поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.03.2016 Сәясәт

Империя шәүләсе

Без һаман да булса котыла алмаган чирләр, комплекслар арасында коллык аңыннан кала тагын да бер бәла – җитәкчеләребезнең, халыкның билгеле бер өлешенең күңеленнән һаман китә белмәгән империя синдромын да искәртеп үтәргә кирәктер. Империя. Бер караганда, яңгы­рашлы, кәттә сүз. Рим империясе, Византия империясе, Госманлы империясе, Британ империясе...

Россия империясен безгә “бүләккә” Петр I төзеп калдырганлыгын беләбез. Империяләр модада булган гасырлар бүген – тарих инде. Кешелек технологик революцияләр чорында – ХХI йөздә яши. География картасыннан күпме генә тырышып эзләсәң дә, импе­рияләрне таба алмыйсың. “Дөнья жан­дармы” дигәннәр бар, ә менә импе­рияләр юк. Россия дә де-юро һич кенә дә империя түгел. Без үзебезне бик тә күркәм сүз белән федерация дип атыйбыз. Алай гынамы, ватаныбызны хәтта ки алдынгы илләрдән торган Беренче дөньяга керткән, санаган чаклар да юк түгел. Тик менә де-факто... Без яшәгән ил, биредәге болай да күптин-күп “чирләр” өстенә, бүген дә империя стан­дартларын, аңын, алымнарын исен­нән җуярга теләмәгән бердәнбер дип әйтерлек дәүләт булып калмый микән? 

Болай дип әйтергә җирлек бар. Без алып барган эчке һәм тышкы сәясәткә, бюджет чыгымнарына, төбәкләрнең хокукларына игътибар белән карап барган кеше биредә империячел аңның гына түгел, гамәлләрнең дә әле җитәрлек булуын билгеләми кала алмый. Прог­рессив дөнья кеше, халыклар, мил­ләтләр, алар­ның мәнфәгатьләрен ныг­рак кайгыртып, аны беренче урынга куеп килгән шушы заманда, ни хикмәт, империя шәүләсе Россия өстендә үзен яхшы хис итә.
 
Шулай булмаганда тагын кайсы илдә, бюджетның, кризис чорында тиенләп җыелган керемнәрең яртысы армия, эчке эшләр, куркынычсызлык хезмәте, разведка, прокуратура, суд, ФСИН, МЧС кебек көч структураларына китеп барыр иде? Оборона чыгымнары елның елына 20-25 процентка артыр иде? Болары бер яктан булса, икенче яктан – Советлар Союзы заманнарында авызыбызны пешереп тә безне әле дә акылга өйрәтмәгән гадәт – чит-ят җирләрдә безне яраткан, үз иткән булып кыланучы шикле дуслар тоту, ягъни аларга күрсәтелеп килгән берьяклы ярдәм. Башкача әйткәндә, без “ирекле” иткән Абхазиядән башлап аны бәйсез дәүләт дип таныган бердәнбер ил – Никарагуага хәтле бүләк ителгән һәм ите-ләчәк, беркайчан да кире кайтмаячак, гади кеше күз алдына да китерә алмаган алагаем суммалар.
 
Боларны бары үз йогынтысын, мин-минлеген һаман саен ераккарак сузарга омтылган империя яки шул хастадан һаман да булса терелә алмаган ил генә эшли ала. Шаккатмалы хәл: 2001 елдан башлап исәпләгәндә Россия дистәдән артык илнең җәмгысы 140 млрд долларга җыелган бурычын, сумнарга күчергәндә 10,5 триллионны “гафу иткән”. Бу санга әле Белоруссия кебек “туган-тумача”га җибәрелеп торган газ һәм нефтькә булган зур ташламалар нәтиҗәсендә 75 млрд долларга җиткән мәңге кире кайтмаячак булышлыклар-ның, башка шуның ишенең кермәвен искәртик. Үзеннән-үзе туган сорау: хезмәт хаклары, пенсияләр очны-очка ялгарга гына җиткәндә акчаны шул дәрәҗәдә чәчү-тарату өчен нинди ил булу кирәк? 41 миллион пенсионер алган уртача 10 мең сум пенсияне кушып сана-саң, теге саннардан кимрәк – елына 62 миллиард доллар тирәсе чыга. Дәүләт пенсияне бүгенге 4 процентка түгел, мәсәлән, 24 процентка да арттыра алыр иде. Читтәге “дуслар” кадерлерәк булмаса.
 
Акланмаган, мантыйкка буйсынмаган чыгымнар барысы да – империя өчен, бөеклек өчен, амбицияләр өчен без түләгән хак. Тик шундый әйтем бар: амбицияләр өчен башта тиешле амуниция кирәк. Мәсәлән, шул ук АКШныкына тиң икътисад. Бездә ул юк. Кирәкмәгән якка адымнарыбызны чиктән тыш зур итеп атлап, чалбар төбебез ертылмагае диясе килә. Бюджеты безнекеннән 8-9 тапкыр зур, шуның 16 процентын көч структураларына сарыф иткән сугыш чукмары – АКШ дусларына да ярдәм итәр, геосәя­сәт белән дә шөгыльләнер, “жандарм” да саналыр. Ләкин тауга карап кайчан тау булып булганы бар?
 
Заманга яраклашкан империя – һәрчак мәктәпләр, хастаханәләр, пенсионерлар өлешендә. Ул кеше затының мәнфәгатьләрен күрми, милләтләр белән исәпләшми. Империя – кайбе-рәүләрнең мактанычы, горурлыгы, уены һәм чире. Тик ул – илнең, халыкның бәхетсезлеге.
 
...Тарихның төп сабагы – аннан сабак ала белмәү, диләр. СССРны юкка чыгарган сәбәпләр арасында күтәрә алмаслык итеп төялгән империя йөгенең беренче урында булуы хәзер сер түгел: сәясәттәге мин-минлек, кораллануда чик-чаманы белмәү, чит-ятларны даими “ашату”, үз халкының фәкыйрьлеге һәм хокуксызлыгы. Бер үк тырмага ничә кат басарга була икән соң?
 

Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»