25.02.2016 Җәмгыять
Ишегалдында парковка түләүле булырмы?
Күптән түгел Казанда күпкатлы йортларның ишегалларында түләүле парковкалар булдыру тәкъдиме белән Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы чыгыш ясады. Күп кенә машина йөртүчеләр, Казан үзәгендәге парковкалар кесәгә суккач, үз машиналарын якын-тирәдәге күпкатлы йорт ишегалларына куярга мәҗбүр. Тик түрәләр моңа чик куярга кирәк, дип белдерә.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев исә парковканы шәһәр урамнарында гына түгел, ә йорт ишегалларында да түләүле итәргә кирәк, дип ассызыклый. Җитмәсә, мондый парковкалар кыйбат булырга тиеш.
Җитәкче сүзләренә караганда, шәһәребездә күпьяруслы парковкалар җитәрлек. Ләкин алар да бары тик 15 процентка тулган. Ул, үз чиратында, күпкатлы өйләрдә яшәүчеләргә үз ишегалларында түләүле парковкалар оештырырга тәкъдим иткән. Ә аның кереме йорт янындагы территорияне төзекләндерергә тотылырга тиеш.
Әйе, машиналар белән шыплап тулган ишегаллары узып баручыларга кыенлык кына тудырып калмый, чын бәлага китерергә мөмкин. Пушкин урамындагы 5 йортта булган янгын да – моңа ачык мисал. Нәкъ менә ишегалдында машиналар күп булуы аркасында, янгын сүндерүчеләр гадәттән тыш хәл булган урынга барып җитә алмаган да инде. Бәхеткә, беркемгә дә зыян килмәде. Шул сәбәпле, бу йортта яшәүчеләр коткаручыларны түгел, ә машина калдырып китүчеләрне гаепли.
- Безнең ишегалдын автостоянкага әверелдерделәр! Алар бездә яши торган кешеләрнеке дә түгел, бөтенләй читләрнеке. Мисал өчен, берәрсе гаилә белән Бауман урамында йөрергә тели икән, автомобилен бездә калдырып китә, – ди шушы тирәдә яшәүче ханым.
Монда яшәүчеләр фикеренчә, куркынычсызлык кагыйдәләре бөтенләй сакланмаган. Ник дигәндә, чыга торган дүрт юлның өчесен генә калдырганнар.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә Ямашев проспектындагы 65, 104 йортларда, Фатыйх Әмирхан проспектындагы 33, 37 йортларда яшәүчеләр район администрациясе белән үз ишегалларындагы парковкалар эскизларын раслаган. Ләкин алар аннан бушлай куллана.
Россиянең автомобиль хуҗалары федерациясенең Татарстан буенча идарәсендә бу яңалыкка аптырамаганнар. Алар фикеренчә, бу карарны район башлыгы түгел, ә йортта яшәүчеләр үзләре кабул итәргә тиеш.
– Кешеләр үз ишегалларын нишләтәсен үзләре хәл итәргә тиеш. Аны түләүле итәргәме-юкмы, әллә шлагбаум белән ябаргамы... Әгәр түләүле итәргә телиләр икән, димәк, барлык акча территорияне төзекләндерүгә тотылырга тиеш. Йортта яшәүчеләрнең өй тирәсен төзекләндерү өчен үз фондлары булачак, – ди федерациянең төбәк вәкиле Рамил Хәйруллин.
Хәзерге вакытта Казанда яшәүчеләрнең берсе дә түләүле парковка оештырмаган. Ә моннан берничә ел элек автомобиль хуҗаларын “соры” парковкаларда акча түләтергә мәҗбүр итәләр иде. Моннан берничә ел элек Мәскәүдә күпкатлы йортлар ишегалларында ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү хезмәтләре машиналары өчен махсус урыннар калдыра торган булганнар. Ә шушы сызыктан читкә тайпылучыларны штрафстоянкага алып китә торган булганнар. Казанда әлегә мондый тәҗрибәне кулланырга җыенмыйлар. Чөнки башта булган законнар үтәлергә тиеш, дип саный алар.
Йортлар янындагы “янгын сүндерү проезд”лары һәрбер йорт янында да бар. Аны һәркем тротуар яки юл белән бутый. Ләкин чынлыкта анда машина куярга ярамый. “Янгын сүндерү проездлары” янгын сүндерү машиналары өчен генә түгел, ашыгыч ярдәм һәм газ хезмәте машиналары өчен дә кулланыла.