поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.07.2009 Язмыш

ЯУЛЫК СЕРЕ

Дәү әнинең шкафын ачып җибәргәч, моңарчы таныш булмаган кәгазь төргәккә юлыктым. Дәү әнием йортында миңа бер генә дә таныш булмаган нәрсә юк.Әлеге шкаф ябык килеш тә мин аның эчендә ни барлыгын күрәм кебек, чөнки әбиемнең киемнәрен еш кына үзем үтүкләп монда урнаштырам. Әбием янәшәсендә еш булгач, аның дини китаплары, дисбеләре, искиткеч матур яулыкларының да төгәл санын беләм кебек иде. Тик әлеге төргәкне ачып җибәргәч, миңа янә бер тарих ачылды.

Мин төргәкне ачып җибәрдем. Пөхтәләп  төрелгән ак кәгазь саргая башласа да, эчендәге яулык ап-ак иде. Ул шундый матур, кырыйларында чзәчәкләр – розалар, нәркисләр, кашкарыйлар чигелгән.

 

- Дәү әни, яңа яулык алдыңмыни? Бигрәк матур!

 

- Яңа түгел ул, кызым, - дип елмайды дәү әнием. Аңа инде чирек гасыр буладыр.

 

- Чирек гасыр?! Нигә соң син аны моңарчы бер дә бәйләмәдең?

 

- Сирәк кенә, саклап кына бәйли идем. Күрәсең син кечерәк булып хәтерләмисеңдер. Бу яулык бик кадерле. Ул минем яшьлегем истәлеге.

 

Сугыш афәте беркемне дә читләтеп үтмәде. Миңа сугышка киткән авыл советы секретарын да алыштырырга туры килде. Авыр эш әле бер хәл, повестка илтүләр, налоглар җыярга чыгулар кыен иде. Безнең кечкенә генә Чаллы авылыннан да ике йөзгә якын кеше китте. Сиксәннән артыгы кире кайтмады. Өйдән ике абый, апа һәм энем сугышка киттеләр.

 

- Дәү әни, син миңа яулык турында сөйләмәдең ич әле.

 

- Яулыкмы? Ул сугыш хатирәсе дә, әти хатирәсе дә. 1942нең язында авылдашыбыз Мәхфиҗамалга ире Зиннәтнең сугышта үлү хәбәре килде. Ничекләр генә әйтим, дип керсәм, ни күрим - Мәхфиҗамал үлеп ята. Ә берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала аның янында елашып утыралар. Өй эчендә мәеткә ябарлык әйбер булмагач, башымдагы ак яулыкны салып, әниләренең битенә яптым. Бу яулык миңа ул чакта ук кадерле иде. Динне яклап чыкканы, колхозлашу вакытында, кулак булып табылуы өчен халык дошманы дип, гаепсездән гаепләнеп төрмәгә утыртылган әти аны Бәки базарыннан алып кайткан иде. Аның төсе итеп бәйли идем.

 

- Әниләрен җирләп, ятим калган сабыйларны өйгә алып кайтып, мунча кертеп, чәчләрен рәтләп кисеп, райсобестан яңа киемнәр алып кайтып киендердем. Балалар йортына озаткада нәни Һиндия елагач,аңа шушы яулыкны бәйләттем. Туган авылының, әнисенең төсе булсын дигәнмендер инде. Җай булганда яннарына баргаладым. Шул балалар үсеп, кеше булып, үзләре гаилә корып Казанда яши башлагач, бер җәйдә безгә кунакка кайттылар. Бүләккә нәкъ әти  алган кебек, менә шушы яулыкны да алып кайтканнар иде. “Син безне ачлыктан коткардың, үлемнән йолып калдың. Синең килеп йөрүләрең ятимлек әчесен киметте. Синең ярдәм белән белән без укып кеше булдык”, - дип елый-елый рәхмәт әйтеп киттеләр. Менә шул яулык ул кызым...

 

- Дәү әни тынып калды. Аның мөләем йөзендә сагыш, зәңгәрсу күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде.

 

- Яулык белән бергә әтидән калган дисбе, дини китаплар, фронттан килгән хатлар да бар иде. Тик китапларны гына барысын да саклап булмады. Укырга биреп, алмый калганбыздыр күрәсең. Кулдан гарәпчә язылган “Коръән” тора торуын. Хатларның кайберләрен мәктәпкә биргән идек, - дәү әни гаепле генә уфтанып куйды. - Әти кире кайтмады. Энем Сәлим сугышта бер күзен югалтып кайтты. Туганнарым сугыштан кайтсалар да озак яши алмадылар. 18дә сугышка киткән дәү әтиең дә гарипләнеп кайтты. Гомере буе сызланып яшәде. Безнең буынга шулай язгандыр инде.

 

- ...Бу сөйләшүдән соң шактый вакыт узды. Инде дәү әнием дә гүр иясе булды. Ләкин ак яулык күргән саен миндә әлеге яулык кебек ак  күңелле дәү әнием турында хәтирәләр яңара. Аның үгет-нәсыйхәтләре искә төшә. “Ике иңеңдә ике фәрештә яши. Берсе яхшы, икенчесе начар эшләреңне яза. Кыз кеше тәмәке тартса, тыелган эчемлекләр эчсә, яхшылыкларың язучы шәфкать фәрештәсенең күзләре сукырая.. Начар эшләрең аның канатларын каера. Үзең начар булсаң, авыр хәлдә калганда ул синең янга очып килеп ярдәм итә алмый. Яхшы булсаң, һәрчак сине саклап, иңнәреңдә яшәр”, - дия иде. Гаҗәп бит, мин исә бүгенге көнгә кадәр әлеге фәрештәләргә ышанып йөрдем. Шул ышану мине кирәкмәгән гамәлләрдән саклый иде. Ә дәү әни бәйләгән оекбашлар, арка җылылысы турында мин әйтеп тә тормыйм. Мин кечкенә чакта, без йорт җиткерә идек. Хөкүмәт эшеннән бушаган вакытта да әти-әни шуның белән мәшгуль булганга, мин еш кына дәү әти белән дәү әнидә була идем. Монда иртән мичтә чыртлап янган утын, табада чыжлап коймак пешкән тавышка уяна идем. Уянгач та, юри тормый ятам. Дәү әнинең кереп, башымнан сыйпап, кояш сәлам әйтте, тор инде, диюүн көтәм. Ул арада дәү әни өстәлгә мичтә пешкән итле пәрәмәч, күпереп кызарган коймак һәм сөтле чәй куя. Ә аннары зур эш башкарган сыман дәү әни белән бәбкә саклыйм. Шундый рәхәт иде алар белән! Беренче таккан төймә, беренче өйрәнгә догалар... барысы да дәү әни белән бәйле. Миңа игътибарын, җылысын биргән, минем өчен дә бик кадерле булган дәү әнинең каберен чистартып, янәшәсендә тезләнеп дога кылудан кала берни дә эшли алмыйм инде хәзер. Әгәр синең дә дәү әниең бар икән, күңелен күрергә тырыш, кадерләп кал аны. Гадәттә дәү әти, дәү әниләрнең язмышы ил, халык язмышын чагылдыра. Бергә яшәмисез икән бүген үк барып хәлен бел, Вакыт бик аяусыз нәрсә, иртәгә соң булуы да бар.

 


Лилия КАДЫЙРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 24.07.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»