поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Гыйнвар
  • Марат Сафин - теннисчы
  • Эмиль Талипов - актер
  • Рабига Сибгатуллина - җырчы
  • Равил Сабыр - журналист
  • Марат Садыйков - дәүләт эшлеклесе
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
27.07.2009 Матбугат

5 ЛИЛИЯЛЕ ГАЗЕТ

Быелның май аенда Чаллыда ике татар газеты нәшер ителә башлады. Шуларның берсе “Халкым” дип атала. Биредә 5 кыз эшли һәм барысының да исемнәре Лилия.

Чаллыда соңгы 20 елда бер дистәдән артык татарча газет нәшер ителә башлады. Алар арасында хакимият ярдәме белән чыгучылары бар иде. Ләкин татар газетлары хакимият һәм укучылар тарафыннан алга таба яклау тапмады һәм алар “үлеп бардылар”.

 

Кризис чорында, төгәлрәге май аенда. Чаллы халкына 2 татар газеты тәкъдим ителде. Шуларның берсе, исемен әйтеп тормаска булдык, икенче санын әлегә чыгара алмады. Ә менә “Халкым” дип исемләнгән газет әле дә укучылар арасында тарала, аны укыйлар.

 

Бу газета редакциясендә 5 кыз эшли һәм аларның барысының да исемнәре Лилия. “Халкым” газеты проектының җитәкчесе Лилия Хәмидуллинага “Азатлык” хәбәрчесе берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

 

“Мин бик яратып журналистикага кереп киткән идем. Искиткеч талантлы журналистлар янәшәсендә эшләдем. Аннан соң телевидениедән китеп, үземне эшмәкәрлектә сынап карадым. Менә шул чакта башыма “уйнап кына булса да газет ачып карыйм әле”, дигән уй килде. Безнең төбәктә халык укырлык газетлар юк, дип уйлыйм. Бездә гади халык тормышы читтә кала. Халык тормышын ачып биргән газет булдырасы килде. Ә менә редакциягә бары тик Лилия исемле кызларның гына туплануын очраклы хәл”, диде ул.

 

Лилия Гыйбадуллина редакциягә күптән түгел генә килгән.

 

“Газета үзенең исемен аклар, халык сүзен әйтерлек, гомумән, татар теленә, аның сүз сәнгатенә ихтирам һәм кызыксыну уятырлык газет булыр дип ышанам”, ди Лилия.

 

Кызлар үзләре әйтүенчә, газет чыгару кебек шактый кыен эшкә алынганнар. Газетны чыгаручы Лилияләр, “Халкым” газеты халыкта өмет, ышаныч уятсын өчен, барлык тырышлыкны куячакбыз”, диләр.


Гафиулла ГАЗИЗ
Азатлык
№ --- | 23.07.2009
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№59 (62411) / 23.11.2010 21:39:35

"Халкым"ны "Татарларым" дип үзгәртеп ,баш мөхәррирлеккә Роберт Миңнуллинны чакырсалар, солидныйрак булыр иде. Ә болай ,фотосүрәтенә караганда, биш Лилиягә "Ли-Ли-Ли,Тралли -Балли" исеме ятышлырак.

№58 (62409) / 23.11.2010 21:17:42

Газетаны энием яздырып ала. Олы кешелэр очен генэ дип ялгышканмын икэн. Яхшы язмаларыгыз куп, проблемаларны кутэрэсез.Курыкмыйча язу ъзе бер героизм. А газета все интереснее. Булэк итеп егетемнен энисенэ яздырачакмын Очень хорошая идея по моему.Унышлар сезгэ!Сез булдырасыз!!!

№57 (62383) / 23.11.2010 18:33:15

Газетанын индексы:54145.Бэясе:219 сум.Телефон:8(8552)59-90-84.Редакция адресы:Чаллы.Форт диалог 217.Килегез.

№56 (58619) / 23.10.2010 09:15:30

"Халкым" газетасына ничек язылырга икән?

№55 (31385) / 27.12.2009 18:44:31

Кызларның, Лилияләрнең нинди газета чыгаруларын беләбез. Афәрин, кызлар. Шулай дәвам итегез... Шул ук вакытта бер соравым бар: ә кем акчасына чыга гәҗитегез? Кайчандыр Чаллыда хакимлек иткән иптәш Алтынбай акчасына дип ишетелгәние. Янәсе, Татмедиа тырнагына эләккән (үлемгә дучар ителгән, дип укы)"Шәһри Чаллы"га альтернатив басма буласы. Андый нәрсәне дә хуплыйм. Тик, кызлар, моңа ирешү өчен, ай-һай, күп тир түгәсе булачак...
Һәм, гафу итегез, сенсациягә омтылыш модасын онытырга, Лилияләр белән генә чикләнеп калмаска туры килер кебек. Уңышлар сезгә!

№54 (24760) / 18.10.2009 23:01:59

А русча монда сойлэргэ момкин тегел? Или это чисто \"татарский сайт\"

№53 (21672) / 12.08.2009 18:43:28

Eşq olsun, qızlar! Bir də latin əlifbasında olsa qəzetiniz, əla olardı.

№52 (21457) / 06.08.2009 16:15:22

Хормэтле укучыларыбыз, кызыклы фикерлэрегез очен рэхмэт. Безгэ кинэшлэрегез, эйтер сузлэрегез, язмаларыгызны e-mail: xalkim@yandex.ru -да котеп калабыз. Хатларыгыз игътибарсыз калмас.

№51 (21450) / 06.08.2009 15:21:49

Эвакуатор,Доресен сойлэргэ ярата торган жир юк ул.булмаячак та.

№50 (21448) / 06.08.2009 15:14:17

Менэ кызлар яза доресен.Кибет ишек тобен саклап хэллэр бетэ. Газетанын яна санын шулай котэм мин. Эвакуатор,мин суз иреге хакында эйткэн идем.Демократия дип кычкырырга гына яратабыз. Анын безнен илдэ булганы да, булачагы да юк.Кызларга "Звезда Поволжья" газетасы маяк булып тора ала

№49 (21445) / 06.08.2009 15:05:38

фигуралары матур бит, кисеннэр кыска итэген дэ.Без кызларны поддержать итэргэ тиеш идек.Татарча газет чыгару олы эш.Курыкмыйча тотынганнар.Унышлар сезгэ.Хэм кызлар игътибарга алмагыз кирэкмэгэн сузлэрне.Критиковать всегда легко.Э сез чынлап торып чибэрлэр.

№48 (21444) / 06.08.2009 15:05:31

Голназ, "Бездэ доресен сойлэгэнне гадэттэ яратмыйлар."

доресен сойлерге ярата торган берер жирне атап эйтэ алмассыз микен?

№47 (21441) / 06.08.2009 15:00:44

Кызлар,Бала тудыру йортлары турында чын доресен язгансыз.Афэрин! КАМАЗ турындагы мэкалэгездэ ошаган иде.Буген сез Чаллы ягында халыкка хезмэт итуче, анын проблемаларын курыкмый яктыртучы бердэнбер газета булып торасыз.Хэзер сезнен очен курка башладым.Бездэ доресен сойлэгэнне гадэттэ яратмыйлар.

№46 (21438) / 06.08.2009 14:48:24

Присоединяюсь к вашему общению и признаюсь чесно очень шокирована. Нет а кому есть дело до того, в чем одеты эти девушки-смысл статьи меняется или на стилистику это влияет? Эллэ сезнен акчагыз житмиме шундый матур кулмэклэр киеп эшкэ йорергэ? анламадым. Мина фотолары бик ошады-уземдэ матур киенеп йорергэ яратап. Газетларыда бик кызык, актуаль информациялэре куп. Девушки молодцы! Я вами восхищаюсь. Тыннапта тырмагыз усал кешелэрне!

№45 (21371) / 05.08.2009 18:30:53

уртадагы Лилия, сезнен белен танышырга момкинме?

№44 (21369) / 05.08.2009 18:25:55

битараф тугел,май чулмэге тышынан билгеле.Серьозный эшкэ мондый кыяфэт бн тотынмыйлардыр.Рэхим,Гобэйдуллин кебеклэр классиканы тикшерэ,этрэк элэмне тугел.Ник объектив фикерлэренне язмыйсын,тирэнтен итеп,Чын тэнкыйть ишетэсе килеп китте.

№43 (21367) / 05.08.2009 17:37:53

язманы ялгыш кына кереп укып чыктым, фикерлэр белэн таныштым... Кая барасыз сез, иптэшлэр?
Кая китте Г.Рэхим, Г.Гобэйдуллин кебек тэнкыйтьчелэр... Гел кием-салым, минеке дэ синеке ничек... Газетанын узен укып карадыгызмы сон?!
Газета хакында уз кинэшлэрегезне бирегез дэ, камиллэшергэ булышыгыз...
кайсыгыз газета чыгарганы бар?!
Тэнкыйть язу, аеруча субъектив тэнкыйть язуы бик жинел.
Чынлап тирэнтен хэм объектив фикер йортучелэр ЮК сезнен арада. ТАТАРЛАР арасында...

№42 (21300) / 04.08.2009 13:16:04

Тонбоек /кызларнын берсен уз телебездэ билгелик/,15 август 2-3 автобуста Иж-Б У Б Ы Йга ЗЫЯРЭТ сэфэре оештырыла! бу ел ОЛЫ шэхеслэребездэн берсе М.БУБЫЙга;150! "Гасырдар авазы/Эхо веков"журналындагы (2000ел 1/2сан 203-214 битлэр)феномен Мохлисы Буби" документыннан кыскача озеклэр баскан"Халкым"гэжитегезнен ике-оч йозен алып китеп тиешле кешелэргэ генэ таратыр идек...

№41 (21219) / 02.08.2009 16:21:38

бигрәк юк әйбер өчне талашып утырасыз. Белмәмешнең кечкенә генә хатаны төртеп күрсәткәненә үпкәләп. Кайсы газета хатасыз яза соң ул хәзер? Андый газета бөтенләй юк. Бөтенесе дә хаталы яза. Ә кызлар әйбәт. Боларга газета чыгарып ятасы түгел инде мондый кыяфәтләре белән. Сексуаль дә инде минем "Халкым"!)

№40 (21218) / 02.08.2009 15:41:17

!!!, уф, стена белән сөйләшүләр бик авыр. Форумда хатага бәйләнү чынлап та ахмаклык, анысы. Минем аңа төрттергәнем дә юк. Сүз ул хакта түгел. Син бит минем репликага үзең кире реакция белдерден.
"01.08.2009 01:22:19
Алсу, Белмэмеш, узегез хет бер материал язып карагыз эле сез, э! Кулыгыздан килер микэн. Ай-хай, кеше тикшерергэ яратасыз... Мэкалэ язу жинел эш тугел ул, апайларым!!"
Бу синең сүзләр...
Журналист кеше, тем более популяры аз гына булса да анализлы булырга тиеш. бәлкем син хатасыз язасыңдыр, ә менә фикер башлангыч класс укучысыныкы. Бәлкем форумда гына миңа шулай тоелгандыр. Әле бәлкем син мин яратып укый торган журналистлар исемлегендәдер, белмим. Тик БЕТКӘ ҮЧ ИТЕП ТУН ЯКМАГАНны сез оныткансыз ахыры. неужели аңламыйсыз шуны. Ярар, дөнья аңлатыр, тиражыгыз беткәч, эш эзли башлагач. Сау бул, өндәү билгеләре белән тулган иптәш. Уңышлар сиңа. Иҗади җип әйтә алмыйм. ул юк синдә.

№39 (21216) / 02.08.2009 15:21:34

халык рухи ачлык нэтижэсендэ бунт кутэрэ башлаган ахры...белмэмеш нен сузлэре кон кадагына суга.Э революция кирэк ,кирэк....

№38 (21215) / 02.08.2009 15:17:29

!!!,журналистикага бара алмагансындыр дисен,э мина кирэкме сон ул?Син эллэ ботен кеше улэ язып журналист булырга тели хэм сездэн улеп конлэшэ дип уйлыйсынмы? тагын бер кат кабатлыйм:журналист булу очен 80-100 мен тулэп алган диплом гына житми,тип под знаками"!!!"

№37 (21214) / 02.08.2009 15:11:28

Белмэмеш туган, мэкалэдэге ул син тортеп курсэткэн хаталар минеке тугел алар - чонки мин, к вашему сведению, Гафиулла Газиз тугел. Узен биргэн кинэшне узен тот эле син, туган - язганнарынны анализлап кара. Ярар, шунын белэн саубуллашыйк, я сугышып китэрбез... Ачу килгэн чак!! Мин барыбер уз фикеремдэ калам.

№36 (21212) / 02.08.2009 15:07:58

!!!
Талант", "Сэлэт" имеш... Узендэ бармы сон ул?! Шулар булмаганга журналистикага бара алмагансындыр бэлки. Яратмагач, нигэ укыйсыз сон татар матбугатын - безнен ише "килде-китте кэгазь буяучыларнын" хезмэт жимеше бит ул. Берничэ мыжгак елан укымаганнан гына улмэбез эле, алла боерса!!= синен бу сузлэренне укыгач,журналистлар алланын кашка тэкэсе икэн дигэн фикер туа.Суз дэ юк,чын журналистлар хэзер алтын бэясенэ йори,лэкин синен ишелэр тугел дип уйлыйм.Купчелек "синен узен дэ сузен дэ пучтэк" дип кычкырып торса да,юк мин эйбэт язам,мин талант!дип чукынасын икэн...Колке бит индее!Ник безгэ жавап биргэч аны топле итеп язмыйсын,э узеннен хаклы булуынны исбатларга тырышасын.Без бит сина фактлар язабыз."Ошамагач,укымагыз",дисен,э беркем дэ укымаса ачтан аягынны сузачаксын бит!Берничэ дип уйлап ялгышАсын!Газет-журналларнын тиражы кимуен истэ тотам.Этрэк элэм баса матбугатны.Эгэр халык фикерен тынларга-ишетергэ телэмисен икэн,анысы синен эш,"белдекле"дигэн була бит эле,бик самоуверенный икэнсен,уз борыныннан ары берни дэ куренмидер шул.

№35 (21211) / 02.08.2009 15:00:58

!!!!

№34 (21210) / 02.08.2009 14:59:37

!!!,  гафу ит инде, бик яшел журналист ахыры син, максимализмынмы, әллә тәҗрибәсезлегеңме? Мин мәкаләдәге хатага төртеп күрсәттем, ә син мине "ҮЗЕҢ ЯЗЫП КАРА..." дип куркыттың. Нәрсәсе бар аның язуның. Минем аңа вакытым гына юк, язар идем. Чөнки башка эшне дә беләм. Ә менә олыгая баргач, бәлкем вакыт табылыр дип сырлап куйган идеяләрем байтак.
Син әйт әле врачка баргач, ул сиңа начар караса, синең претензияңә каршы, ул үзең врач булып кара, ул бик җиңел дип беләсеңме, дисә... Президенттан рази булмаучылар бар, ул аларга минем урынга үзең утырып кара, дип авывзын турсайтып утырса... Мисалларны тагын да китеримме, әле аңламадыңмы? Син аңласын өчен шундый примитив итеп аңлатам. Югыйсә, "үзең язып кара", "укыма", дип утырмагыз инде, зинһар. Бүген һәр укучыны (ул сезнең клиентларыгыз, сез алар акчасына яшисез, белеп торыгыз: бюджет та халык акчасы) яратырга тиешсез.
Кара әй, ахмаклык белән бәхәсләшү дә бик кыен икән. Ләкин татар матбугатының укый торган булуын тели бит күңел, бәлкем хәзерге кризис чорында ул булыр-булмас журналистлардан чистарыныр дип өметләнәм. Китегез сез аннан, азапланып, авыр күтәреп, татар матубгатын бетермәгез. Сезгә карап кеше татарча өйрәнергә, дөрес язарга, дөрес сөйләргә өйрәнергә тиеш ләбаса. Ә сез телне бозасыз. бары шул гына.
Хәреф танымаган популяр журналист иптәш(өндәүләрдән генә тормас идең, югыйсә) укып анализлап кара әле яме бу язганнарны. ә мин сиңа җавап бирмим инде. моннан да примитиврак итеп аңлата алмаем башка, патамушты.
Авыр күтәрү дигәннән: сезнең эш ничек авыр ул? таш чабасызмы? пычракта казынасызмы? Просто гайбәт таратасыз еш кына, һәм ниндидер корсаклы бәндәгә хезмәт итәсез. шуңа күрә мин татар матубгатын почти укымыйм. кайдадыр кеше үлгәнне барлап йөрү, артистларның кайда ял итүе, гыйшык-мышык эшләре, варенье кайнатырга өйрәтү кебек чүп-чар темалар мине кызыксындырмый чөнки. Җәл, мин үземне кызыксындырган темаларны татарча укый алмыйм... бар алар, тик сирәк. Аларны яза алучы журналистлар бик аз. Шул хөрмәт иткәннәр авызыннан "минем ошамаса, үзең язып кара", дигәнне ишеткәнем юк.

№33 (21208) / 02.08.2009 14:22:07

!!!, 
шулай бюджеттан акча тамганга журналист булып йорисез! Хэтта подписка информациясен яшерэ, яисэ ялган информация бирэлэр дигэн сузлэр булды. Кирэк кеше типография заказларын чагыштырып караган.

№32 (21206) / 02.08.2009 14:17:58

Белмэмеш туган, нинди хата турында сойлисен син, мин жибэргэн ике фикернен кайсысында нинди хэреф хатасы курден? Мина да курсэт эле. Э Алсу ише "белдеклелэргэ" жавап биреп торасы да килми. "Талант", "Сэлэт" имеш... Узендэ бармы сон ул?! Шулар булмаганга журналистикага бара алмагансындыр бэлки. Яратмагач, нигэ укыйсыз сон татар матбугатын - безнен ише "килде-китте кэгазь буяучыларнын" хезмэт жимеше бит ул. Берничэ мыжгак елан укымаганнан гына улмэбез эле, алла боерса!!

№31 (21176) / 01.08.2009 18:08:49

Иркә!

№30 (21170) / 01.08.2009 16:27:58

Нух, 
мэчене май сакларга куйган кебек булды эле бу)))))))))хотя, логиканы эшкэ жиксэн, башта чишендерэсе бит эле, аннары киендерэсе, гафу, эллэ нилэр уйлап бетергэнмен синен турыда))))))

№29 (21168) / 01.08.2009 16:08:56

karahan, )))юк, просто кызларны киенергэ ойрэтмэкче идем...

№28 (21165) / 01.08.2009 15:41:37

нух! Акча җитми башладымы әллә?Әллә башкамы?..Хатының ни әйтер?

№27 (21160) / 01.08.2009 14:21:20

мин дилетантмы,тугелме-анысы синен эш тугел(элеге адэмгэ Сез дияргэ авырсынам),уз эшенне эшлэ эйбэтлэп,эгэр дэ
язмаларынн шундый халык яратып укый торган булгач,нигэ исеменне яшерэсен? Без монда агу чэчеп утырмыйбыз,э сезнен ише килде-китте кэгазь буяучыларнын татар матбугатын пычратып утыруына эчебез пошып уз фикерлэребезне житкерэбез.Кеше хезмэтенэ бэя биргэнгэ ачуын килэме?Эгэр дэ ай яй шэп язган бу,оста да инде,диеп язсак,бер дэ ачуын килмэс иде,шулаймы?бу да бэя биру була бит.Тик анедый сузлэрне ишету очен журналист корочкасы гына житми шул,ТАЛАНТ хэм грамоталылык кирэк.
бер мэкалэ язып,дигэннэн,бер генэ тугел алар,э хезмэтнен жинеле юк анын.Элеге иптэшнен журналистикадан башка олкэдэ эшлэп карамаганлыгы куренеп тора,юкса,алай димэс иде.

№26 (21155) / 01.08.2009 12:09:17

!!!, 
Бик чыгырыннан чыкма инде яме туганым. Алайса сез язганны ошаса да, ошамаса да укыйсы икђн. белмђдем. Самомнение коточкыч зур. Азрак жиргђ тљшђргђ кићђш итђм. Хатасыз язарга љйрђнегез ичмасам. Бљтен эш њзенчђ авыр. менђ син дилетант, књренеп тора. ялгышны кабул итеп, килђчђктђ дљрес язарга љйрђнђсе урында. Ялгышны ялгыш дисећ инде аны. Син кибеттђн ќебегђн конфет сатып алмыйсыћдыр бит. ник ќебегђн дип сорагач, сића њзећ ќитештереп кара, дип ђйтмилђрдер бит...

№25 (21154) / 01.08.2009 12:03:11

Алсу, Белмэмеш!
Кем эйтте эле сезгэ язарга авырсынам дип! Авырсынмыйм, яздым хэм язам эле, шокер. К вашему сведению, мин профессиональ журналист хэм язмаларымны яратып укыйлар. Минем монда Гафиулла язмасына бэя бируем тугел иде - бары тик дилетантларнын (эйе-эйе, Алсу - дилетант, бер язма язып карап кына журналист хезмэтен анладым дип эйтеп булмый эле ул!) кеше хезмэтенэ бэя биреп утыруларына ачуым килеп кенэ уз фикеремне белдергэн идем. Шунда ук икегез дэ эт кебек ябыштыгыз. Белер-белмэс башыгыз белэн кеше чэйнэргэ яратучылар гына икэнегез куренеп тора инде.
Белмэмеш туган, шартлатып ахмаклык дияргэ идегез, чонки бусерлэрне искэ алып, ана караганда купкэ грубыйрак сузлэр эйттегез инде сез - узегезнен амплуада калыгыз!
Кстати, бер генэ чын язучы хэм журналист та уз хезмэтен бик жинел дип эйтмэс!
Э сезгэ, туганнарым, агуыгызны унга-сулга сипмэскэ кинэш итэм.

№24 (21153) / 01.08.2009 11:20:31

Алсу, Белмэмеш, узегез хет бер материал язып карагыз эле сез, э! Кулыгыздан килер микэн. Ай-хай, кеше тикшерергэ яратасыз... Мэкалэ язу жинел эш тугел ул, апайларым!!


абыймы син,апамы-белмим,эмма,иптэш !!! ,мэкалэ язу алай ук авыр эйбер тугел ул,к твоему сведению,минем язганым бар!Бу бер дэ авыр тугел!Сэлэте булган кешегэ,элбэттэ.Эле мин,белэсен килсэ,филолог та.Димэк,син уйлаганча ук дилетант тугел .Белмэмеш белэн килешэм,мэкалэ язарга авырыксынсан,рэхим итеп,язма.Монын белэн узенне тэнкыйтьтэн коткарырсын,э укучынын кузлэрен,колагын ерта торган язмадан арындырырсын.

№23 (21143) / 01.08.2009 10:03:57

Белмәмеш 31.07.2009 23:16:35 , Быелның май аенда Чаллыда {ике {татар газеты}} нәшер ителә башлады. .
http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=251

№22 (21142) / 01.08.2009 09:34:38

!!!, син язма, алай бик авыр булгач, жинелерәк эш тап. Бүсерең чыга күрмәсен, көчәнеп. Аптырарлык хәлләр, чын профессональ язучы болай дип әйтмәс, шул көчәнеп язганга син шулай сөйлисеңдер. Минем башка эшем дә бар. Ә язучы минем зәвыгымә туры килә торган әйбер бирсен. алайса укымыйм бит. Гомумән, укучыга болай дип әйтмиләр үскәнем (моны ахмаклык димәкче идем дә, грубый чыга дидем). Фикереңне үзгәрт, алайса бөтенләй эшсез калырсың, укучысы булмаган газетка эшче кирәк түгел бит. Һәркемнең үз эше, сайлап алганы, врач, мине сүгәсең, алайса, үзең лечить итеп кара, дисә.... Абсурд сөйлисез җәмәгать... шундый журналист ни язсын инде????
КСТАТИ, сәлам барчагызга да...

№21 (21137) / 01.08.2009 01:22:19

Алсу, Белмэмеш, узегез хет бер материал язып карагыз эле сез, э! Кулыгыздан килер микэн. Ай-хай, кеше тикшерергэ яратасыз... Мэкалэ язу жинел эш тугел ул, апайларым!!

№20 (21132) / 31.07.2009 23:58:25

карап карап торам да,тагын бер карап куям дигэндэй,матбугат ру сайтында утыручылар биредэ язмалары эленуче журналистларга караганда купкэ укымышлы,татарча да камилрэк белэлэр дигэн фикер туа.

№19 (21124) / 31.07.2009 23:16:35

"Быелның май аенда Чаллыда ике татар газеты нәшер ителә башлады."...
Мин бу газетны укымам ахыры, ул бит ике татарныкы гына икән бит. мин өченче татар булмакчы идем. Язып та карый инде журналист абый-апалар. Күз ертыла, колак сына...
"Быелның май аенда Чаллыда татарча ике газета нәшер ителә башлады". дияргәдер Гафиулла абый. Уйлап карагыз әле яме. Бәлкем сезнеке дөрестер, тиражын күрсәткәнсездер. Ату Оренбургтан Мансур абый тираж сорый, мәкаләне укымаган ахыры, беренче жөмләдә үк тираж күрсәтелгән бит.

№18 (21069) / 31.07.2009 09:24:21

Нух, кофер сузлэр язма эле, кэфенлеклэрне киясе килеп яки кимичэ тугел, яшькэ карап та кимилэр аны!

№17 (21066) / 31.07.2009 00:05:25

бик эдэпле сайт бу,кызларнын оят жирлэре куренеп торган фотоларны куялар,э минем шул кызларга биргэн объектив фикеремне бетереп куйганнар........

№16 (21062) / 30.07.2009 23:07:18

нәмәкәй, ай, колдерден бит, шайтан алгыры..

№15 (21060) / 30.07.2009 22:50:35

Или штаннан тыш

№14 (21059) / 30.07.2009 22:39:31

Исемнэре дэ чэчэкнеке, узлэре дэ чэчэк кеби. Кызлар зур эшкэ тотынган, унышлар телик аларга. "По одежке встречают, по уму провожают". Бу доньяда яши кызлар, кэфенлеклэре эле эзер тугелдер боркэнергэ. Булыр эле бер 40-50 елдан, аллабирса. Бер 40-50 елдан сез чисто физиологически кыска итэк кия алмаячаксыз, чыпта-кэфенлеклэр генэ кала да кияргэ)))

"Безнең төбәктә халык укырлык газетлар юк", - дигэн Л.Хэмидуллина. Чын дорес, шулай. Татарчасы юк. Казанныкыларны санамыйм.

Кызлар, сезгэ штаттан тыш хэбэрчелэр кирэкмиме?)))

№13 (21058) / 30.07.2009 22:30:23

ал чәчәк һәм алсу

№12 (21054) / 30.07.2009 22:02:47

“Халкым” газеты халыкта өмет, ышаныч уятсын өчен, барлык тырышлыкны куячакбыз”, диләр.

бик тырышып позировать итэлэр,суз дэ юк,башкасын белмим,эмма киемнэре утеречески.нэкъ газета чыгара торган

№11 (21049) / 30.07.2009 21:49:11

Әфәрин,Фәүзия апа!!! Сез әйтмәсәгез, кем әйтә аны! Любой нормальный офиста тездән өстә кияргә рөхсәт ителми! Болар бит дискотекага барырга җыенганнар...чит илдә күптән инде эштән куарлар иде!!!!

№10 (20927) / 28.07.2009 21:42:03

Кадрия ханым, гафу итегез, нигэ сез тик торганда мина эт кебек ташландыгыз эле? Мине сездэн башка да талаучылар куп. "Азатлык" сайтында мин бу кызларнын артык шэрэ кыяфэттэ булуларын язган идем, газетагызнын рухы да болай шэрэ булмасын, дидем. Мин элбэттэ, бу сузлэрем очен уземэ ябышасыларын белдем, эмма Аллах ризалыгы очен мин бу сузлэрне эйтергэ тиеш идем. Мин бер генэ илдэ дэ газета хезмэткэрлэренен, журналистларнын мондый кыяфэттэ булуын курмэдем, хэтта урыслар арасында да! Эзерэк этика дигэн нэрсэ дэ булырга тиеш бит инде! Тонге клубта киену бер нэрсэ, эш урыны - икенче нэрсэ бит ул. Татар хатын-кызлары нигэдер моны анламыйлар да, анларга да телэмилэр. 60 яшьлек Фэузия апагызны талыйсыгыз килэ икэн, талагыз, эмма мин барыбер уз фикеремдэ калам.

№9 (20924) / 28.07.2009 20:17:15

Тиражны тәки әйтүче юк.

№8 (20923) / 28.07.2009 20:05:44

Kадрия, Лилия Бэдретидинова башта "Чаллы ТВ", аннан сон "РЕН ТВ" телеканалында эшлэде бит; Заманында "Беренче" каналнын "Пан или пропал" хэм "Угадай мелодию" проектларында катнашты.
Р.Н.,2нче гимназия хэзер урыслашуга таба бара. Элегэ Чаллыда татарлыгы белэн дан тоткан мэктэп - Г.Акыш исемендэге 84нче лицей; татарлыгы белэн шартлап торучы 48нче,52нче мэктэплэр, 19 гинмназия бар. Мескенлэнергэ кирэкми!

№7 (20921) / 28.07.2009 19:19:39

Безгә карап әллә җырчы Чәчкә утыра инде? Ул да Лилия атлы түгелме соң...

№6 (20912) / 28.07.2009 15:40:42

***4
"Khalqym" isemle gaezit Qazanda satylamy? Uqyp qarargha ide...

№5 (20909) / 28.07.2009 14:37:16

Кызларныћ йљзлђре таныш.Телевидениедђ эшлђгђннђр иде бугай. Афђрин! Фђњзия апагызныћ сњзенђ карамагыз, гел тискђре сљйли торган кеше бит ул. Ђле дђ књз алдында ачлык игълан иткђн чаклары. Аннары яулык бђйлђгђн, намазга баскан кешегђ гел тавышланып йљрергђ, усал телле булырга ярамый. Фђњзия апа белми дђ аны. Ак яулыклы ђбилђргђ хљрмђтем зуррак минем. Эшлђгез кызлар. Ућышлар њзегезгђ.

№4 (20897) / 28.07.2009 10:08:01

***4
Monda qyzlarnynh oecese genae bit.
Qaya kitkaen ikaen taghyn ikese?

№3 (20884) / 27.07.2009 20:03:49

Мансур, Чаллыда татар гимназиялэре алай куп тэ тугел инде. Шулар арасында да чынлап татар гимназиясе булганы берэу генэ - М.Вахитов исемендэге 2-нче гимназиясе.

№2 (20876) / 27.07.2009 13:45:30

Гэжитлэрен белмим, Лилиялэр ничава куренэ...

№1 (20874) / 27.07.2009 11:14:40

Кызык хәбәр бу. Тиражлары күпме икән?
Контактта Чаллы клубларына кергәләп карап, андагы татар теленә карата булган битарафлыкка шаклар каткан идем! Анда татар белән татар русча аралашуны гына хуп күрә икән. Татарча язган кешеләргә админнар , нигә татарча язасың, дип тә бәйләнә әле. Бу бит күпме татар гимназияләре эшләп яткан шәһәрдә...

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar