22.02.2016 Җәмгыять
Ир-атларның көче нидә? (СОРАШТЫРУ)
Гаиләдә кем баш та, кем муен? Бу сорау бик еш бирелә һәм һәр кешенең моңа үз җавабы. Әлбәттә инде ир-ат - баш, дияр берәүләр (һичшиксез, күпчелек ир затлары шундый фикер белдерер). Икенчеләр (монысы инде күбрәк хатын-кызларныкы) ир – баш, хатын-кыз – муен, хатын кая кушса, ир шунда борыла дип саный.
Тормыш дилбегәсенең ир-ат кулларыннан гүзәл затларга күчә бара дип лаф оручылар да бар. Әмма ни генә дисәң дә, гаиләне тәэмин итүне, җаваплылыкны, кыен мәсьәләләрне хәл итүне үз өстенә ала белгән, таяныч, гаделлек чыганагы булган чын ир-атлар күпчелекне тәшкил итә, дип уйлыйсы килә.
Элек-электән мал табу, гаиләне ашату, киендерү, саулык-сәламәтлеген, яшәү урынын кайгырту ир вазыйфасы дип саналган. Хатын-кыз исә хуҗабикә, гаиләгә җылылык, нур өстәүче, балаларга назлы әни буларак кабул ителгән. Бүген хатын-кыз һәм ир-ат вазыйфасы дигән төшенчәләр юыла бара. Хатын кызның тормыш йөген үз җилкәсенә аударуы, ирләрнең исә өйдәге вазыйфаларны башкаручыга әйләнүе дөрес хәл түгел, билгеле. Әмма барлык эшне дә бергә, бер-береңә ярдәмләшеп эшләүнең бер начар ягы да юк.
Бала тәрбияләү, әйтик, күпчелек, әни вазыйфасы булып санала. Әмма соңгы вакытта бу эштә әти дә үз сүзен әйтергә тиеш, үз өлешен кертергә тиеш дигән фикер өстенлек ала. Балага ике кул нигә кирәк? Бер яктан әнинең кулын, икенче яктан әтинекен тотып җитәкләшеп барыр өчен бит. Бала өчен төн йокыларын йокламыйча, үзе ашамаганны да ашатучы әнисе генә түгел, ә әтисенең дә янәшә булуы, аның белән һәрчак бергә атлавы да мөһим.
Әтигә татар халкында зур роль бирелә. Ул сабыр булуы, һәр сүзен уйлап сөйләве, кылган гамәлләренә җаваплы булуы белән аерылып торган. Әни кеше нәфис, назлы, кайгыртучан булса, ир кеше үзеннән күпне таләп итүе, авырлыкларны үз өстенә алуы белән аерылып торган. Ир кешенең хезмәте – җилкә, беләк, гайрәт көче. Ана кеше хисле булса, ата кеше салкын акыл белән эш иткән. Әти кешенең үрнәк сыйфатлары, бигрәк тә ир бала өчен мөһим. «Атаң исән чакта һөнәрен өйрән, ул югында куәтен истә тот», «Яман атадан яман ул». Атага хөрмәт күрсәтелергә тиешлеге һәрчак искәртелеп торган: «Ата-өчен улы җан бирсә, улга – дан», «Мөгезен кем хур иткәнне болан онытмас, атасын кем хур иткәнне олан онытмас».
Узган ел ахырында Мамадышта “Әтиләр клубы” да эшли башлады. Бу башлангыч республика гына түгел, Россия күләмендә дә яңгыраш тапты. Әтисез калган малайларны эшкә өйрәтүгә алынган Мамадыш шәһәренең коррекция мәктәбе укытучысы Айрат Шакировны хәзер барлык әтиләргә үрнәк итеп куялар. Үзе дә кайчандыр әтисез калган малай “әни тәрбиясе белән әтинеке аерыла шул”, дип әниләре берүзе генә үстерүче малайларны “үз канаты” астына ала. Әлеге клубны да ул ир-егетләр көчле холыклы, батыр, кыю булып үссеннәр өчен оештырган.
Айрат Шакиров заманында хәрби хезмәттә булган, хокук саклау органнарында озак еллар балигъ булмаган балалар белән эшләгән, хәзер инде мәктәптә технология укыта. “Әтиләр клубы” оешканга берничә генә ай үтсә дә, Айрат Шакиров кул астындагы малайлар күп кенә эшкә өйрәнергә өлгергән. Үз-үзләрен тотышлары да үзгәргән.
Башка ир-атларыбыз гаиләдә, бала тәрбияләүдә ир-ат нинди урын тотарга тиеш дип уйлый икән соң?
Марат Сафин, Байлар Сабасы, малаена – 3 яшь, кызына – 9 ай:
– Гаиләдә ир-ат тәэмин итүче булырга тиеш, хатын-кыз исә – өйнең нуры. Бала тәрбияләүдә ир-ат, һичшиксез, катнашырга тиеш. Хатын-кыз гына тәрбияләү дөрес түгел. Һәрберсе үз линиясен, үз фикерләрен бала тормышына кертеп калдыра. Үзем дә балалар тәрбиясендә катнашам. Әмма вазыйфалар бүленеше булырга тиеш дип саныйм. Ир-ат үз эшен, хатын-кыз үзенекен башкарырга тиеш. Аларның бер-берсенә кирәклеге һәм мөһимлеге дә шул рәвешле чагылыш таба.
Булат Фатыйхов, Казан, 1,8 яшьлек кызы бар:
– Безнең заманда ир-атны гаилә башлыгы дип атау дөрес түгел. Хәзерге вакытта уңышлы гаилә ир-ат һәм хатын-кыз дөнья белән бергә идарә иткән очракта гына мөмкин. Балалар исә бу тандемга карап, әти-әнисеннән үрнәк ала.
Ришат Вәлиев, Казан, малаена 3 яшь:
– Гаиләдә ир-ат та, хатын-кыз да тигез. Һәркайсының үз миссиясе, үз вазыйфалары. Алар бер-берсенә ярдәм итәргә һәм бер-берсенең сүзенә колак салырга тиеш. Бала тәрбиясе белән, әлбәттә, әни кеше күбрәк шөгыльләнә. Чөнки әни кеше яшьярымга кадәр бала белән декретта утыра. Әмма ир-ат та ярдәм итәргә тиеш. Әтинең роле – акча эшләү һәм гаиләне тәэмин итү.