|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2016 Сәясәт
Түрәнең ришвәт алуын илгә хыянәт итүгә тиңләмәкчеләрДәүләт Думасындагы “Единая Россия” фракциясе депутаты, ришвәтчелеккә каршы комитет әгъзасы, элеккеге ФСБ башлыгы Николай Ковалев эре чиновникның ришвәт алуын илгә хыянәт итүгә тиңләргә кирәк дип саный. Баксаң, мондый закон проекты әзерләнеп ята да икән инде. Гамәлдәге законнар нигезендә, дәүләткә каршы эшләнгән җинаятьләр өчен 12 елдан алып 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр бу яңа инициатива тормышка ашса, губернаторларның, тикшерүчеләрнең, прокурорларның һәм судьяларның ришвәт алулары илгә хыянәт итү дип саналачак һәм аларны озак вакытка төрмәгә ябарга мөмкиннәр (хәзерге законнар буенча түрәләрне, күп дигәндә, 10 елга гына ябалар).
--- |
Иң күп укылган
|