поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.07.2009 Җәмгыять

“ТАТАРСТАННАН ДА ЯМЬЛЕРӘК ҖИР ТАБА АЛМАДЫК” (ФОТО)

Күптән түгел генә республикабызның Тукай районында яңа авыл – Никошновка теркәлде. Дөресрәге, бу яңа авыл түгел, ул элек гөрләп яшәгән, Никошновка халкы җир эшкәрткән, һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Вак авылларны эреләндерү процесслары киткәч, “КамАЗ” төзелеше башлангач, Никошновка халкы кайсы кая таралышып беткән. 2002 елда авыл реестрдан бөтенләй төшеп калган.

Бүген авылның яңа тарихы башлана. Кайбер чыганаклар: “Яңа туган авыл халкы тулысы белән греклар” – дип язды. Никошновка Биклән авыл советы җирлегенә карый икән. Аның рәисе Мансур Сәхбиевкә чылтыраткач ул, бер дә исе китмичә: “Ә-ә! Сез безнең чегән авылы турындамы?” – диде. Баксаң, Никошновкада греклар түгел, ә 77 кешедән торган чегән таборы яшәп ята икән! Греклар дигән сүз тиккә таралмагандыр инде. “Чегән авылы теркәлде”, – дисәләр, җирле халыкның реакциясе төрлечә булырга мөмкин бит. Сер түгел, элек-электән татар авыллары урамнарында чегәннәр күренә башласа, бала-чага, тавык-чебешне җыеп алып, капкаларны ныгытып бикләп куя торган булганнар.

 

Бикләнгә килгәч, участок инспекторы Рафаэль Закиров, шаяртып: “Чистый “йолдыз”ларга әйләнеп бетте инде безнең чегәннәр! Әле телевидениене озаткан гына идек”, – диде. “Йолдыз”лар янына  участок инспекторы Рафаэль Закиров, авыл советы сәркатибе Гүзәлия Зиннәтуллина, белгеч Римма Шәйдуллина белән киттек.

 

Чегән бароны Олег Мишевич безне үзенең йортына чакырды. Яхшы йомшак җиһаз, компьютер, зур панельле телевизор – мал-мөлкәт хуҗаның ярыйсы гына тормышта яшәвен күрсәтә.

 

– Без Чаллы якларына 1971 елда килдек, – диде барон. – Мин ул чакта малай гына идем. Унбишләп кеше килдек, хәзер без арттык – 77 кеше булдык, чөнки һәркемнең 5-6 баласы бар. Оныкларыбыз да туды. Бер җирдә генә төпләнеп кешечә яшисе килгәч, Тукай районы администрация башлыгына барып хәлебезне аңлаттым, торырга җир сорадым, ул: “Ярый, берәр әмәлен табарбыз”, – диде. Бераздан менә шушындагы җирләрне бирде. Тик җиребез рәсми рәвештә теркәлмәгән әле. Тырыша инде ул, ут-суны да кертте. Уйлап карасаң, бик кыйммәтле эш бит ул ут-су кертү, бездән аның өчен бер тиен акча алмадылар. Безнең язмышка бик игътибарлы кеше ул.  Авыл советы рәисе дә бик ярдәм итә. Бүгенгә шул бер проблемабыз бар – документларыбызны ясый алмыйча интегәбез.

 

Яңа Никошовкада буеннан буена 16 йорт тезелеп киткән. Аларны чегәннәр үзләре өч ай эчендә калын борыстан, тактадан ясаганнар, стекловата белән җылытканнар. Шушы йортларда утын, күмер ягып ике кыш чыкканнар инде. “Хәзер авылыгыз депутатлар тарафыннан рәсми рәвештә теркәлгәч, тормышларыгыз тагын да яхшырып китәчәгенә ышанасызмы?" – дигәч, барон үз колакларына үзе ышанмагандай шаккатып: “Ничек, теркәделәр мени инде?!” – дип урыныннан сикереп куйды. Әле ишетмәгән булганнар икән яхшы хәбәрне. Аннары ялкынланып сөйләп китте: “Бик әйбәт инде бу! Бөтен документларны рәткә китерсәк, җирне теркәтсәк, мондый гына йортларда тормас идек, кирпеч йортлар да салыр идек. Кулларында документ булмый торып, чегән кардәшләрнең төпләнә башларга күңелләре үсми. Рәсмиләштерсәк, газ да кертеп булачак диделәр җитәкчеләр. Администрация башлыгы: “Беркайчан да ташламабыз, ярдәм итәрбез", – диде! Тик хәзергә табор: “Менә килерләр дә, йортларыбызны сүттереп, куып чыгарырлар!” – дип куркып утыра".

 

Барон Олег Владимирович безгә авылны күрсәтеп, чегәннәр белән таныштырып йөрде. Йортлардан чыгып, хатыннар, карчыклар эскәмияләргә утырышалар, кайсыберсе тәмәке кабызып җибәрә. Әйләнә-тирәли бала-чага чабышып йөри. Берән-сәрән ир-атлары да күренгәли. Күпчелек халык елгага су коенырга, яки эшкә китте диделәр.

 

Берничә йорт янында “Жигули” машиналары тора. Шуның берсенә палас-җәймәләрне, бала-чагаларны төяп каядыр китеп бардылар. Су буенда юып кайтырга исәплиләрдер инде. Берничә ир кеше, егетләр тимер-томыр тирәсендә кайнаша. Чегәннәр тимерчелеккә бик һәвәс. Никошновка чегәннәре дә бу шөгыльне үз иткән. Йорт салганда кирәкле вак-төякне тимердән үзләре чүки икән.

 

Биш яшьлек бер малайны әнисе йокысыннан уятып күтәреп чыкты. Бер яшьлек чагында аның муенын һәм күкрәген саксызлык аркасында пешергән булганнар. Хәзер шул яра азган, муен-күкрәгенә бүлтәеп ит үскән. Табиблар операция ясарга кирәк дип әйтәләр ди. Тик һаман да шул прописка юклыгы аркасында малайны бер генә сырхауханә кабул итәргә алынмый икән. Әнисе үтенеп ярдәм итүләрен сорады.

 

Никошновкага күчеп утыргач чегән балалары, җәмгысе 15ләп малай-кыз күрше Иштирәк авылына мәктәпкә йөри башлаган. Моңарчы чегәннәрнең берсе дә мәктәптә укымаган. Балаларны йөртергә автобус биргәннәр. Букча, дәфтәр, ручкалар, хәтта физкультурага кия торган трикога кадәр таратканнар. Балалар мәктәпкә бик теләп йөри икән. Барысы да – 7 яшьлеге дә, 10-12 яшьлеге дә бер сыйныфка тупланган. Быел бөтенесе бергәләшеп беренче сыйныфны тәмамлаганнар. Укырга-язарга өйрәнгәннәр. "Алга китеш бик сизелә – бер ел эчендә бөтен хәрефләрне өйрәнделәр, ярыйсы гына укыйлар, – диде барон. – Татарча да әйбәт кенә сөйләшә башладылар. Мин моңа бик куанам, чөнки торган җирнең телен һичшиксез өйрәнергә һәм белергә кирәк. Укытучылары бик әйбәт, уртак тел таба белде".

 

Баронның сигез яшьлек Принцесса исемле оныгы: “Татар теле, урыс теле дәресләрен, укытучы Гөлнара апаны бик яратам”, – диде. Чегәннәрнең күпчелегенә үзенчәлекле исемнәр кушалар икән. Әйтик, авылда Милорд, Самира, Эдгард, Маер, Иоланта, Рубинта, Фернанда, Гаман, Милош, Лаурика, Сандра, Стелла исемле кешеләр бар.

 

– Чегәннәр ирекле, күчмә халык бит, төпләнмичә, дөнья гизеп яшәргә яраталар. Сез ничек утрак тормышка күчәргә уйладыгыз? – дип сорыйм бароннан.

 

– Элек күчмә тормышны тыя торган карар да бар иде бит. Ә хәзер тулысынча ирек бирелде: телисең икән – күчеп йөр, юк икән, тик кенә бер урында утыр! Ә мин ник күчеп йөрим инде, миңа монда да бик рәхәт бит! Кайларда гына йөрмәдек – ике ел Чувашиядә яшәп кайттык. Барыбер шушында кайтасы килә, чөнки Татарстанны туган җирем дип исәплим, ул балаларымның да туган ягы. Дөньяларны әйләнеп кайтык – үзебез өчен Татарстаннан да ямьлерәк, тормыш өчен уңайлырак җир таба алмадык.  Кешеләре яхшы булганга микән, татарлар белән бик дуслаштык без.

 

Инде беркая да китергә, дөнья гизеп йөрергә җыенмыйбыз, шушында матур гына, тыныч кына яшәргә язсын инде.

 

– Бүген зур шәһәрләребез урамнарында хәер сорап, җирдә тезелеп утыручы чегәннәргә мөнәсәбәтегез ничек? Аларның кайсыларын үзбәк чегәннәре, кайсыларын – таҗик чегәннәре диләр...

 

– Мин аларны чын чегән дип исәпләмим. Мин дә күргәләдем аларны, чегәннәр турында яманат таратып, безне мәсхәрәләп утыралар инде шунда. Бөтен белгән эшләре – кул сузып, җиргә утырып хәер сорашу. Чын чегән беркайчан да хәер эстәп йөрми. Без – чын чегәннәр.

 

– Русия чегәннәре арасында утрак тормышка күчеп, документларын рәсмиләштергәннәре бармы?

 

– Бар андыйлар – Чабаксарда, Мәскәү тирәсендә.

 

– Кызларыгыз ничә яшьтән кияүгә чыга башлый?

 

– Чегәннәрдә егетләр дә, кызлар да тиз өлгерүчән. 13-14 яшьтә өйләнешә башлыйлар. Әле менә киләсе атнага Чувашиядән кыз сорарга килергә тиешләр. Бездә кызның ризалыгын сорамыйлар. Аның әти-әнисеннән сорыйлар. Бездә аерылышулар бик сирәк күренеш. Русиянең төрле төбәкләрендә – Чувашия, Мәскәү, Владимир өлкәсендә, башка төбәкләрдә яшәүче чегәннәр балаларын үзара кавыштыралар. Катнаш никахлар юк. Бик сирәк кенә егетләр башка милләт кызларын алырга мөмкин, әмма чегән кызлары беркайчан да бүтән милләт кешесенә кияүгә чыкмый.

 

– Таборның эчке тәртип кануннары нинди?

 

– Олыларны хөрмәт итү – берсүзсез үтәлергә тиешле канун. Хаклымы ул, түгелме – олы кеше әйттеме – үтә! Чегәннәрне бөтен кеше карак ди – дөрес түгел бу. Чегән чит кеше әйберсенә кул сузмый, эшли генә. Чегән хатыннары бага, күрәзәлек итә – монысы инде гомер бакый шулай.  Минемчә, багу дигән нәрсә, гомумән, бераздан  юкка чыгачак ул.

 

– Дөресен әйтәләрме соң багучыларыгыз?

 

– Кайчак уйлап та чыгаралардыр инде, кайчак дөресен дә әйтә торганнардыр.

 

– Сез үзегез ышанасызмы соң?

 

– Мин табибка һәм Аллаһы тәгаләгә генә ышанам.

 

– Чегәннәрнең милли ашлары нинди?

 

– Паприкаш – бәрәңге, ит, суган, дөге, помидор кушып әзерләнә ул. Хәзер хатыннарыбыз, кызларыбыз бөтен нәрсәне дә пешерә.

 

– Ир-атларыгыз эштә дидегез. Алар кайларда эшлиләр?

 

– Кайсы кая инде. Хәзер укыган кеше дә эш таба алмыйча җафалана торган заманда бернинди белеме, пропискасы булмаган чегән эшне каян тапсын инде! Ничек тә тырышабыз. Кемдер шабашкага йөри, кемдер бер тәңкәгә алып, ике тәңкәгә сата. Ачка үлмибез. Татарстанда, гомумән, яшәп була!

 

– Тимерчелектән башка өй тирәсендә чегән халкы тагын ниләр эшли?

 

– Җырлый һәм бии! Чегән аеруча төнлә җырларга ярата. Тик хәзер бу гадәтебез дә сүрелә бара, ирекле чатырларда яшәгәндә тормышыбыз гел җыр да, бию генә иде. Чөнки ул заманнарда телевизор, радио юк иде. Туксанынчы елларга кадәр чатырларда җырлап яшәдек.

 

– Чатырдан соң йортларда яшәргә ияләшү авыр булмадымы?  – Яшьләр җиңелрәк кичергәндер, мин озак күнектем. Яңгыр яуганда, чатыр өстенә тып-тып итеп яңгыр тамчылары бәргәнен сагындым. Миңа гел шул җитмәде. Аннары ияләштем инде. Хәзер мине чатырга куып та кертә алмыйсың.

 

– Иң зур хыялыгыз нинди?  – Һәрбер кешенеке кебек – балаларны, оныкларны исән-сау үстереп, шушында йортлар, мунчалар салып, газ кертеп кешечә яшисе килә. Бу хыялым һичшиксез тормышка ашар дип уйлыйм. 

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4

 

 

5

 

 

6

 

 

7

 

 

8

 

 

9

 

 

10

 

 

11

 

 

12

 

 

13

 

 

14

 

 

15

 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»