поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ярату авыр түгел. Яратырга лаеклы кешене табу авыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 16 Июль
  • Чыңгыз Мусин (1934-2016) - шагыйрь
  • Зөлфия Вакказова - журналист
  • Рамил Курамшин (1947-2022) - баянчы
  • Бәян Гыйззәт (1918-1991) - язучы
  • Диана Сәфәрова - кино һәм арт - продюсер
  • Камил Монасыйпов - музыкант
  • Рушания Таһирова - актриса
  • Нәргиз Камалов - шоумен
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
20.02.2016 Мәгариф

Самарада «Сәләт» лагеры булачак

Шәһәр мәктәпләре грипп авыруыннан карантинга ябылып торган вакытта да Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары белем алудан туктамады. Тик дәресләр мәктәп бинасында түгел, ә шәһәр шау-шуыннан еракта, табигатьнең матур кочагында урнашкан «Космос-2» лагерында үтте. Укудан тыш, балалар биредә иптәшләре, укытучылары белән рәхәтләнеп ял да иттеләр әле.

Бу проектның уңышлы булуына баштан күпләр бик ышанып бетмәсә дә, хәзер инде бөтен мәктәп белән лагерьга бару балаларга яхшы тәэсир итү белән берсе дә бәхәсләшми.

- Өйдә балалар күбрәк компьютер артында яисә телевизор карап вакыт үткәрәләр. Ә лагерьда алар рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашалар, саф һавада ял итәләр. Дәресләреннән буш вакытта кызыклы, файдалы эшләр белән дә шөгыльләнәләр. Кемдер шигырьләр яза, кемдер фән белән кызыксына, ә кемдер спорт белән шөгыльләнә, - дип сөйли “Яктылык” мәктәбе уку¬чыларының ата-аналар комитеты рәисе Әмир Марадуллин.

“Яктылык”лыларга ял вакытында Казаннан кунаклар да килде. Бу Татарстанда күп еллар эшләп килүче “Сәләт” клубы активистлары һәм аның президенты Айгөл Габдрахманова иде.

- Бу яшьләр оешмасы укытучылар инициативасы белән 1994 елда барлыкка килгән. Ул Татарстан Республикасының дәүләт органнары җитәкчеләре ярдәме белән оештырылган һәм бүген талантлы балалар һәм яшьләр белән уңышлы гына эшләп килә. Безнең укучыларыбыз арасында да “Сәләт”  лагерында ял итүчеләр бар. Барсы да аның турында исләре китеп сөйлиләр. Шуңа күрә без бу лагерьны Самарада да оештырырга булдык, һәм менә бүген “сәләт”леләр бездә кунакта,  - дип сөйләде тәрбия буенча мәктәп директоры урынбасары Инзилә Гыйззәтуллина.

Кунакларны каршы алу тантанасында Айгөл Таһир кызы Габдрахманова клубның эшчәнлеге белән таныштырып узды.
“Сәләт” оешмасының төп бурычы - сәләтле балаларны берләштерү, аларның талантын үстерү. Татарстанның төрле төбәкләрендә безнең 15 клуб эшләп килә, шулай ук Башкортостанда, Чувашиядә дә “сәләт”леләр бар. Самарада да бу проектка карата кызыксыну уянганга без бик шатбыз һәм бүгенге көндә аны чынга ашыру өчен актив эшчәнлек алып барабыз.

Самарага юлга чыгар алдыннан без Татарстанның премьер-министры Илдар Шәүкәт улы Халиков белән аралашып, үзебезнең планнарыбыз турында сөйләдек. Ул да моңа бик куанды һәм эшебездә уңышлар теләде, - дип сөйләде Айгөл ханым. - Безнең төрле юнәлештә уңышлы эшләүче лагерьларыбыз бар. Мәсәлән, фән белән кызыксынучылар - “Раушан”, мәдәнияткә мөккибән киткәннәр - “Рухият”, ә компьютер технологияләрен яхшы шәйләүчеләр “Санак” сменасында ял итә алалар.

Чараның мөхтәрәм кунагы өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Айгөл Габдрахмановага һәм аның командасына Самарага килгән һәм балалар белән кызыклы программа уздырганнары өчен рәхмәт сүзләре әйтте. Укучыларга мөрәҗәгать итеп:
- Үзегезне камилләштерегез, дөнья белән танышыгыз, аралашучан һәм актив булып үсегез. Бөтен мәктәбегез белән лагерьда ял итүегез дә бу күнегүләрне үстерергә ярдәм итәчәк. Киләчәктә дә, һичшиксез, монда кабат ял итәргә теләгегез булыр дип өметләнәбез, - дип белдерде ул.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизов та укучыларны җылы кабул иткән, аларга рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинчелек тудырган “Космос-2” лагеры җитәкчесе Эльвира Эркин кызы Симашевага үзенең рәхмәт сүзләрен әйтте.

Казаннан килгән кунаклар “Космос-2”дә дүрт көн яшәп, укучылар белән аралаштылар, алар белән спорт ярышлары, “Что? Где? Когда?”, “Интуиция” кебек интеллектуаль уеннар уйнадылар, төрле тренинглар үткәрделәр. Очрашу укучыларга да, укытучыларга да бик ошады. Икенче елга Самарада да “Сәләт” лагеры оештырылыр,  дигән өмет белән “яктылык”лылар мөхтәрәм кунакларны Казанга озаттылар.


.
РӘСЕМДӘ: “Сәләт” клубы активистлары чыгыш ясый.
 

Эльвина БУЛАТОВА
Бердәмлек
№ --- | 20.02.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы