поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
25.02.2016 Тарих

АКШның самолет-шпионын бәреп төшерүдә катнашкан сержант Сәләхов истәлекләре

Яшьлек хатирәләре... Ир-егетләр яшь чакларын искә төшерергә керешсәләр, көт тә тор, хәрби хезмәттә күргәннәрен бәян итәчәкләр. Менә Яшел Үзән районындагы Тау Иле авылында бәйрәм алды көннәрендә танышкан Илсур Сәләхов абыйдан да без армиядә булган кызыклы хәлләрне ишеттек. Мисалга, ул, аз да түгел, күп тә түгел, халыкара җәнҗал чыгарган АКШ самолет-шпионын бәреп төшерә. Берүзе генә түгел, билгеле.

Сүзебез АКШның атаклы Локхид У-2 очкычы турында. Шуңа утырып, очучы Френсис Пауэрс, 1960 елның 1 маенда һава чиген бозып, Совет иленә үтеп керә. Дошман бәйрәм көнен махсус сайлаган, күрәсең. Һәрхәлдә, чик бозучы, зур ара үтеп, Уралга ук килеп җитә. Ниһаять, безнекеләр, шпионны абайлагач, дәррәү кубып, тревога игълан итәләр: һавага истребительләр күтәрелә, ракеталар җибәрелә. Әмма 20 чакрым биеклектә һава гизгән ят очкычны Свердловск (хәзерге Екатеринбург) өлкәсендә генә, нәкъ менә якташыбыз хезмәт иткән ракета дивизионы бәреп төшерә.
Танышып, өйләренә кергәч, Илсур абый армиядә үткән елларын иркенләп сөйләп утырды. Барын да яхшы хәтерли карт солдат, хезмәттән кичә генә кайтканмыни!

...1 май бәйрәме көнне була бу хәл. Сержант Сәләхов ул көнне радиолокация станциясендә кизү тора. Иртәнге тугыз җитеп килгәндә, локатор экранында танылмаган объект пәйда була. Бик биектә һәм тиз бара үзе. Ничек кенә очмасын, безнең ракета куып җитмәслек «кош» түгел инде ул! Сәләхов шунда ук ракетчикларга хәбәр итә. Алар да уяу, сугышчан әзерлектә кизү торалар. Һәм минут эчендә локатор күрсәткән координаталар буенча ракета очыралар. Уралда хәрби заводлар шыплап тулган дисәң дә ярый. Аларның тыныч күген ракета дивизионнары да саклый. Якташыбыз хезмәт иткән дивизионның ракетасы Америка очкычының башына җитә дә инде. Очучысы исән кала, аны, кырга төшкәч, авыл кешеләре кулга ала. Хәрби бурычларын төгәл үтәп әлеге очкычны юк иткәннәре өчен, үзәк штабтан килгән генерал дивизионга рәхмәт игълан итә һәм аларга өч көн ял бирә.
Илсур абый, нәкъ армиядәгечә үрә катып, егетләнеп тә күрсәтте:
– «Советлар Союзына хезмәт итәбез!» – дип җавап бирдек генералга!
Шундый зур дәрәҗәле командирның мактау сүзләре һәркемгә дә тәтеми, әлбәттә. Горурланмый- ни, Уралга ук килеп җитә алган чит илнең махсус очкычын бәреп төшер әле син!

Хәер, хатирәләре күп карт солдатның. Армиядә туган якны сагынып саргаймадым мин, дип тә шаккатырды безне Илсур абый. Югыйсә, еракта шактый озак, 1958-62 елларда, хезмәт итә үзе. Әллә соң сер бирмәскә телиме дип уйлаган идек тә, хикмәте бар икән.
...Егетебез армиядә спорт белән мавыгып китә. Иң яратканы – чаңгыда йөрү, Уралда кыш бездәгедән дә озынрак ич. Чын-чынлап җиңел атлетика белән җенләнә, хәтта СССРның спорт мастеры нормасын үти. Өметле чаңгычыга шөгыльләнергә һәр төрле мөмкинлекләр тудыралар. Чаңгыда ерак араларга йөри һәм шулчак татарлар яшәгән авылларга керә торган була ул.

Уралда татар авылларын күреп, исе китә аның. Менә шунда рәхәтләнеп, туган телендә сөйләшеп кинәнә торган була татар егете. Авылда солдатны күргәч, милләттәшләребез тукталып, аның белән чиста итеп үзебезчә әңгәмә коралар. Ә инде олыларның, ике куллап: «Исәнме, улым!» – дип күрешүләре бөтенләй безнең яктагыча килеп чыга... Андый очрашулардан соң сагыну-сагышлары онытыла, күңеле күтәрелә. Спорт дигәндә, анда да якташыбыз кимен куймый: күп төрле ярышларда катнаша һәм истәлекле җиңүләргә дә ирешә. Берсендә, Урал округы буенча үткәрелгән чаңгы узышларында беренчелекне яулагач, алтын йөгертелгән кул сәгате бүләк итәләр аңа.

– «Урал округы чемпионына!» дип тигез итеп язылган иде артында. Шундый матур сәгатьне беренче тапкыр тотып каравым иде, авылга кайткач та, бөтенесе таң калды! – дип исенә төшерде ул яшьлек ядкарен.
Илсур абый, туган авылына кайткач, колхозда комбайнда һәм тракторда эшләп, лаеклы ялга чыга.

Ильяс САЛИХҖАН, Яшел Үзән.


---
Шәһри Казан
№ --- | 23.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы