поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.02.2016 Шоу-бизнес

Эльнар Сабирҗанов чәченең ник агарганын аңлатты (ФОТО)

“Соңгы вакытта Эльнар Сабирҗанов дигән егетнең “Җаным минем” исемле җырын радио-телевизордан еш әйләндерә башладылар. Кем соң бу егет? Каян пәйда булды? Шуның турында язып чыкмассызмы?” – дип Зәй районыннан Халидә апа Садриева шалтыратты. Сездән сорау – бездән җавап. Эльнарның үзе белән очрашып сөйләштек.

– Эльнар, бу чәчеңне хатының агартамы?

– Мондый сорауны миңа еш бирәләр. Юк инде, чәч агаруның сәбәбе хатын гына дигәнмени?! Кайберәүләр: “Үзең шулай буяп йөрисеңдер?” – дип тә сорый әле. Юк, җәмәгать, буямыйм. Нәселдән килә, әни ягыннан тиз агара. Әти ягыннан, гомумән, чәч коелу дигән нәрсә бар. Бер дә борчылган юк, Аллаһы Тәгалә тарафыннан миңа бирелгән пиар бу.

– Соңгы вакытта сине бик еш күрсәтә башладылар. Элек кайларда адашып йөрдең?


– “Раскрутка”га дип акча эшләдем. Үзем төзү оешмасында эшләсәм дә, мин сәнгать, иҗат кешесе. Шул миңа ләззәт бирә. Ял көннәрендә мәҗлесләр үткәрү белән дә шөгыльләнәм. Җырларның сүзләрен һәм көен үзем иҗат итеп, үзем башкарам.

– Әтиең күп еллар Биектау районында мәдәният җитәкчесе булып эшләгән. “Аның аркасында гына кеше булды инде ул егет”, дигән сүзләр килеп ирешкәлиме?


– Туры килеп әйтмәсәләр дә, ишетелә. Элек андый сүзләрне ишетү авыр иде, хәзер борчылмыйм.



– Әниең кайсы өлкә кешесе?

– Укытучы. Казаклар авылы мәктәбендә укыта.

– Гаиләдә ничә бала үстегез?

– Сеңлем бар. Аңа 20 яшь.

– Хатының белән ничек таныштыгыз?

– Авылда. Күршеләргә кунакка кайткан иде. Шәһәр кызы. Биш ел йөргәннән соң матур итеп тормыш корып җибәрдек. Бүгенге көндә дүрт яшьлек тормыш чәчәгебез – Эльзабызны үстерәбез.

– Кеше белән кычкырып талаша аласыңмы?

– Әгәр дә якыннарыма, үземә турыдан-туры кагылып рән¬җетү була икән, алам. Мин бик тиз кызып китүчән һәм әйләнеп кайтучан. Соңгы вакытларда үз-үземне тыярга тырышам. Сабыррак булырга кирәк. Сабирҗанов бит – “сабыр җан”.

– Төзү, сәхнә эшеннән кала тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

– 2015 елның көзеннән Биектау районында авыл җирлеге советы депутаты хезмәтен башлап җибәрдем.

– Әҗәткә акча биреп торып, ала алмыйча йөргән дусларың бармы?

– Бар... Кешенең кем икәнен беләсең килсә, бурычка акча биреп торырга яки дәрәҗәле эшкә урнашкач аралашып карарга кирәк. Менә шунда кешенең чын йөзе ачыла! Акча дуслыкны юк итә. Сораганда, күпме булыша алам, шуның кадәр ярдәм кулы сузам. “Бигрәк ыштансыз инде син”, – дип тә әйтәләр. Күбесенчә хатыным шулай, ди.

– Бер кызыклы туйны искә төшерик әле...

– Чиста рус туе иде. Матур гына башлап, үткәреп чыктым. Иң ахырдан яшьләргә рәхмәт сүзен биргәндә, артыма борылып карасам, шау-гөр килеп, рәхәтләнеп кыз белән егет ягы сугыша. Руслар әйтмешли: “Свадьба удалась!”

Туйда ут беткән вакытлар да булды. Бәйрәмне башлап кына җибәрдем, шалт – бетте! Сәгать ярымнан артык булмады. Эшләдек! Шәм яктысында микрофонсыз җырлап, уеннар үткәрдек. Ут булгач, шаярып, яңадан сүндереп дәвам итик диючеләр булды. Караңгылыктан файдаланып, кеше күрми дип күбрәк “кыздырып” җибәрүчеләр дә булгандыр инде, шуңа оялмыйча рәхәтләнеп бәйрәм иткәннәрдер.

– Илдәге кризис кайчан булса да бетәр микән?

– Кайда ул кризис? Кризис, кризис, диләр. Ләкин берәү дә урамга чыгып елап утырмый. Дөрес, бәяләр арту дигән нәрсә бар, эшсез калучылар, банкротка чыгучылар. Әмма андый хәлләр кризис булмаганда да бар иде. Әлегә кеше теләгән әйберен ала, кия, ашыйсы килгәнен ашый... Минемчә, кризис дигәне әле киләчәктә үзен күрсәтәчәк...

– Нинди машинада жилдерәсең? Ничәнче машинаң?

– Гаиләбездә ике машина. Үзем “Хундай iх35”та йөрим, бу дүртенче машинам, ә хатыныма “Шевроле Авео” алып бирдем.

– Үз фатирыгыз белән яшисезме?

– Әйе. Биектауның үзендә өч бүлмәле фатирыбыз бар. Әмма күңел җиргә тарта... Соңгы арада үз йортымны булдыру хыялы белән янып йөрим.


 


Нәзилә ХУҖИНА
Акчарлак
№ --- | 25.02.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»