24.02.2016 Җәмгыять
Ятимә һәм авыру Руфинә Гыйззәтуллинага ни өчен фатир бирмиләр?
23 яшьлек Руфинә Гыйззәтуллина кечкенәдән ятим калып, апасы тәрбиясендә үскән. Икенче төркем инвалид, тумыштан аяклары авырта, өстәвенә кызда бума чире (эпилепсия). Ятим балаларны дәүләт фатир белән тәэмин итәргә тиеш дигән закон булса да, Руфинәгә бу бәхет тәтемәгән. Авыру һәм ятимә кыз бүген фатир арендалап яши, бурычка баткан, банкка кредит түли алмый.
“Аңа фатир тиеш түгел!”
Руфинә кечкенәдән әнисез калган, әтисен хәтерләми. Ятим кыз әнисенең бертуган апасы тәрбиясендә үсә. 2006 елда Иркутскидан Балык Бистәсенә күчеп кайталар. Руфинә бүген дә Балык Бистәсендә пропискада. Торуы – Казанда.
– 19 яшем тулгач, Казанга киттем, – ди Руфинә. – Фатир “снимать” итеп яшәдем. Казанда торганда Балык Бистәсенә кайтып, администрациягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Миңа ятим буларак фатир тиеш дидем. Опека бүлегенә апам барды, “18 яше тула бит инде, кайда яшәргә тиеш ул”, диеп. Әмма анда аңа “бу кызга фатир не положено, ул сездә торырга тиеш”, дигәннәр.
Шуннан соң прокуратурага яздым, аннан хат килде: “2013 елда ятимнәргә фатир бирү турында яңа закон чыкты, аның буенча сезгә бернинди дә фатир тиеш түгел”, дигәннәр. Шуннан соң адвокатлар яллап, суд органнарына бардым. Адвокатлар миңа фатир тиеш ди, ә түрәләр юк ди. Шулай итеп, мине Казаннан Балык Бистәсенә, Балык Бистәсеннән кире Казанга футбол тубы урынына типкәләп йөртәләр.
Ятимә бүген 11 мең сум пенсия ала. Эшли алмый, сәламәтлеге буенча ярамый. Бар булган пенсиясе кредит түләргә һәм фатирга китеп бара. 200 мең сум кредитны Руфинә әҗәтләрен түләргә һәм яшәргә дип алган булган.
– Апа булыша инде әзрәк. Кайт безгә яшәргә ди, әмма ничек анда кайтыйм, аның шул бер йортта үзенең дә балалары һәм оныклары яши, – ди Руфинә.
Закон бар, тик ул үтәлми
Россиядә ятим балаларны фатир белән тәэмин итү турындагы 15нче федераль закон гамәлдә. 2013 елда канунга үзгәрешләр кертелә. Ятим балаларга торак моңарчы социаль найм буенча бирелсә, хәзер махсуслашкан торак мәйданы килешүе нигезендә. Аның вакыты – 5 ел. Биш ел узганнан соң гына ятим бала дәүләт биргән торакны социаль найм буенча яллап тора башлый. Әмма фатир бервакытта да ятим баланың милке була алмый һәм аны хосусыйлаштыру тыела.
Закон буенча ятим балага 18 яше тулгач фатир бирелергә тиеш булса да, чынбарлыкта исә әлеге канун авыр үтәлә.
– Социаль ярдәм күрсәтү һәм опека органнары ятимнәрне фатирга чиратка куярга ашыкмый, урыннарда түрәләр бу эшкә төрле бюрократик киртәләр кора, – ди юрист Сергей Юхновский. – Күп очракта без ятим баланың фатирга булган хокукларын суд аша торгызабыз. Тәртибе болайрак. Иң элек ятимә бала опека органына фатир сорап гариза яза. Аңа бер ай эчендә рәсми җавап килергә тиеш. Әлеге җавапны телефон аша йә булмаса телдән түгел, ә рәсми документ, кәгазь рәвешендә алырга кирәк. Фатир тиеш икән, шушы документлар белән торакны суд аша даулыйбыз.
Муеннан бурычка баткан баланы кем коткарыр?
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бусагасын озак кына таптаганнан соң, шулай да Руфинә фатирга чиратка баскан. Башта ятимәне кабул итмәгәннәр, аннары күп документлар җыйдырганнар.
– Шуларның яртысының кирәге чыкмады, – ди кыз. – Мәгариф министрлыгына учетка басканда адвокат, юристларга түләргә кредит алган идем, хәзер аны да түли алмыйм. Коллекторлар банктан янап шалтырата. Нәрсә эшләргә дә белгән юк...
Мәгариф министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлегенә шалтыраткач, Руфинә Гыйззәтуллинаның фатирга чиратта 1341нче кеше булып торуын әйттеләр. Аның категориясендәге гражданнар фатирга уртача дүрт ел чират тора икән. Опека бүлегендә безгә ятим кызның торак проблемасы буенча Балык Бистәсенә хат язарга вәгъдә бирделәр. Фатир алганчыга кадәр Руфинага вакытлыча торак бирелергә тиеш. Ә менә коллекторлардан Руфинәне кем яклар? Кыз бүген үзенең тормышы өчен куркып яши.
Руфинә Гыйзәтуллинага ярдәм кулын сузарга теләүчеләр өчен аның телефоны: 8 951 068 84 28.
Марсель ӘСКӘРОВ
Акчарлак
№ --- | 19.02.2016