|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2016 Милләт
Бүген халыкара Туган тел көнеҺәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Өлкәбездә татарлар күпләп яшәсә дә, бүген ана телен саклап калу, аны үстерү мәсьәләсе бик җитди тора. Мәсәлән, Камышлы авылы мәктәбендә ана телебез дәресләрен бетереп, аңа факультатив сәгатьләр генә калдырылган икән. Бу проблеманы өлкә “Туган тел” татар оешмасы берничә мәртәбә күтәреп чыгып, татар теле дәресләрен укыту программасына кайтарту буенча эшче төркем дә оештырылган иде. Аның җитәкчесе итеп билгеләнгән өлкә “Туган тел” татар оешмасы советы әгъзасы Фәһим Йосыпов өлкә милли-мәдәни автономиясе, өлкә “Туган тел” һәм Самара региональ иҗтимагый иҗади “Дуслык” оешмасы әгъзалары, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары катнашында күптән түгел бу мәсьәлә буенча җыелыш үткәрде. Фәһим Хәниф улы эш тәртибе белән таныштырганнан соң, төркем алдына куелган мәсьәлә буенча Камышлы район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов белән очрашуы турында сөйләде. - Рафаэль Камил улы ана телен мәктәптә укыту кирәклеге белән, һичшиксез, риза, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде, - диде ул. - Мәктәп администрациясе белән дә очрашып сөйләшергә кирәк, димәк, татар теле дәресләрен укыту программасына кертелмәүгә нәкъ ул җаваплы. Моның белән Самара “Яктылык” татар мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Сәгыйдә Нуруллина да килеште. - Моңа укучыларның бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруы да йогынты ясагандыр, мөгаен. Чөнки бүген укучыларга таләп зур, һәркем дә мәктәп программасын җиңел үзләштерә алмый. Ата-аналар да, укытучылар да балалар имтиханнарны начар тамгага бирер дип курка, - дип сүзен дәвам итте Фәһим Йосыпов. - Әмма бу мәсьәләне ана теле дәресләре исәбенә чишәргә кирәк түгел. Киресенчә, рус теле, математика дәресләре буенча өстәмә түгәрәкләр, факультатив дә-ресләр үткәрергә кирәктер, бәлки. Шул ук “Яктылык” мәктәбен алыйк. Татар теле буенча өлкә олимпиадаларында беренче урыннарны алучылар рәтендә нәкъ бу мәктәп укучылары иде. БДИ буенча да алар яхшы баллар җыеп, югары уку йортларына кереп торалар. 2013 елда бу белем бирү учреждениесе Россиянең 100 иң яхшы мәктәпләр санына да керде. Димәк, татар телен өйрәнү башка дәресләрне өйрәнергә комачауламый. Атнасына 3 сәгать татар теле укытылган Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә дә белем бирү сыйфаты югары. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Әнвәр Горланов, автономия директоры Шамил Галимов һәм Самара региональ иҗтимагый иҗади “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов Камышлы мәктәбендә татар теле дәресләрен укыту программасына кертү өчен конкрет тәкъдимнәр бирү ки¬рәклеген әйтеп уздылар һәм ярдәмгә килергә әзерлекләрен белдерделәр. Җыелышта укучыларның ата-аналары белән дә эш алып барырга кирәк дигән фикер яңгырады. Минемчә, бу бик дөрес һәм кирәк эш. Чөнки: “Татар авылында үскән, өйдә ана телендә сөйләшкән балага аны мәктәптә укымаса да ярый”, - диючеләр байтак. Кем әйтмешли татар теленең “кухня” теле генә булып калачагын беркем дә азагына кадәр уйлап бетерми. Бүген шул ук Камышлы районыннан Татарстан шәһәрләренә китеп урнашучы яшьләребез шактый. Анда эшкә урнаша башлагач, татар телен белмәү сәбәпле, кыенлыклар килеп чыккан очраклар да булгалый. Әнә минем икетуган тиешле сеңелләрем Казанга китеп урнаштылар һәм әйбәт кенә эш урыннарын да таптылар. - Халык белән аралашу таләп иткән оешмаларда эшкә урнашырга баргач: “Татар телен яхшы беләсеңме? - дип сорыйлар. Чөнки анда рус телен начар белгән әби-бабайлар белән дә аралашырга, аларга теге яки бу документны тутырырга ярдәм итәргә туры килә, - диләр алар. Баш рәсемдә өлкә “Туган тел” татар оешмасы советы әгъзасы Фәһим ЙОСЫПОВ.
Алия АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|