27.02.2016 Ир белән хатын
Гаиләгә кем әзерләр?
“Әтигә дә хатын чыккан, миңа да чыгар әле”. Батырып эшләргә яратмаса да, еш кына кызмача күренгән, өйләнә алмыйча, озак кына аптырап йөргән саламторханнар гадәттә шундый җыр суза. Әлеге җыруга бәя бирүләрен сорагач: “Кара” юмор бу”, “Әти-әнисе җилкәсендә яшәүче сөрхәнтәй генә шулай җырларга мөмкин”, “Мескен, булдыксыз зимагурлар такмагы”, – дип җавап бирде белгечләр.
Ни кызганыч, дин тотучы егетләребез дә озак сайлана, туташларыбыз да балдак кияргә ашыкмый, мөселман гаиләләре дә еш таркала бүген. 1990 елларда, мөселманнарга психологлар кирәкми, дип белдерергә ашыккан мәчет картлары, абыстайлар хәзер үзләре дә бу зарурлыкны, ягъни психология гыйлеме җитмәүне таный. Күптән түгел башкалабызның “Гаилә” мәчетендә: “Ислам әхлагы нигезендә гаилә психологлары әзерләү” дигән шактый кызыклы “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү булып узды. Ни гаҗәп: кызыксынып килүчеләрнең 95 проценты хатын-кыз иде. Бу тема ир-ат психологларның берсен дә кызыксындырмыймы, оештыручылар чакырмаганмы, әлеге җәһәттә сүз алып сөйләүче бер ир-ат белгеч тә күренмәде анда.
– Математика, физика, химиядән дәрес биргән шикелле мәктәптә үк балаларыбызга гаилә кору нигезләре укытасы иде. Инженер, табиб, архитектор булу серләрен вузларда 5-6 ел өйрәтәләр, гаилә кору өчен ничә ел укырга кирәк? Дипломың булмаса, табиб итеп эшкә алмыйлар. Гаиләдә яшәү серләрен белмәгән яшьләр исә ансат кына өйләнешеп куя да, әти-әнисеннән күргәнне үз гаиләсенә күчерә-күчерә, абына-сөртенә гомер итә. Бу эшкә мәктәпләр, вузлар тотынмый икән, гаилә коруга әзерләүгә мәчетләр алынсын. Пәйгамбәребез мисалы – безгә бик матур үрнәк, үз галимебез Риза Фәхретдиннең тәрбияле ата, тәрбияле ана, тәрбияле бала, тәрбияле гаилә хакында бик яхшы хикәят-вәгазьләре бар. Каенана, каената, кәләш, кияү курсларын аерым уздырырга кирәк. Хатын-кыз – ир-ат психологиясен, ир-ат хатын-кыз психологиясен белми: аерылышуларның төп сәбәбе шул, – дип сөйли озак еллар ТР Мәгариф министрлыгында эшләгән, хәзерге вакытта баш-аягы белән дини мәгариф өлкәсенә “чумган” Гөлфия Гайнетдинова. “Милләт” кафесында (Нариман урамы, 63) һәр чәршәмбе кичке сәгать алтыда бушлай “Ислам һәм гаилә” курслары алып бара ул. 2008 елда мөслимә туташларыбыз өчен гаиләгә әзерлек курслары оештырып җибәргән иде Гөлфия ханым. Хәзер икенче курсны башлап икенче ел укыта. “Кызларны әзерлибез, ә менә егетләрне әзерләүче юк”, – дип исәпли ул бу җәһәттәге иң зур проблеманы.
РИУ мөгаллимәсе Гөлназ Галәвиева да, аерылышуларның төп сәбәбе бер-береңне аңламауга, бер-береңнең ихтыяҗларын белмәүгә кайтып кала, дип саный. “Уртак мәнфәгатьләр булмаса, ир – хатынын, хатын ирен үз вазыйфаларын үтәми дип гаепли башласа, гаилә таркала. Бигрәк тә кызларга йомшаклык, сабырлык, нәзакәтлелек җитми. Гадәттә яшь гаиләләрнең 38 проценты биш ел эчендә таркала”, – дип ул яңа өйләнешүчеләрне көндәлек алып барырга, хаталарыңны анализлап торырга чакырды.
“Идеаль хатын”, икенче төрле әйткәндә, таркалу ихтималы булган гаиләләрне адым-адым саклап калу психология программасы булдырган Гөлнара Закирова да никахта уңышлы булуның 90 проценты хатын-кызларга бәйле дип уйлый икән. “Кызлар гел мәхәббәт көтә, гаилә беренче чиратта бер-берең каршында җаваплылыкка нигезләнә. Хатын-кыз иренең тискәре гадәтләрен күрсә, аны тизрәк үзгәртергә тырыша. Бу алым дөрес түгел. Иреңнең сөекле кешесенә әверелсәң, ул үзеннән-үзе үзгәрә башлаячак. Кызлар ир сайлый белми, бөтенләй диярлек таныш булмаган кешегә кияүгә чыга, буш вәгъдәләргә ышана. Никах аферистларына тап була. Тегеләре аермый, кыйный да башларга мөмкин. Шунысы да бар: тулы булмаган гаиләдә үскән кыз ирен үзенә буйсындырырга тели. Әгәр эчми, комарлы уеннар уйнамый, дин тота икән, ул инде яхшы гына ир. Ирне ир иткән дә, җир иткән дә – хатын”, – дип шактый гыйбрәтле киңәшләре белән уртаклашты Гөлнара ханым.
Г.Закировадан соң сүз алган КФУ мөгаллимәсе, психология укытучысы Энҗе Әхмәдуллинаның чыгышы да хатын-кызларга адресланды, нигездә йортта, гаиләдә ир, хатын вазыйфаларын тәгаен бүлешү зарурлыгына багышланды. Бу гаҗәп тә түгел. Кияүләргә, каената, дәү әтиләргә психология сабакларын ир-ат белгечләр бирергә тиеш.
– Бу көннәрдә Гөлназ Галәвиева әлеге юнәлештә эшләүче мөслимәләребезнең тәкъдим-киңәшләрен, методик эшләнмәләрен туплап, мөселманнар өчен гаилә психологиясе программасы язу-булдыру белән мәшгуль. Шәт, аны март ахыры – апрель башында үзебезнең ресурслар үзәгендә тәкъдим итәрбез дип торабыз, – диде бу уңайдан әлеге “түгәрәк өстәл”не оештырган КФУ мөгаллимәсе Резедә Сафиуллина әл-Анси.