|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2016 Шоу-бизнес
Ләйсән Мәхмүтова биюгә күчкән!Җырчы, актриса Ләйсән Мәхмүтованы биюче итеп күз алдына китерә аласызмы? Ә бит ул заманында, чынлап та, биеп йөргән. Үзе сөйләвенчә, ул чакта Ләйсәннең барлыгы өч номеры булган: көянтә-чиләкле юләр кыз Мәхрүсә, һинд һәм чегән биюләре. "Беренчесеннән ерак китеп булмады, ул образ әле дә иҗат юлымда уралып бара",– ди Ләйсән уены-чынын бергә кушып. Хәзерге вакытта исә Ләйсән Мәхмүтова "Казан" бию ансамбле белән уртак биюләр әзерли. "Ансамбль ел да Камал театры бинасында үзенең грандиоз тамашасын тәкъдим итә. Бу юлы да программалары көчле булачак: Болгар чорларыннан алып бүгенге заман биюләренә кадәр. Мин дә алар белән биергә булдым әле", – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|