23.02.2016 Бәйрәм
Ирләр безне яклый аламы?
Армиягә барыргамы, бармаскамы дип баш ватучылар саны кими. Бу – “Левада” үзәгенең сораштыру нәтиҗәсе. Армиягә бару – ир-егетләр өчен хәрби бурыч. Бу зарурлыкны сораштыруда катнашучыларның 58 проценты хуплаган. Кире фикердә торучылар – 37 процент. Соңгылары армиягә килешү нигезендә генә барырга кирәк, дигән фикердә.
Россиядә яшәүчеләрнең 81 проценты, ниндидер куркыныч янаса, армия аларны яклый алуына ышана. Аллам сакласын, бер-бер хәл була калса, дошманнарга каршы көрәшергә туры килсә, дәүләтне яклау өчен якын туганыннан берәрсен җибәрергә риза булучылар – 58 процент. Каршы фикердә торучылар – 48 процент. Сез ничек уйлыйсыз: ирләр безне яклый аламы? Армиягә ышанычыгыз бармы?
Хәния ФӘРХИ, җырчы:
– Әти-әнинең алты бала арасында өчесе – ир бала. Өч абыем да Ерак Көнчыгышта хезмәт итте. Аларны ничек горурланып армиягә озатканнарын яхшы хәтерлим. Хатлар языша, посылкаларга да төрлесен салып җибәрә идек. Ул вакытта, гомумән, өч ел хезмәт иттеләр. Озак бит! Дуслашып йөргән егетемне дә елап армиягә озаттым. Хатлар алыштык, ул Әфганстанга барып эләкте. Армиягә дә, аның куәтенә дә ышанасы килә. Дөньяда тыныч түгел: туганнарым бик күп, кияүләрем бар. Хәсрәтләр, сугышлар була күрмәсен дип телим.
Мөршидә һәм Илдар КЫЯМОВлар, журналистлар:
– Улыбыз Иделне озатканга өч ай булды. Хәзерге вакытта Балтыйк диңгезендә хезмәт итә. “Нинди йөрәк белән баланы армиягә җибәрсез?” – дип сүгүчеләр күп булды. Барыбызның да язмышы – Аллаһы Тәгалә карамагында. Аны Казанда саклап утырсаң да теләсә ни булырга мөмкин. Кемгәдер акча төртү – дөньяга карашыбызга туры килми, моны мескенлек билгесе дип исәплибез. Бүгенге армиягә ышансак та, барысы да ал да гөл дип әйтә алмыйбыз. Без беркемне дә үгетләмибез. Баланы армиягә җибәрү-җибәрмәү, хезмәт итү-итмәү – һәр кешенең ихтыяры. Идел армиядә “бабайчылык” юк дип ышандыра, бары тик командир составы каты сүгенә дип зарлана. Татар теленә сусый, үзе дә хатларны шигырьләр кушып яза башлады. Татарча сөйләшүне сагынам, ди. Чыныгып кайтсыннар, безне якларга форсат чыга күрмәсен.
Илфира ГАЛИӘСКӘРОВА (Балтач районы, Борнак авылы):
– Ирем белән өч ул тәрбияләдек. Олы улыбыз Айдарга армиягә китәргә вакыт җиткәч: “Бернинди дә акча тотмыйсыз, армиягә үз теләгем белән барам”, – диде. Икенче улымнан да “бармыйм” дигән сүз ычкынмады. Өченче улыбызның укып бетерергә тагын бер елы бар, әмма ул да: “Абыйлардан калышмыйм”, – ди. Армиягә озатулары авыр. Беренчесенә ике ел дәвамында йөрәк телгәләнде. Кесә телефоннары да юк иде, хатлар ярдәмендә аралаштык. Икенчесен тынычрак күңел белән озаттык. Ирем дә, абый, энеләр дә, әти дә – барысы да армияне сагынып искә ала. Чыныктыра бит ул. Иремне дә, балаларымны да чит илгә сугышка җибәрмәс идем, үз җиребезне якларга кирәк булса – бер хәл. Армия көчле булганына да, ирләрнең безне яклавына да ышанам.
Дмитрий Литвинов, “Патриот” республика үзәге директоры:
– Армиягә барыргамы-юкмы дип шикләнүчеләр елдан-ел азая. Киресенчә, конкурс арта гына, аеруча “ВДВ”, “морпех”, “спецназ” кебек урыннарга эләгү өчен тартышалар. Татарстанда армиядән качып йөрүчеләр юк дәрәҗәсендә. Безнең республикадан киткән солдатлар башка өлкә-республикалардан аерылып тора: барысы да урта яки югары белемле, армиягә әзерлек, сәламәтлек ягыннан да тел-теш тидерерлек түгел. Россия армиясе куәтле, хәрби техника да югары дәрәҗәдә.