23.02.2016 Ир белән хатын
16 яшькә кадәр ярамый!
Тиздән илдә иртә өйләнүне тыя торган закон пәйда булырга мөмкин. Гаилә коруның рөхсәт ителә торган чиген дә билгеләгәннәр. Яңалык тәкъдим итүчеләр фикеренчә, иртә өйләнү – бозыклык билгесе. Әлеге фикер белән килешмәүчеләр дә бар, билгеле. Ә менә Татарстанда бәхетле гаилә коруның үз җаен тапканнар.
Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген илнең 17 төбәгендә 14 яшьтән өйләнергә рөхсәт ителә. Мәсәлән, Түбән Новгород, Орел, Ростов өлкәләрендә, Кабарда-Балкарда үсмерләр 16 яшь тулганчы ук ЗАГСка бара ала. Җитди сәбәпләр булганда, әлбәттә. Гаилә кодексы нигезендә балигъ булмаганнар белән гаилә кору шартларын җирле хакимият билгеләргә тиеш. Хәтерләсәгез, узган ел ахырында Башкортстанда да иртә өйләнүне рөхсәт итәргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыктылар. Закон проектын беренче укылышта кабул да иттеләр хәтта. Тик көймә комга терәлгән. Икенче укылышта, закон проектын кабул итүне кичектереп торырга кирәк, дигән фикергә килгәннәр. Яңалык халык арасында зур шау-шу куптарган. Шуңа күрә җәмәгатьчелек, белгечләр һәм галимнәр белән кабат очрашып сөйләшергә сүз куешканнар.
Пенсионерлар партиясе вәкилләре дә балигъ булмаганнарны азындырмаска киңәш иткән. 14 яшьлекләр арасында нинди җитди мөнәсәбәтләр булырга мөмкин, дип гаҗәпләнә алар. Партия рәисе Евгений Артюх сүзләренә караганда, иртә өйләнү әхлак кануннарына каршы килә. Ә менә әти-әнисе ташлап киткән ятим балалар һәм аерылышучылар саны артачак кына. “Гаилә ул – мәхәббәт хисләре генә түгел, ир һәм хатын белем алырга, эшкә урнашырга да тиеш, – дигән 51 яшьлек сәясәтче. – Әти-әнинең бала тәрбиялисе бар бит”.
Әлеге фикер белән килешмәүчеләр дә җитәрлек. “Үсмерләрнең киләчәге турында борчылучылар белән килешәм. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар. Мәсәлән, дингә, аерым халыкларга бәйле үзенчәлекләрне онытырга ярамый. Чегәннәрдә 12-13 яштә өйләнешү – гадәти күренеш. Мөселманнарда да иртә гаилә кору элек-электән чит-ят нәрсә түгел”, – дигән Төмән өлкәсе думасы депутаты Виктор Буртный. Сүз уңаеннан, бу төбәктә аерым очракларда иртә өйләнешү рөхсәт ителә. Гаилә корырга теләүчеләр опека органыннан рөхсәт алырга тиеш икән. Кайберәүләр исә әлеге мәсьәләне хәл итүне дини оешмаларга тапшырырга кушкан. Кемгә ярый, кемгә юк икәнен руханилар хәл итсен, янәсе.
Ә менә Татарстанда бәхетсез гаиләләргә каршы көрәшнең үз ысулын тапканнар. Республикада кияүләр һәм кәләшләр өчен махсус мәктәп эшли башлады. Дөрес, яшь парларга белем бирү мәйданчыгы башкалада 2014 елда ук оешкан иде. Гаилә корырга теләүчеләргә психолог ярдәмен тәкъдим итәләр. Шушы вакыт эчендә 13 меңнән артык пар әлеге бушлай хезмәттән файдаланган. Хәзер исә белгечләр саны күбрәк. “Бәхетле гаилә мәктәбе”ндә яшьләр психологлардан тыш, юристлар һәм торак мәсьәләсе белән шөгыльләнүчеләргә дә мөрәҗәгать итә ала. Очрашулар һәр атнаның сишәмбесендә “Казан” гаилә үзәгендә, ә чәршәмбе көнне башкаланың Идел буе районы ЗАГСында уза.
Беренче дәрестә күбрәк бәхетле гаилә төшенчәсе турында сөйләшкәннәр. Берәүләр өчен ул бер-береңне аңлап һәм хөрмәт итеп яшәү булса, икенчеләр өчен, гомумән, тәмле кичке аш кына икән. Бала турында искә алучылар да бар. Белгечләр бүгенге яшьләргә ЗАГСка барырга ашыкмаска, башта бергә яшәп карарга (!) киңәш итә. Өйләнешүнең беренче елында бала тапмыйча торуың да хәерлерәк икән. Булачак кияү һәм кәләшләрне барыннан да бигрәк торак мәсьәләсе кызыксындырган. Очрашуга килгән 25 парның нибары берсе үз фатиры булуын әйткән.
Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр Татарстанда 30 мең 572 пар теркәлгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, күрсәткеч 6 процентка кимегән. Ел дәвамында 13 мең 450 гаилә таркалган. Аерылышучылар саны 11 процентка кимегән. Бергә яшәү фикереннән кире кайтучыларның күбесе – яшь гаиләләр.
Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:
– Өйләнү яшенең чиген билгеләү белән килешмим. Гаиләдә төрле хәл килеп чыгарга мөмкин. Иртә гаилә коручылар арасында да бәхетле парлар җитәрлек. Һәр очракны аерым тикшерергә кирәк. Ә гаилә мәктәпләре бик кирәк. Яшьләргә аң-белем җитми. Мәсәлән, никах килешүе Европада күптән гадәти күренеш булып санала. Бездә исә аның ни өчен кирәк икәнен дә аңламыйлар.