поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.02.2016 Ир белән хатын

Ирләргә кешнәп торучы кәнтәйләр кирәк

Бар иде безнең дә чәчәк кебек яшь чаклар. Ирем белән яратышып кавыштык, казыксыз җиргә казык кагып, яңа тормыш башлап җибәрдек. Барлык табышны өй җиткерүгә тоту, ике бала тәрбияләп үстерү, хезмәттә алдынгы булырга тырышу бөтен җегәрне суырды, күзгә ак-кара күренми башлады.

Өйдәге бөтен борчу-мәшәкать әкренләп минем җилкәгә күчте. Күз төбәп торган өрлектәй ирем кайтса – ризыклы һәм тәрбияле, китсә – җаны тыныч. Эше дә ул кадәр мәшәкатьле түгел, үзе әйтмешли, бер кәгазь битен әйләндереп куйса, зур эш башкарган булып күренә. Отчет та сорамыйлар, план да үтисе юк, кешегә дә ярарга кирәкми, бер рәхәткә тиенгәч, өйдә дә сыртын җиргә тидерми.

Ел саен булмаса да, шифаханәгә барып какшамаган сәламәтлеген ныгыта. Берсендә Кавказ ягында ял итеп кайтты бу. Кәефе шәп, безгә дә чемодан тутырып дефицит трикотаж алып кайткан.

Кесә актару гадәтем юк иде, ничектер, бу эштә чакта, акча бик кирәк булды һәм мин кешлеккә кия торган костюмын актардым. Акча белән бергә бөгәрләп тыгылган бер хат ияреп чыкты. Кулларымны ешергән әлеге хатны кабаланып укып чыктым. “Без синең белән ун гына көн бергә булдык. Әмма онытыла торган түгел бу күрешүләр. Минем беркемне дә болай яратканым юк иде. Ирем белән аерылырга гариза бирдем, әни янына Саратовка күчәм. Очрашырга теләсәң, хәбәр сал”, – дигән марҗа җиңгәчәй.

Тәкатьсезләнеп иремнең эштән кайтканын көтәм. Ул ишектән күренүгә теге хатны күз алдына төртеп котырган мәче күк ябыштым үзенә. Исе дә китмәде. Гадәттәгечә тыныч һәм ваемсыз, ник башыңны ташка ормыйсың шунда!

– Ник, үзләре чакырып торалар ич. Бармасаң, ирлеге юк дип әйтерләр, – дип мәсхәрәле көлә бу минем ачулы йөземә.

Йә, әйтегез, бу очракта нишләп була? Әллә кайдагы күз күрмәгән, колак ишетмәгән марҗа түти иремне яраткан дип гаиләне җимереп булмый бит, чукынсын шунда!

Шулай җан җәрәхәтен эчкәрәк яшереп яшәп ятабыз, тагын хәбәр ирештерәләр, ирең йөри диләр. Булмас, дип уйлыйм: өйгә вакытында кайта, балаларны ярата, кайчан-кайда йөрсен ул алма кебек хатынын оятка калдырып? Кеше гайбәтедер дип уйлыйм, авыл җирендә берәү белән елмаеп озаграк сөйләшсәң дә гадәттә начарга юрыйлар.

Шулай көз үтте, кыш чыктык, мин җир ачылганга, бакчада кичектергесез мәшәкатьләр артканга куанып үрсәләнми генә өйгә ябышып ятам. Берзаман хәләлем әйтә, безнең коллектив теплоход белән сәяхәткә чыга, мин дә язылыйм әле ди. Мин: “Йөрисең юк вакыт уздырып, яшелчәләр утыртасы, йортны төзекләндерәсе бар”, – дим. Ризалашкан кебек булды да бу, берничә көннән тагын сүз кузгата: “Безнекеләр көлә миннән, көнләшкәнгә күрә хатының беркая да җибәрми инде сине дип үртиләр”, – ди.

Әй, минем дә ачу чыкты: “Олак, атна-ун көн синсез дә торырмын әле”, – дим. Китте бу чемоданга яхшы киемнәр тутырып сәяхәткә, мин балалар белән өй саклап калдым. Шимбә көнне иртүк торып бакча казып ятам, капкадан таныш булмаган ир-ат килеп керде. Ипләп кенә танышканнан соң, сорауны маңгайга бәрде:

– Айсылу апа, карап торырга син ару гына ханым шикелле, ни өчен иреңне минем хатын белән йөртәсең?

– Әбәү, – мәйтәм, – юк сүз сөйләмә, кара гайбәтне башыңнан койганнар...

Шуннан бу какча гәүдәле ир, хыянәтнең нигезле булуын сөйләп күрсәтмәсенме! Кайнар мәхәббәттән күзләре тонган сөяркәләр сәяхәткә дә бергә китмәкче булганнар, азгынбикәнең сердәше кисәтүе аркасында гына Гомәр хатынын өендә бикләп калдырган. Ә аңарчы аларның берничә тапкыр очрашулары турында ирнең кире каккысыз дәлилләре бар.

Мин тагын ут эчендә, атнаның һәр көнен йокысыз үткәрдем. Күңелем белән тормышның бөтен ваклыкларын искә төшереп уйланып чыктым, чыннан да шикләнерлек әйберләр күп иде. Йорт кирәк-ярагын эзлим дип ничә тапкыр кызу эш вакытында техника белән чыгып китте, яхшы кәеф белән буш борылып кайтты, димәк, болар сәбәп тапканга салынып кич түгел, көндез очрашкан.

Ярар, санаулы көн тиз үтте, кайтып керде бу ялт итеп. Мин инде күптән һөҗүмгә әзерләнгән, балаларны уенга чыгарып җибәрдем дә, тотындым сүгәргә җилбәзәк иремне. Баштарак гаебен танымаган иде, сөяркәңнең ире килде дигәч, чигенде. “Ошатсалар, син дә йөр”, – дип үз битемә ыштыр ыргытты. Үч итеп әллә мин дә йөрим микән дип офтанып еладым. Әмма балаларымның киләчәген уйлап бу җирәнгеч гамәлдән тыелдым, ирне акылга утыртыйм дип ни өчен мин вөҗданымны пычратырга тиеш ди әле. Ирнең шушы хәлләрдән соң да үзләре ябышырга торган берничә хатын белән чуалуын белсәм дә, инде чыныккан булганга ул кадәр исем китмәде.

Еллар үткәч, үзебезнең гыйбрәтле язмышларны уйлап, нәтиҗә чыгарып утырам. Гаеп ирдә генә түгел, миндә дә бар, көче-гайрәте ташып торган ирне канәгатьләндерә алмаганмын, бу хакта соңрак үзе дә әйтте, наз эзләп яныңа килсәң, тизрәк куып җибәрәсең бит, мин нишләргә тиеш диде.

Әйе, яшьлек мәхәббәте сүрелмичә озак, дәвамлы, ялкынланып янсын өчен икебездән дә тигез өлеш кертергә кирәк иде. Мин көнкүреш проблемаларын үз иңемә аударып, бөтенесен иңләп арып-талчыгып бетеп, кич көчкә урын өстенә менеп ята идем.

Инде ирегезне хыянәттә фаш иткәнсез икән – аерылышырга ниятегез булмаса, тынычлык сакларга тырышыгыз. Җан тынычлыгын югалтмыйча, үзеңне лаеклырак итеп тота белергә өйрәнергә кирәк.

Хыянәтче иргә карата күңел түрендә укмашкан нәфрәт тойгысына эчкә үтәргә юл куймагыз. Югыйсә, әрнү-сагышыңның авыр чиргә әйләнүе бар. Кичерә алсагыз үзегезгә дә уңайлырак, тынычрак булыр.

Бервакытта да хыянәтне җимергеч көч итеп кабул итмәгез, сабыр булыгыз, кимсенеп җаныгызны ашамагыз. Зирәкләр әйтмешли, вакыт барысын да дәвалый.

Ихтирам белән, АЙСЫЛУ апагыз.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.02.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»