поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.02.2016 Мәдәният

Айгөл Әхмәтгалиева: Маңкорт ата-анадан кыйбласыз яңа буын ярала...

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева татар әдипләре арасында актив иҗатчылардан санала. Күптән түгел генә аның “Баланнарда бал тәме” дигән яңа китабы дөнья күрде. Айгөл иҗатын укучыларга ничек җиткерә, гомумән язучыны китап дөньясында ниләр борчый?

- Айгөл, язучыга иҗатын киң даирәгә таныту өчен юллар шактый. Кайберәүләр интернет челтәрен куллана, вакытлы матбугатта бастыра, китапларын төрле китапханәләргә тарата, шулай ук үз иҗат җимешеңне халыкка үзең җиткерү дә уңай нәтиҗә бирәдер. Шәхсән син нинди алымнарны кулай күрәсең?

- Соңгы берничә елда халык сериаллардан айныпмы, күңел таләбе буенчамы, китапка тартыла башлады. Китапханәчеләр белән дә, китап сатучылар белән дә даими аралашып торабыз – алар да шушы фикерне куәтли. Мин үзем интернет аша әдәби әсәр укуның әз генә дә тәмен тапмыйм, ни тозы, ни балы булмаган ризык ашаган шикеллерәк кабул итәм. Газета-журналны, китапны кулга тотып, җан җылысы белән рәхәтләнеп укырлык булсын миңа. Үз каланчамнан чыгып кына фикер йөртәм микән: күпләр өчен шулай кулайрактыр кебек тоела.

- Айгөл, Казаннан читтә, Чаллыда яшәп иҗат итәсең. Укучыларың белән очрашасыңмы? Мәктәпләргә йөрисеңме?

- Шәһәргә якын районнарда андый очрашулар, бәлки, чыннан да, электән үк еш булып торгандыр. Безнең Актаныш районы Качкын авылы Казаннан шактый ерак. Хәтерлим әле, югары сыйныфларда укыганда: “Нишләп безнең мәктәпкә бер генә язучының да очрашуга килгәне юк?” - дип район газетасына мәкалә язып җибәргән идем. Шуннан соң озак та үтмәде, мәктәптә олы бәйрәм ясап, Роберт Миңнуллин белән очрашу уздырдылар, ул кичәнең бүгенгәчә онытылганы юк.... Еллар үтеп, “Мәйдан”  журналында эшли башлагач, Чаллы язучылары белән бергә бик күп мәктәпләрдә булырга туры килде. Узган ел язучыларның Чаллы бүлеге оешмасы үзенең утыз биш еллык юбилеен каршылаганда, шәһәр мәгариф идарәсе белән берлектә андый кичәләр даими төс алды дисәм дә арттыру булмас. Бүгенге көндә үзем эшләгән “Казан утлары” журналы коллективы да очрашуларда еш була. Тамашачыларыбыз – татар телле укучылар, студентлар, укытучылар. Алар белән аралашканда, төрле чак була: милләтнең киләчәген күзаллап, горурланган, сөенгән, утырып елардай булып көенгән мәлләр...

- Хәзер каләм тибрәтүчеләр Башкортстанда, Татарстанда гына кебек...

- XX гасыр башына күз салсак, татар әдәбиятына Пенза өлкәсе - Кәрим Тинчурин, Гадел Кутуй, Шамил Усманов; Ырынбур төбәге - Сәгыйть Рәмиев, Мирхәйдәр Фәйзи, Муса Җәлил; хәзерге Мордовия Республикасына караган Сыркыды авылы - Һади Такташны, Пешлә авылы - Шәриф Камал кебек каләм осталарын бүләк иткән. Бүген исә... Менә, “Сөембикә” журналының гыйнвар саныннан бер генә җөмләне мисал итеп китерим: “... кызганыч, Оренбург өлкәсенең Абдуллин районында гына да былтыр өч татар мәктәбе ябылды...” Узган ел Чуашстанның Козловка районы Кармыш (татар авылы) мәктәбендә булырга туры килде – дүрт авылдан кырык ике бала укый, аларның уникесе – татар, калганнары – чуаш. Дәресләр... рус телендә уздырыла, татар һәм чуаш телләре туган тел буларак кына керә. Болар – сүз уңаеннан гына телгә алынган мисаллар әле...

- Үзебездә дә хәл шатланырлык димәс идем. Казан мәктәпләренең берсендә 4 сыйныфта укучы улым мәктәбендә дә язучы күрмәгән балалар җитәрлек. Әле бу мәркәздә яшәп тә...

- Читкә китмичә, үзебезгә күз салсак та, сөенеп кул чабарлык түгел: былтыр бер көллияткә очрашуга баргач, татар әдәбиятына сәгатьләр бөтенләй каралмавын, татар теленең дә атнага бер генә сәгатькә калуын белеп “аһ” иттек. Мәктәпләрдә дә хәзер төп игътибар БДИ дип “дер селкетеп” торучы фәннәргә юнәлә. Берникадәр вакыт үтүгә, ана телендә иҗат итү түгел, шул телдә сөйләшә белүче буын калырмы – әлеге сорау күпләрне борчый.  Татарның җаны, тамыры булган авылларда мәктәпләр берәм-берәм ябыла тора, яшь гаиләләр шәһәргә күченә; үз теленнән йөз чөергән маңкорт ата-анадан кыйбласыз яңа буын ярала. Иң яманы – диненә дә, теленә дә, милләтенә дә куркыныч янаганда битараф булуны хуп күргән, яки башкаларның уңышыннан төн йокысыз калып, хөсетлеккә баткан мескен җаннар күбәя...

- Шушы көннәрдә генә яңа китабың дөнья күрде. Язучы кеше өчен зур шатлык, аны күпләр бала тууга тиңли бит... Укучыңа нәрсә җиткерергә теләдең?

- “Баланнарда бал тәме” дигән китабымны дөньяга чыгаруның үзенә күрә сәбәбе бар. Авылдашым, бүгенге көндә Пермь ягында яшәп ятучы Гөлфәгыйдә апа Юлышевага багышланган “Тузганак керфеге” дигән повестемны берничә данәдә генә китап итеп бастырып, аңа бүләк ясарга ниятләгән идем. Бер башлагач, кызып кителде, “ВКонтакте” битләрендә дә, очрашуларда да “Яңа китабыгыз бармы?” дип еш сорыйлар. Бу очракта сөенергә кирәктер инде – элегрәк чыккан китапларым, Аллага шөкер, таралып бетте, шуңа күрә тоттым да тәвәккәлләдем.   Китапта урын алган “Таллыкүлдә былбыл бар”, “Тузганак керфеге” повестьларында да, “Баланнарда бал тәме” хикәясендә дә кеше язмышларын чагылдырырга тырыштым. Тормыш адәм баласын ак һәм кара, мәхәббәт һәм хыянәт, югалту һәм табыш белән сыный. Ничек кенә авыр булмасын, сынмыйча, сыгылмыйча, күңел аклыгын җуймыйча, Кеше булып каласы иде.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 26.02.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»