|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2016 Язмыш
Вакыт яраларны төзәтми...Хәйдәр белән без бергә үстек. Миннән бер урам гына арада яшәгәнгә, мәктәпкә дә, кичке уеннарга да бергә йөри идек. Шулай бер-беребезгә гашыйк булганыбызны сизми дә калганбыз. Мин – аны, ул мине берсүзсез, күз карашыннан аңлый идек. Мәктәпне тәмамлагач, сөйгәнемне армия сафларына алдылар, ә мин шәһәргә укырга киттем. Ул елларда кесә телефоннары юк иде, ике арада сөю хатлары гына йөрде. Бераздан Хәйдәрнең хатлары сирәгрәк килә башлады, алар да ничектер кыска, кырысрак иде сыман. Миңа карата хисләре суынганын сизсәм дә, “Ялгышамын гына ”, - дип үз-үземне тынычландырырга тырыштым. Һәм менә зарыгып көткән көн килеп җитте. Хәйдәр армиядән кайткан көнне иртүк вокзалга йөгердем. Поезд килеп туктау белән, аның вагоны янына ашыктым. Ул вагоннан төште, аннары кыска итәк кигән, сары чәчле, зәңгәр күзле бер мөлаем туташны күтәреп, перронга төшерде. Кулга-кул тотыныштылар да мин басып торган якка таба атладылар. Хәйдәр мине күреп алды. Шунда ук кызның кулын ычкындырды да миңа таба ташланды. - Сине генә яратам! Ялгыштым, гафу ит мине, зинһар! - дип мине иңнәремнән кочты ул. - Бер төн бөтен хыялларымны челпәрәмә китерде, бу кыз миннән йөккә калган. Әтисе безнең командир иде- өйләнергә мәҗбүр булдым. Бала туу белән аерылам да сиңа өйләнәм, көт аз гына. Ә мине оныт, Хәйдәр! Син дә бүгеннән минем өчен үлдең - хыянәтеңне гафу итә алмам, - дидем мин аңа. Алар миннән бер урам аша яшиләр. Игезәк малайлары туды, хатыны да бик уңган булып чыкты Хәйдәрнең. Ә мин һаман аны яратам. Ятсам да, торсам да һәрвакыт уйларымда ул гына. Сөйгәнемнең урамнан үткәнен көтеп алам, күрсәм, миннән дә бәхетлерәк кеше юк. Беренче һәм мәңгелек мәхәббәтем белән менә шулай килешеп яшим. Кияүгә чыгарга тәкъдимнәр дә күп булды, әмма йөрәгем башка беркемне дә кабул итә алмады. Хәйдәр дә мине элеккечә ярата. Берничә мәртәбә өемә дә килде, тик мин аны кертмәдем. Сабыйларны рәнҗетеп, аларны ятим итәсем килми. Бәлки... Бәлки алар үсеп җиткәч, картлыгыбызда булса да, Хәйдәрем белән бергә булырбыз?! Нурия М.
--- |
Иң күп укылган
|