поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.07.2009 Җәмгыять

ПЕНСИЯ ҮЗГӘРДЕ. 1 АВГУСТТАН ИСӘ АНЫҢ КҮЛӘМЕ ЯНӘ АРТА

Пенсия түләү турындагы законнарны үзгәртү хакында сүз күптәннән бара инде. Ул, янәсе, 2002 елда үткәрелгән пенсия реформасы вакытында җибәрелгән хаталарны төзәтергә тиеш. Чынлап та халык, пенсионерлар файдасынамы ул – анысын вакыт күрсәтер, һәрхәлдә, агымдагы елның 17 июлендә Россия Дәүләт Думасы пенсия системасын камилләштерүче законнар кабул итте.

Салым урынына взнос

 

Күп пенсионерлар һәм эшләүчеләр ул үзгәрешләрне аңлап та бетермәс, әмма эш бирүчеләр өчен шактый баш авыртуы тудырырга мөмкин әле алар. Чөнки дистә еллар яшәп килгән бердәм социаль салым системасы бетерелеп, 2010 елдан башлап аның урынына иминият взнослары керә. Алдагы 2010 ел күчеш елы саналып, взнослар моңа кадәр булганча хезмәт хакы түләү фондының 26 проценты күләмендә кала. Аның 20 проценты Пенсия фондына, 2,9 проценты Социаль иминият фондына; 3,1 проценты Мәҗбүри медицина иминияте фондына күчерелергә тиеш. Ә 2011 елдан башлап иминият взнослары күләме артачак һәм 2005 елга кадәрге күләмдә – 34 процент булачак. Аның 26 проценты Пенсия фондына, 2,9 проценты Социаль иминият фондына, 5,1 проценты Мәҗбүри медицина иминияте фондына күчерелә башлаячак.

 

Әмма эш бирүчеләрнең аерым категорияләре – авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүчеләр, бердәм авыл хуҗалыгы салымы түләүчеләр, махсус икътисадый зонада эшләүчеләр, гадәти эш бирүчедә эшләүче инвалидлар һәм инвалидлар җәмгыятьләренә караучы предприятиеләр өчен күчеш чоры 2015 елга кадәр дәвам итәчәк.

 

Игътибарга лаек янә бер яңалык: 2010 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр ике өлештән – база һәм тупланма өлештән генә торачак. 2002 елдан бирле гамәлдә булган база һәм иминият өлешләре кушыла һәм ул элеккерәк тәртиптә була. Ягъни пенсиянең төп өлеше кешенең хезмәт хакына һәм стажына карап билгеләнә. Шулай ук ул Пенсия фондының кеременә карап елга берничә мәртәбә арттырылып торачак.

 

Мәймүнә әбигә ни?

 

Гади пенсионерларны, мәсәлән, Мәймүнә, Әкълимә әбиләрне бу үзгәрешләрдән соң эш бирүчеләрнең мәшә-катьләре түгел, үзләренең пенсияләре артамы-юкмы икәнлеге кызыксындыра, билгеле. Арта, җәмәгать, аз булса да арта. Мәсәлән, РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Т.Голикова фаразлавынча, 2010 елда 61-70 яшьлекләрнең пенсияләре уртача – 1313, 71-80 яшьлекләрнеке – 1648, 80 яшьтән өлкәнрәкләрнеке 1732 сумга артачак. Бу суммага пенсияләрне август, декабрь айларында планлаштырылган арттыру һәм валоризация (2002 елгы пенсия реформасына кадәр пенсиягә чыгучыларның пенсияләренең акчалата кыйммәтен яңадан бәяләү) нәтиҗәсендә ирешеләчәк. Бу 2010 елның 1 гыйнварыннан башлап 2002 елга кадәр пенсиягә чыккан кешеләрнең пенсияләре 10 процентка арта һәм 1991 елга кадәр булган хезмәт стажлары өчен янә берәр процент өстәлә дигән сүз.

 

Яңа елдан инвалидлык буенча пенсия алучылар да җиңел сулап куя ала. Чөнки Дәүләт Думасында инвалидлыкны элеккечә группа белән генә билгеләү турындагы закон проекты ике укылышта каралды инде. Шул ук 2002 елдан башлап кертелгән һәм кешеләрнең башын катыра торган инвалидларны хезмәткә яраклылык дәрәҗәсенә бүлү һәм аларга пенсия билгеләү системасы да үзгәрәчәк.

 

Яшьләр байый башлый

 

Яңа закон нигезендә моңарчы өч өлештән торучы пенсиянең база һәм иминият өлеше кушылса да, тупланма өлеше үзгәрешсез кала. Димәк, бу җәһәттән яшьләр, ягъни 1967 елдан соң туганнар мәгълүматлы булырга тиеш. Билгеле булганча, пенсиянең тупланма өлеше хезмәт хакы фондының 6 проценты күләмендә формалаша. Ул яшьләрнең шәхси пенсия счетында шактый тупланды инде. Аларның кайберләре, ул акчаны шәхси идарәче компанияләргә тапшырып, бераз акча да "эшләп" алгандыр, мөгаен. Әмма күбесе әллә битарафлык аркасында, әллә инде дәүләтнең бу "уен"нарына ышанып җитмәде, әллә дәүләт "кесәсендәге" акча әйбәтрәк сакланыр дип уйлады, аларны дәүләти идарәче компанияләрдә калдырды, ягъни Пенсия фондына барып, гариза язып мәшәкатьләнмәде. Кайбер шаяннар аларны "телсез"ләр дип исемләде. Шушы көннәрдә кабул ителгән закон нигезендә әлеге "телсез"ләрнең акчалары да шәхси идарәче компанияләрдәге кебек үк инвестицияләнәчәк. Тик моның өчен аларга барыбер дә үз районының Пенсия фондына барып, тупланган акчалары бары дәүләтнең кыйммәтле кәгазьләрендә генә инвестицияләнергә тиешлеге турында гариза язарга тиеш. Аны агымдагы елның 30 сентябренә кадәр язарга кирәк. Бармыйлар икән, акчалары хәтәр күбрәк булган өлкәләрдә файдаланылып, шактый "янарга" мөм кин.

 

Законның янә бер яңалыгы: булачак пенсионерларның тупланма өлеше Дәү ләти булмаган пенсия фондларында да инвестицияләнергә мөмкин. Шунысы да мөһим: бу яңалык мәҗбүри пенсия иминияте системасына гына түгел, 2009 ел башыннан старт алган өстәмә пенсия җыем нарына да карый. Дәү ләти булмаган пенсия фондын сайлаган кешенең бар төр тупланма акчасын да Пенсия фонды аның тегендәге счетына күчерергә тиеш.

 

Сүз уңаеннан быелдан башланган һәм ун ел буе гамәлдә булачак яңалык турында да берничә сүз. АКШ, Германия, Франция илләрендәге күп еллык тәҗрибәне кулланып кабул ителгән закон нигезендә, булачак пенсионер үзенең тупланма өлешенә күпмедер күләмдә акча салып барса (ләкин сумма елга 2 мең сумнан да ким булмаска тиеш), дәүләт аңа нәкъ шуның кадәр үк өстәячәк. Әгәр ай саен 1 әр мең салып барасың икән, бер елда ул 24 мең сумга җитә дигән сүз бу. Өстәмәне эшеңдәге бухгалтерия аша күчерә яки Пенсия фондына барып та сала аласың. Билгеле бер сумманы эш бирүче дә күчереп бара ала. Ләкин яңалыкның бу төре бюджетта эшләүчеләргә кагылмый. Әгәр алар пенсия тупланмасына өстәмә кертергә теләсәләр, акчаны үз кесәләреннән чыгарырга туры киләчәк.

 

Сөенче

 

Чынлап та, сөенерлек, соңгы вакытта ил җитәкчеләре сүзләрендә тора башлады. Бу пенсия күләмен даими рәвештә арттырып торуга да кагыла. Мәсәлән, 1 августтан хезмәт пенсияләренең иминият өлеше янә 7,5 процентка артачак. Хөкүмәт рәисе В.Путин әйтүенчә, ул инфляцияне күздә тотып арттырыла. Шунысы да кү ңелгә рәхәтлек бирә, пенсияләр быел өченче мәртәбә арттырыла инде. 1 марттан аның база өлеше 8,7 процентка арткан иде. 1 апрельдән исә иминият өлеше 17,5 процентка арттырылды. Август өстәмәсе дә соңгысы түгел дип ышандыра Хөкүмәт. 1 декабрьдән пенсиянең база өлеше янә 31,4 процентка артачак һәм социаль пенсия күләме пенсионерның яшәү минимумына тигез ләнәчәк: 4294 сум.

 

Эшләүче пенсионерлар өчен дә бер яңалык бар: агымдагы елның 1 августыннан башлап аларның пенсияләре, Пенсия фондына кергән иминият взносларына бәрабәр рәвештә, автомат рәвештә артып барачак. Моңарчы әле алар ел саен эшләгән турыннарыннан хезмәт хакы урындагы белешмәне үзләре илтеп тапшырырга һәм гариза язарга тиеш иде.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 151 | 25.07.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»