поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
23.07.2009 Җәмгыять

КЫЗЛАР ДА КИМЕН КУЙМЫЙ

Көндез урам буенча сыра шешәсен тотып йөргән кызларга инде күптән исем китми. Егетләрдән, ирләрдән калышмыйча, алар да спиртлы эчемлекләр эчәргә сабыша бара. Урамда, кафеда, шәһәрдә яисә авыл клубында байтак кызларның кулларында шешә һәм алар, кызганыч ки, исерек. Яхшы ир-егеткә исерек хатын-кыз ошыйдыр дип уйламыйм.

Хатын-кызлар күбрәк коктейль, шәраб, текила, глинтвейнга өстенлек бирә. Спиртлы эчемлекләргә үзенә күрә аерым мода да бар икән. Шулай ук бүген кызлар өчен мартини, ак шәраб, яхшы сыра, хенеси модада. Клубка килүгә барысы да кәеф күтәрелсен өчен барга юл тота. Бирегә еш йөри торган кешеләр «ничек инде монда аек йөрергә була» дигән фикердә. Чыннан да, төнге клубта аек кешене очрату кыен. Яхшы киенгән кызларны клубтан өстерәп чыккан очракларны да күрергә туры килде.

 

Клубларда спиртлы эчемлекләргә бәяләр нык аерылмый. Мәсәлән, мартини якынча 150 сум тора, хенеси иң кыйбатлы эчемлекләрнең берсе икән. Аны «текә» яшьләр генә эчә, имеш.

 

Шәһәр клубы түгел, хәтта авылда да яшьләр кимен куймый. Кичләрен капка төбенә чыгып утырганда 2 литр сыраны чиратлашып шешә авызыннан эчәләр. Быел авылга Сабан туена кайткач, бәйрәм вакытында кызларның, агач төбенә утырып, аракы эчкәннәре шаккатырды.

 

Җәй җитү белән авылларда эчүчелек башлана. Бакча казыган, печән алып кайтырга булышкан кешегә рәхмәт урынына аракы шешәсен бирәләр.

 

Халыкта, матди ягы китек булган кешеләр күбрәк эчкечелеккә бирешә, дигән уй йөри. Ләкин моның белән килешеп бетеп булмый. Хәтта яхшы гаиләдә тәрбияләнүче кызлар да алкоголь белән «якын мөнәсәбәттә». «Мин бит урамда эчеп йөрмим!» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә алардан.

 

Мин яши торган йорт янында кич җитү белән яшьләр җыела башлый. Салкын көн булса, подъездда утыралар. Бер көннәре дә сырасыз, аракысыз үтми. Кызларның кулларында көн дә шешә булыр. Иртә белән алардан калган буш шешәләр подъездда аунап ята.

 

Шимбә көнне дустым Илмира кунакка килде. Бераз сөйләшеп утыргач, Илмира: «Дискотекага барасым килә, биисем килә», – дип тыпырчына башлады. Аның кәефе шактый күтәренке иде. Озак уйламыйча, киенеп, бизәнеп, төнге клубка киттек. Клубка килү белән, Илмира: «Эчәргә заказ бир, минем бүген рәхәтләнеп ял итәсем килә!» – диде. Ике рюмка аракыны эчеп бетергәнен сизмичә дә калдым. «Еще рюмочку!» – диде ул. «Илмира, җитәр! Сиңа начар булмыймы?» – дигән сүзләремне аның ишетәсе дә килмәде. Шул төнне дустымны танымадым. Әйтерсең аны алмаштырганнар. Әзрәк утыргач, Илмира чәчен туздырды да биергә китте. Түгәрәк эченә кереп бии башлады. Аны әле бер ир, әле икенчесе килеп кочаклый, үбә. Мин аны моннан тизрәк алып китәргә ашыктым. Ләкин эчкән кеше сүзне тыңлыймыни...

 

«Айгөл, мин хәзер киләм», – дип, ул бер ир белән югалды. Соңыннан мин аны ирләр туалетыннан таптым. Чәче-башы тузган, күлмәкләре күтәрелгән, үзеннән аракы исе аңкый иде аның. Кулыннан тартып чыгарып, өйгә кайтып киттек. Бу төнне аның белән клубка баруыма үкенеп бетә алмыйм. Исерек хатын-кыз үзен шулай тота дип уйламаган идем.

 

Һәр хатын-кыз бу дөньяга бөек вазифа башкарыр – ана булыр өчен яратылган. Ләкин бу бурычны сәламәт һәм аек акыллы хатын-кыз гына үтәргә тиеш, минемчә. Авыру балалар табып, аларны ташлап калдырган очраклар турында ишетеп белгәч, йөрәкләр әрни…


Айгөл ЯРУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№19 (20932) / 28.07.2009 23:36:58

сабира! сон булса ун булсын, дигэндэй, сина жавап язмый булдыра алмадым. эчу культурасы - уйдырма, дисен син. мин килешмим синен белэн. менэ безнен менталитет шунда ачыла инде, "или пан, или пропал". третьего не дано что ли? а нельзя выбрать золотую середину?

№18 (20915) / 28.07.2009 17:43:21

Минем менэ бик тэ бу хэлгэ авторнын дус кызы анлатмасын укыйсым килэ. Ул тонге клубта ирлэр белэн аяк осте генэ "йоклавын" ничек анлатты икэн...???? А бу рэвешле типик, ижат коненэ тчет очен языган уйдырма материалга охшый....

№17 (20878) / 27.07.2009 17:12:41

эйбэт статья мина охшады, +5

№16 (20864) / 25.07.2009 22:06:16

Сабира белән тулысынча килешәм, бик акыллы фикер язган.
Рәссәйнең киләчәге бик шикле дип әйтсәм, ялгыш булмастыр дип уйлыйм.
Бигрәк тә үз милләттәшләремнең киләчәге борчый. Алга таба да болай барса, безнең киләчәгебез юк дигән сүз бит бу. Эчә-тарта торган кызның сау-исән бала таба алуы бик шикле. Аннары ул баласына тәрбия бирә алачакмы?

"Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә", - Гаяз Исхакый.

Әхлагыбызны, динебезне югалттык инде.. инде хәзер үзебезгә генә бетәсе калды..
Татарлар, милләттәшләрем, аңга килегез, бу тормышка, үзебезнең киләчәгебезгә аек акыл белән карыйк, үз халкыбызның киләчәгенә битараф булмыйк!

№15 (20843) / 24.07.2009 18:52:05

Ерунда все! Уйдырма! Һәм бик ямьсез!

№14 (20838) / 24.07.2009 16:49:04

Сабира

Дус кызын мондый эйберлэр майтара башласа...Алла сакласын!

Россиянен килэчэге шомландыра...(((

№13 (20836) / 24.07.2009 16:47:31

Юлиана,
Аракы белэн тулэуче авыллар житэрлек, санап тормыйм. Калым эшлим дип чыгып киткэн иренен кич белэн кочкэ аякта торган килеш исереп дунгыз булып кайтып керуенэ тузэ инде мескен хатыннар. Бездэгелэр кешесенэ карап бирэлэр кэнишне.

№12 (20834) / 24.07.2009 16:23:03

Сабира +1

№11 (20832) / 24.07.2009 16:02:21

текила,"эчу культурасы"дигэн нэрсэ минемчэ уйланма. Ну нельзя быть "немножко беременной" или "немного мертвым". либо ты пьешь(сначала только по праздникам) и рискуешь стать зависимым от алкоголя. либо вообще не пьешь.

№10 (20825) / 24.07.2009 13:01:44

Дус кыз турында шулай язалармы инде. Вот сина иптэш. Исерек кеше нэрсэ генэ кыланмас, белми иденме эллэ?

№9 (20824) / 24.07.2009 12:04:15

"Кулыннан тартып чыгарып, өйгә кайтып киттек. Бу төнне аның белән клубка баруыма үкенеп бетә алмыйым" – Дљрес хэл булса, син чын дус булсаћ аны ирлэр белэн туалетка киткэнсе ук кулыннан тартып алып чыгып китэргэ тиеш идећ инде. Так что не умничай.

№8 (20822) / 24.07.2009 11:02:50

фотосы шэп, э язмасы... Типичный журфак.

№7 (20819) / 24.07.2009 09:10:02

"Соңыннан мин аны ирләр туалетыннан таптым."
Минемчэ, бу - мэкалэдэге ин кызык жомлэ. Колеп утырам эле менэ, уземдэ дэ эзрэк пахмил булуга карамастан. Кичэ арлар аракысы эчкэн идек, Сарапулныкы, 40 градуслы, шешэ эченэ бик матур арыш/бодай (аермыйм)) башагы тыгып куелган. "Настойка" дип язганнар. "Татарстанское"дан эйбэтрэк кебек тоелды. ))Буген Туган конгэ чакырылган - ничек исэн калырга...

№6 (20817) / 24.07.2009 00:32:29

Европаның яхшы сыйфтларыннан үрнәк алу урынына, яманнарын үзләштерү җиңелрәк бугай шул. Ләкин алкогольне беркайчан да татып карамаган кызлар да җитәрлек. Тыныч булыгыз, егетләр:)

№5 (20815) / 24.07.2009 00:21:13

минемчэ, хэркем уз чамасын белеп эчэргэ тиеш. кызганычка каршы, безнен илдэ эчу культурасы юк. эчэ башласа, дунгыз булганчы эчэлэр. ирлэре дэ, хатын-кызлары да. мин "эчмэгез" дигэн фикердэ тугел, хич юк. тик чамасын белеп кенэ,жэмэгать.

№4 (20814) / 23.07.2009 22:58:17

"Җәй җитү белән авылларда эчүчелек башлана. Бакча казыган, печән алып кайтырга булышкан кешегә рәхмәт урынына аракы шешәсен бирәләр."Кайсы якларда калды әле ул, шулай аракыга гына алданып эшләүчеләр...бездә күптән инде акча белән түләү...

№3 (20811) / 23.07.2009 20:33:17

Хеннесси (Hennessy).

Айгөл язганча эчү бер 10 ел чамасы элек иде ул.
Хәзер шуңа өстәп тарталар, исниләр, кадыйлар.
Тагын 10 елдан нәрсә булыр?!
Эчү юньлегә илтми ул.

№2 (20808) / 23.07.2009 17:13:59

Между прочим, аракы ул ярлырак халыкны эчкечелеккэ сабыштыру очен куплэп житештерелэ торган эчемлек. Кэеф кутэрэсе килсэ, хэллерэк кешелэр шэраб эчэ. Э Хенеси чит илдэ аракы урынына йори. Кыйбат булса да,яхшы винодан кыйбатрак тугел ул, аны кубрэк белемсез, хэерчерэк катлам эчэ. Интеллегенция кичэлэрдэ генэ, коктейль, яхшы шэраб, мемоза йоткалап куя.

№1 (20807) / 23.07.2009 17:02:39

Бу ачыш түгел бит инде... Иптәш кызын шулай итеп газетага яманлап язуы бер дә ошамады. Кая монда дуслык???

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar