрнең дә күбесе берничә ел гына эшләгәненең рәхәтен күреп кала. Алар түләгән пенсия взносларыннан аларның варисларыннан кемгәдер акча бүлгәннәрен Россия тарихы әлегә кадәр белми.
Бәс, шулай булгач, Пенсия фондында акча җитәргә генә түгел, артып калырга да тиеш әле. Тагын бер нәрсәне искә алыйк: Россия табигый байлыкларның гаҗәп мул рентасыннан файдалана, җир асты байлыклары исә халыкныкы булып санала, әмма рентадан халыкка өлеш чыгарылганын без тагын хәтерләмибез. Димәк, Пенсия фондында акча саега икән, менә шул табигый байлыкларның рентасыннан аларны рәхәтләндереп тулыландырырга була. Кара алтынга һәм башка табигый байлыкларга ия булган башка илләрдә бу рента рәхәтләнеп гади халык файдасына эшли. Норвегиядә, мәсәлән, һәр гражданның шәхси хисабына күчерелгән нефть табышы бүген йөз мең доллардан артып киткән инде. Башка илләрне санап тормыйк, халкы белән тагын да мулрак бүлешүче дәүләтләр байтак.
Россиядә исә бүген кытлык, Пенсия фонды итәкләрне җыеп, билләрне кысып буарга куша. Әле соңгы көннәрдә генә Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе “түгәрәк өстәл” үткәрде, анда илнең профсоюз лидеры Михаил Шмаков 20 процент россиялене пенсияләрдән мәхрүм итәргә кирәк дигән идея белән чыкты. Картлык акчасыннан колак кагарга тиешле кешеләр: иҗат профессиясе вәкилләре, флирансерлар, фермерлар... Болар йә пенсияләрен башка ысул белән үзләре тәэмин итәргә ризалашалар, яисә картайгач хөкүмәттән акча алмыйча, бармакларын суырып кына яшәргә килешәләр – идея менә шуннан гыйбарәт. Шмаков идеясен Пенсия фонды вәкиле дә куәтләде. Дөрес, социаль өлкә өчен җаваплы вице-премьер Ольга Голодец моның әлегә “теоретик фикерләү” генә икәнен әйтте, әмма законнар шундый теоретик фикерләрдән үсеп чыга икәнен онытмыйк. Шмаков үзенең фикерен әлеге профессия вәкилләренең Пенсия фондына акчаны бик аз – 19 мең 356 сум гына түләүләре, ә менә пенсияне ялланып эшләгән башка халык кебек үк алулары белән нигезләргә тырышты. Профсоюзлар җитәкчесе булып саналган бу адәм, үзенең теоретик фикерләвендә никадәр хаклы, ялгышса, күпмегә ялгыша, шул хакта без дә берникадәр теоретик фикерләп алыйк. Иң беренче хата: фермерлар пенсияне башкалар шикелле үк алмыйлар, гадәттә минималь пенсиягә риза булырга туры килә аларга. Икенчедән, исәпләүләр шуны күрсәтә: 19 мең 356 сумлык взнос бик аз акча түгел, еллар буена туплана һәм табыш китерә торгач ул бик зур суммага җыелырга сәләтле.
Әйдәгез, депозит калькуляторы алып бераз гына арифметик исәпләүләр белән шөгыльләнеп алыйк. Утыз яшьлек ир фермер булырга ният кылды ди. Беренче елында ук ул Пенсия фондына әлеге взносны түләде, фонд исә бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, ул акчаны инвестицион проектарга тыкты дип саныйк. Дөрес, бездә Пенсия фонды алай эшләми, ул акчаны тота гына, шуңа күрә: “Бир, давай, бир, давай”, – дип кушучлы кулларын сузып кына тора. Әмма фермер акчаны түләде дә онытты, аның бер тиене дә аңа әйләнеп кайтмады. Тагын бер тапкыр ассызыклыйк, акчаны ул үз пенсиясе өчен дип түләде, бүгенге пенсионерларны ашату өчен дип түгел. Бүгенге өлкәннәр үзләре өчен үзләре эшләделәр инде вакытында. Иң начар инвестицион проект бүген 10 процент табыш китерә дип саныйк, бу банк депозитына караганда азрак. Акчаны белеп кулланганда, алар күпкә югарырак табыш та китерә алалар, монысы да сер түгел.
Ун процент белән генә акчаны депозит калькуляторында әйләндерәбез. Беренче ел түләгән взнос 60 яшькә кадәр 337750 сум 60 тиенгә кадәр үсәчәк. Икенче ел түләгән акча 29 ел гына әйләнә, шуңа күрә сумма да кечерәк – 307 мең дә 46 сум гына. Фермер шул рәвешле 10 ел гына взнос түләп барса да 60 яшенә аның 2 миллион 282 мең 863 сумнан артык акчасы тупланыр иде, бу акча аны 72 яшькә кадәр 15 мең 853 сумнан аз гына артыграк айлык пенсия белән тәэмин итәргә җитәчәк. Истә тотыйк: фермер әле утыз яшькә кадәр дә кайдадыр эшләде һәм пенсия взносы түләде, кырык яшьтән соң да бот күтәреп ятарга җыенмый. Һәм без калькуляторны кулдан төшермәсәк, пенсия акчасының күләмен күреп күзләр шар булыр иде. Фермер үз взносын 25 яшьтән соң түли башлап 10 ел гына түләсә һәм шуннан соң кыл да кыймылдатмый ятса да, картлык пенсиясе тагын да түгәрәгрәк саннарда чыгачак. Фермер 65 яшьтә вафат булса, яисә бөтенләй пенсия яшенә барып җитә алмаса?...
Акча чиксезлектә әйләнәчәк һәм Пенсия фонды бу акчадан хәйрия акцияләре үткәрә алачак. Ә бит реаль тормышта шулай була да: бик күпләр пенсия акчасының тиенен дә файдалана алмыйлар. Шулай булгач, Шмаков һәм аның тарафдарларының, яңа пенсия реформасы кирәк, дип балавыз сыгулары ул крокодил күз яшьләре генә: фермер үзен пенсия белән тәэмин итеп кенә калмый, байтак әрәмтамакларны да туйдыра әле. Әгәр Пенсия фондындагы миллиардлар урланмаса һәм картлык акчасы икътисадка эшлисе урынга Пенсия фондларының һәркайсы берничә миллиард сумлык офисларын төзүгә тотылмаса, фермерлар да, башка хезмәт ияләре дә бөтенләй башка пенсия акчасына өмет тотарлар иде. Хәтта район үзәкләренә генә барып карасак та иң затлы, иң купшы биналар – Пенсия фонды бүлекчәләре биналары. Бер генә хастаханә дә, мәктәп тә, башка җәмәгать оешмаларының биналары да көязлек ягыннан болар белән ярыша алмый.
Шуңа күрә пенсионерлар – кемнәр хисабынадыр ашаучы халык дигән стереотип ялгыш ул, безнең картлык акчасы бик күпләрнең тамагын туйдыра һәм затлы тормыш белән тәэмин итә. Пенсия реформасын менә шуннан башларга кирәк тә: гражданнар өчен түләнгән пенсия взнослары – аларның үзләренеке дип санарга һәм фонд тагарагыннан ашаган чиновникларга сау булыгыз дип әйтергә.