24.02.2016 Җәмгыять
Сөләйман хәзрәтне эзләгәндә карамаган чокыр, түмгәк калмагандыр...
Җир йоткан диярсең! 7 февраль көнне, Мордовиядән Татарстанга кайтып килешли, Буа районында башкалабыздагы Петровский бистәсе мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины Хуҗа Әбде Наҗи Әлдим (безнекеләр аны гади генә Нәҗметдин хаҗи дип йөртә) юкка чыкты.
Көтүгә киткән җиреннән сыерың, сарыгың кайтмый калса да борчыласың. Мөселманнарыбыз арасында шактый яхшы билгеле булган ике кеше эзсез-нисез югалсын әле: шаккатмалы хәл, бик сәер каза бу! Сөләйман Зарипов Госман хәзрәт Исхакый Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти булып эшләгәндә аның урынбасары, РИУ проректоры кәнәфиләрен биләп торды. Бөгелмәдә имам-мөхтәсиб булып эшләгән җиреннән Казанга күчкәнче үк, өммәттәшләребез арасында йомшак телле, оста вәгазьче булып танылган иде. Һәрхәлдә имам да – гадәти генә мөселман түгел, ТР Диния нәзарәтенең тулы хокуклы вәкиле, мәхәллә башлыгы. Нәҗметдин хаҗи (милләте буенча Сүрия төрекмәне диләр) исә соңгы елларда Әмирлекләрдә яшәп, Татарстан, Мордовия, Себердә дистәләрчә мәчет салырга ярдәм иткән зат буларак билгеле. Дөрес, ул чынбарлыкта гарәп байлары, мөселман фондлары мәчет төзетү өчен биргән акчаның ни рәвешле тотылышын күзәтеп торучы, ягъни арадашчы булган. Шул ук вакытта чит ил кешесенең көпә-көндез, бернинди шаһитсыз, суга төшкәндәй гаип булуы әлеге мәмләкәт алдында абруй өсти торган нәрсә түгел.
Шөкер, имамнарыбыз югалып калмады (моңа Сөләйман хәзрәтнең балалары – Абдулкәрим, Зөлфия дә этәргеч булды, алар социаль челтәрләрдә дә мәгълүмат таратты). Әлеге хәлгә өч көн үткәч, муллаларыбыз, “Мәрҗани” мәчетендә җыелып, югалган хәзрәтләрне эзләү штабы оештырды.
– Ни өчен штаб, матди ярдәм туплау фонды булдырдык соң? Чөнки хәзрәтләребез югалган хәбәрне ишеткәч (Сөләйман хәзрәт оста вәгазьче буларак, Печән базары мәчетендә дә җомга намазы укыта иде), аеруча борчылган мөселманнарыбыз җыелышып, Буа районына барып, мөстәкыйль рәвештә эзләүгә кереште. Беренче, икенче, өченче, дүртенче төркем... Борчак шикелле шулай чәчелде болар. Бер үк кибеткә, ашханәгә, ягулык салу станциясенә әллә ничә кеше мөрәҗәгать итеп аптырата башлаган. Кыскасы, эзләү эшен тәртипкә салу өчен штаб оештырырга кирәк иде. Икенче, ярдәмче штаб Буаның үзендә, җирле мөхтәсибәттә, мәдрәсә бинасында оешты. Рәхмәт: участок инспекторы, район хакимияте дә кул кушырып утырмады, эзләүне оештыруга булышты. Ульян өлкәсе, Чуашстан Республикасы, Казан тарафындагы һәр чокырны, түмгәкне диярлек карап-тикшереп чыкты егетләр. Фонд хисабына җыелган акча эзләүчеләрне тукландыруга, ягулык алуга тотылды, аерым бер адвокат та ялларга булдык. Хокук саклау органнары белән, җинаять эше ачылгач, рәсми эзләүнең барышы белән танышып бару, һәрвакыт элемтәдә тору хокукы булган зат бу. Сөләйман хәзрәтнең гаиләсе белән килешү төзеп, ул эшкә кереште. Кыскасы, адвокат яллау өчен дә фонд булдырырга кирәк иде, – дип сөйләде безгә башкалабызның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.
Сөләйман хәзрәт һәм аның юлдашының Мордовия тарафыннан кайтып килеше булган. Алар 7 февраль көнне Буа районының Иске Суыксу авылында өйлә намазы укыганнан соң, ягъни өченче яртыда, җирле имам Ленур хәзрәткә чәй эчәргә кереп тормыйча да, якты күздә Казанга кайтып җитәсе иде, дип юлга кузгалган. Шуннан соң аларны күргән кеше юк. Шул минуттан аларның телефоны да җавап бирми. Ни гаҗәп, хәзрәтләрнең машинасы Буада табылды. Казанга ашыккан кешеләрнең, кире борылып, район үзәгенә бару хаҗәте булмаган югыйсә. Күрәсең, хәзрәтләрне урлап киткәннәр; юл буенда буш машина торса, шунда ук шикләнерләр дип, аны Буа эчендә калдырырга карар кылганнар. Монда Мәскәү кулы уйнаган, махсус хезмәтләрнең эше бу, дип фаразлаучылар да бар. Әмма чит ил кешесе югалу халыкара җәнҗал чыгарырга мөмкин. Нәҗметдин хәзрәт ДАИШка бәйле булган сурәттә дә, ун көннән артык матбугатка йә булмаса туганнарына бернинди мәгълүмат бирми тормас иде махсус хезмәтләр. Бүген, бу язманы язганда, унберенче көн бит инде. Димәк, хәзрәтләргә үчле булганнар яки Сөләйман хәзрәтнең якыннарыннан, Нәҗметдин хәзрәтне юллаган фондтан акча “кысып алырга” ниятләгән затлар кылырга бик мөмкин бу гамәлне.
Сер түгел, кунакханәләрдә баерак күренгән клиентлар турындагы мәгълүматларны “кызыксынган” затларга җиткереп торучылар да бар, дип сөйлиләр. Нәҗметдин Казанда кыйммәтле бүлмәдә яшәгән, Саранскига баргач та, яхшы гына кунакханәдә кунып чыкканнар икән. Күрәсең, угрылар шау-шу тынганын көтә. Ходай Тәгалә аларның күңеленә рәхим-шәфкать салсын иде. Акыллары китеп, әллә ни эшләп куюлары бар!
Эзләү эшендә ихлас катнашкан, өйләрендә тәмле ризыклар пешереп алып килеп, эзләүчеләрне сыйлаган, бездән бер ярдәм булыр дип, акчаларын китереп биргән мөселманнарыбызга Алланың рәхмәте яусын! Хәзер эзләү эшләре туктатылса да (бу сүз махсус органнарга кагылмый), Мансур хәзрәт белән Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәтләрнең әйтүенчә, Сөләйман хәзрәт гаиләсенә кечкенә генә булса да ярдәм булыр дип, фондка акча китерүче кардәшләребез әле дә бар икән. Кайсы мөселманга бәла-каза килсә дә, менә шулай өммәтебез белән күтәрелеп, кулдан килгән кадәр булышсак иде.