поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.02.2016 Җәмгыять

Кечкенә шәһәрдә зур фаҗига

Кичә Сергачта сөт заводы эшчәнлеген туктатты, бүген шикәр комбинаты ябылу куркынычы астында тора. Аяныч хәл, зур заводның мичләре сүнсә, ярты меңгә якын кеше эшсез калачак. Бу предприятиегә ышанып, шикәр чөгендерен җитештерүгә керешкән авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә оттыра. Чөнки аларның күбесе шул максатка зур кредитлар, махсус техника алдылар, алдагы үсешкә планнар кордылар.

Хуҗалыклар җитештергән продукциягә сорау булыр дип, район идарәсе дә, өлкә хакимияте дә аларга гарантия бирде, ә завод хуҗалары модернизацияләүгә зур акчалар алды.

Шуңа да карамастан, Сергач шикәр заводы эшчәнлеген туктатырга җыена, хәтта моңа каршы протест белдерү митингы узса да. Хезмәткәрләр фикере билгеле, яңа эш табарга аларга бик авыр булыр. Сергачтагы күп санлы кибет хуҗалары аларны сатучы итеп алсалар гына...

Бу турыда фикер алышырга булдык һәм, беренче чиратта, шикәр заводына өмет итеп, чөгендер үстерүне гамәлгә куйган аграр хуҗалыклар җитәкчеләре фикерен белештек.

- Мин җитәкләгән КФХ эшчәнлегенең төп юнәлеше - шикәр чөгендере җитештерү. Бу эшне чөгендер эшкәртүче завод якын булганлыктан башлаган идем. Зур күләмдә продукция җитештерү өчен ике комбайн, төяткеч һәм башка махсус агрегатлар сатып алдым. Кыйммәтле, заманча техниканы тик тоту дөрес булмас дип уйлыйм һәм Сергач шикәр заводы ябылса да, җитештерүне дәвам итәрбез. Үстергән чөгендерне
Мордовия комбинатына ташырга туры килер. Бу, әлбәттә, юл чыгымнарын күбәйтер, - ди Кочко-Пожар фермеры Илдус Шаипов.

- Начар, тискәре күренеш бу... Татлы тамыр үстерүчеләр шушы тармак үсешенә байтак кына акча сарыф иттеләр. Мәсәлән, без чөгендер комбайны һәм махсус тагылма агрегатлар сатып алган идек. Бу техниканы булдыру өчен зур кредитларга кердек. Банкларны аграрийлар проблемалары борчымый бит – алар өчен вакытында бурычны кайтару мөһим. Завод ябылса, шикәр чөгендере җитештерүнең мәгънәсен тап
мыйм. Тир түгеп үстергән чималны Мордовия шикәр комбинатына ташуны табышсыз дип саныйм.Шуңа күрә махсус техниканы сату юлларын эзлим. Ә ашламалар керткән, эшкәртелгән җир буш калмас. Анда борчак үстерергә планнар бар, орлык та әзерләдек инде, - ди Шөбиленең ОРТ хуҗалыгы җитәкчесе Фаил Арифуллин.

- Минем фикерем буенча, Сергач шикәр заводы ябылырга тиеш түгел. Чөнки хуҗалар да, өлкә хакимияте дә зур суммалар сарыф итте аңа. Предприятиенең табышы да аз түгел бит. Миңа калса, завод хуҗалары чираттагы хәйләкәр маневр ясарга гына тырыша. Билгеле, бу аларга регион бюджетыннан өстәмә финанс ресурс алыр өчен кирәк. Ә инде дөрестә комбинат эшчәнлеген туктатса, Печә хуҗалыгы зур кыенлыклар сизмәс дип уйлыйм. Чөнки без махсус техника да, зур кредитлар да алмадык. Ә шикәр чөгендеренә тоткан мәйданга бөртекле культуралар чәчәрбез. Бераз үкенеч булыр булуын, чөгендер үстерү процессында катнашкан эшчеләргә без бушка шикәр комы бирә идек. Комбинат ябылса, бу практикадан баш тартырга туры килер. Гомумән алганда, районда иң зур җитештерү предприятиесе ябылу - аяныч хәл. Беренче чиратта, халык зарар күрер. 500гә якын завод хезмәткәре эшсез кала бит. Барлыкка килгән ситуациядә мин төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең
гаебен күрәм һәм бу шикәр заводына гына кагылмый. Азмы предприятиеләр ябылды районда, - ди Печәнең Нариманов исемендәге СПК рәисе Сабир Магҗанов.

Экологлар да чаң суга. Район администрациясенең экология белгече Татьяна Белякова сүзеббуенча, Сергач шикәр заводының чистарту корылмалары аша, комбинатныкыннан гайре, башка оешмалар һәм шәһәр микрорайоны канализацияләре дә уза икән. Завод ябылу сәбәпле чистарту процессы туктатылса, төбәкне экологик катастрофа көтә, ди ул. Завод ябылса, әлбәттә, халык эшсез, аграрийлар табышсыз кала. Сергач районында гына түгел, ә тирә-якта иң эре предприятие булган шикәр заводы гөрләп эшләсен иде, ләкин моңа капма-каршы фикер дә бар. Кайберәүләр әйтүенчә, Сергач шикәр заводының җирле бюджетка салым түләве шик тудыра, районның экологик хәлен дә сезонча боза. Ә шәхси предприятиенең өлкә бюджетыннан финанс ярдәм алып торуы бигрәк тә ачуларын китерә аларның. Регион бюджеты, белгәнебезчә, өлешчә халык түләгән салымнардан туплана. Финанс ярдәмне комбинат хуҗалары кесәсенә салганчы, социаль проектларга юллау дөресрәк булыр иде, диләр алар. Бәлки, бу фикердә дә, өлешчә генә булса да, дөреслек бардыр.


Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 25.02.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»