поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.02.2016 Дин

Өйгә керү әдәпләре

Аллаһы Тәгалә безгә дөньяның бер нигъмәте итеп яшәгән йортларыбызны, сөйгән гаиләләребезне бирә. Кеше үз өендә тормыш ыгы-зыгысыннан тынычлык таба. Кышкы салкыннарда өй үз куенына сыендырып җылыта, җәйге челләләрдә күләгәсе астында суыта. Аллаһы Тәгалә: «Аллаһ сезгә өйләрегезне тынычлык, рәхәтлек табу урыны итте», – диде («Умарта корты», 80).

Әгәр кешенең эшендә, кәсебендә тынгысыз булып, өендә тыныч булса, ул сабыр итә һәм белә: өенә кайткач, аны рәхәтлек һәм тынычлык көтә. Әгәр кешенең эшендә тыныч булып, өендә гел низаг һәм тавыш булса, монысы бик начар. Чөнки эшендә рәхәтлек тапса да, кичен өенә кайтасын, тагын тавыш чыгасын белеп торуы күңелен тырмап тора. Халкыбыз: «Үз куышың – җан тынычың», – дип белми әйтмәгән. Өеңдә үзең теләгән киемеңне киясең, хатын-кыз гаурәтен ача: яулыгын, озын күлмәген сала. Шуңа күрә мөселман өе башкалар өчен үзе гаурәт, хәрам-тыюлык урын булып тора. Аллаһы Тәгалә: «Әй иман ияләре! Үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә кермәгез...» – диде («Нур» сүрәсе, 27).

Аллаһы Тәгалә Коръәндә, кешенең яшәгән җире – аның шәхси милке, диде. Кеше өенә аяк басарга, хәтта күз салырга теләгән һәркем билгеле шартларны, кагыйдә-әдәпләрен үтәргә тиеш дип боерды.

Әйдәгез, динебездә өйгә керү әдәпләренә тукталып китик:

Ишек шакып керү
Иң элек кеше матур итеп ишек шакырга, кыңгырауга, домофонга басарга тиеш. Әгәр җавап булмаса, борылып китәргә кирәк. Хуҗаларның өйдә булулары билгеле булса да, әгәр ачмасалар, китеп бару хәерлерәк. Чөнки ишекне ачу-ачмау – аларның ихтыярында. Аллаһы Тәгалә: «Әгәр өйдә берәүне дә тапмасагыз, рөхсәт ителмичә, кермәгез. Әгәр сезгә: «Китегез», – диелсә, китегез. Бу сезнең өчен яхшырак булыр», – диде («Нур», 28).

Ишекне өч мәртәбә шакырга мөмкин. Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез өч мәртәбә керергә рөхсәт сорап та, аңа җавап булмаса, кайтып китсен», – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Галимнәр өч мәртәбә шакуның хикмәтен болай аңлаталар: беренчесе: хуҗалар ишетсен өчен. Икенчесе: әзерләнсеннәр өчен (үзләрен тәртипкә китерәләр, гаурәт урыннарын ябалар). Өченчесе: ишек янына килеп яки рөхсәт бирсеннәр, яки баш тартсыннар өчен.

Ләкин өйдәгеләрнең ишетмәүләре билгеле булса, мәсәлән, карт кешеләр чукрак була, өйләре бик зур, бала-чагасы шаулый, ул вакытта өчтән арттыру да мөмкин. Шулай да, ишекне шакыганда, кыңгырауга басканда, әдәп саклау кирәк. Йодрык белән ишек төю  яки аяк белән тибү мөселман гадәте түгел, ә бәлки эчеп кайткан исерек гадәте. Элгәре заманда өйләр дә кечкенә булган, күңелләр дә нечкәрәк булган. Кешеләр пәйгамбәрнең өенә килсәләр, аннан оялып, ишеген тырнак белән генә шакыганнар.

Ишек шакучы бусаганың яки уңына, яки сулына бассын
Ишек шакучы ишек ачылганда өйнең эчен күрмәслек булырга тиеш. Габдүллаһ ибн Йөср әйтүенчә: «Аллаһының илчесе бер кешенең өенә килсә, ишек каршына басмады, бәлки уң яки сул ягына китә һәм: «Әссәламегаләйкем», – дип әйтә иде» (Әбү Даут, Әхмәт риваятьләре).

Бервакыт  бер кеше пәйгамбәребезнең ишек төбенә килеп, өенә керергә рөхсәт сорый һәм ишек каршына баса. Пәйгамбәребез аңа: «Алай басма, чөнки рөхсәт алу күз карашы белән бәйле», – дип әйтә (Әбү Даут риваяте). Чыннан да, кеше өенә рөхсәтсез кермәүнең бер максаты булып өй эчен чит күзләрдән саклау тора. Хәтта өйгә кермичә генә, тәрәзәгә башын сузып караган кеше дә гөнаһлы була.

Рөхсәт сорар алдыннан сәлам бирү
Мөселманның һәр сүзе сәлам бирүдән башланырга тиеш. Исламда булган  «Әссәламегаләйкем»  «Сезгә Аллаһының сәламе булсын. Мин сезгә тынычлык белән килдем, миннән зарар юк» дигән изге мәгънәләрне аңлата.

Бәнү Гамир кабиләсеннән бер кеше пәйгамбәргә килеп, аның өенә керергә рөхсәт сорый һәм: «Керимме?» – дип әйтә. Пәйгамбәребез хезмәтчесенә: «Бар чык та аны дөрес итеп керергә өйрәт әле. «Әссәламегаләйкем, керсәм ярыймы?» – дисен», – дип әйтә (Сахих риваять).

Сәлам бирү кешеләр арасында дуслыкны арттыра, араларны ерагайта. Пәйгамбәребез: «Иман китермичә, җәннәткә кермәссез, бер-берегезне яратмыйча, иманлы булмассыз. Сезгә бер нәрсәне өйрәтимме, әгәр ул эшне кылсагыз, бер-берегезне яратырсыз. Арагызда сәлам таратыгыз», – диде (Мөслим риваяте).

Кем булуыңны белдертү
Гадәттә, күп кенә ишек шакучылардан: «Кем бар анда?» – дип сорасаң, алар: «Мин»,  – дип җавап бирәләр. Әгәр йорт хуҗасы синең кем икәнеңне белергә теләсә, аңа үзеңне төгәл кем икәнеңне белдертергә кирәк. Яки исемне әйтергә, яки: «Әтиегез, әниегез. Яраткан ирең»...

Бервакыт Җәбир исемле сәхабә пәйгамбәрнең өенә килеп, ишек шакый. Пәйгамбәр: «Кем анда?» – дип сорый. Ул: «Мин», – дип җавап бирә. Пәйгамбәребез: «Мин, мин», – дип ризасызлыгын белдерә (Бохари, Мөслим риваятьләре). Гомумән, кешенең «мин» сүзен яратуы хәерле эш түгел һәм кешенең мин-минлеген – тәкәбберлеген күрсәтә. Ишек шакучы «мин» дигәндә, ху­җаларның аны «мин» диюеннән дә кем булуын аңларга тиешлеген белдертә. Галимнәребез безне өч сүздән сакланырга куштылар: мин, минеке, миңа.

Үз өеңә керү дә тәртип белән
Чит өйләргә генә түгел, хәтта үз өеңә, үз гаиләңә керү дә мөселманда әдәп белән булырга тиеш.

Кеше, өенә кайтып кергәндә, өйдәгеләргә кайтуын белдерт­сен, яки тамак кырсын, яки: «Мин кайттым», – дисен. Имам Әхмәт: «Ирнең үз өенә кайткач, гаиләсенә кайтуын белдертүе һәм сәлам бирүе хәерле булып тора», – диде. Аллаһы Тәгалә: «Әгәр өйләргә керсәгез үз-­үзегезгә (бер-берегезгә) Аллаһының мөбарәк булган изге сәламен бирегез», – диде («Нур», 61).

Пәйгамбәребез дә Әнәс ибн Мәликкә: «Улым, гаи­­ләңә кайтсаң, сәлам бир. Гаиләңә дә, үзеңә дә бәрәкәт булыр», – дигән киңәшне бирде (Тирмизи риваяте).

Әлеге аятькә нигезләнеп, кайбер тәфсир галимнәре: «Кеше үз өенә кайтып, анда һичкем булмаса да, сәлам бирсен, бәрәкәт булыр», – диделәр. Имам Куртуби үз тәфсирендә: «Әгәр өендә бер кеше дә булмаса: «Әссәләәмү галәйнәә вә галәә гыйбәәдилләәһиссаалихиин» дип сәлам бирсен», – диде (Мәгъ­нәсе: Аллаһының сәламе безгә һәм Аның изге бәндәләренә булсын). Сәхабәләр дә, буш өйгә кергәндә, шул рәвештә сәлам биргәннәр дип риваять кылына.

Динебез хәтта әти-әниеңнең өенә, бүлмәсенә дә рөхсәт сорап керергә куша. Ибн Мәсгуть хәзрәтләре: «Сез әниләрегез янына кергәндә дә рөхсәт сорарга тиеш», – диде (Бәйһәкый, Әхмәт риваятьләре).

Балаларны да кечкенәдән өлкәннәр бүлмәсенә рөхсәт сорап керергә өйрәтү тиешле. Аллаһы Тәгалә «Нур» сүрәсенең 58 нче аятендә әти­әни үз бүлмәләрендә ял иткән, йоклаган вакытларда алар янына балалар да рөхсәт сорап кына керергә тиешлеген әйтте.

Кинәт һәм вакытсыз кайту хәерле түгел
Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез озак вакыт сәфәрдә булса, хатынын кинәт төнлә кайтып борчымасын», – диде (Бохари риваяте).

Ир кешегә хатыны көтмәгәндә кайту, кайткач та, әйтмичә килеп керү әдәпсезлек санала. Моның сәбәпләре күп. Бәлки, хатыны ире кайтуга тәмле ризыгын пешерергә теләгәндер, ире кисәтмичә иртәрәк кайтты. Бәлки, ире кайтышка прическа ясатырга, затлы күлмәген киеп каршы алырга уйлагандыр, ире әйтми кайтып бөтен нәрсәне бозды. Шуңа күрә кайтасыңны алдан кисәтү хәерлерәк санала.

Бу динебездә өйгә керү белән бәйле әдәпләр булды. Әлеге һәм башка әдәпләрне үтәү тормышын зиннәтләргә, Раббысына якынаерга теләгән кешеләр өчендер. Ләкин, әгәр бер өйдә фаҗига килеп чыкса: су басса, янгын чыкса, җир тетрәсә, бурлар кереп таларга тотынса, ул вакытта иман иясе тизрәк ярдәмгә ашыгырга бурычлы. Берәүнең өе янып ятканда, аның ишеген шакып, рөхсәт сорап тору ахмаклык була. Кеше гомеренә, иминлегенә куркынычлык янаганда, хәрам эшләр дә хәләлгә әйләнә.

Әмма мәчетләр, кунакханәләр, шифаханәләр, кибетләр кебек гомуми рәвештә ачык булган биналарга рөхсәт сорап керү кирәк түгел. Аллаһы Тәгалә: «Әгәр кеше яшәми торган йортларга (гомуми) рөхсәтсез керсәгез, сезгә гөнаһ булмас», – диде («Нур», 29).

Җәннәт ишекләрен дә шакып керәчәкләр
Аллаһы Тәгаләнең хикмәте белән, оҗмах бакчаларының да күз алдына китерә алмаслык зур капкалары бар. Пәйгамбәребез: «Җәннәт капкаларының ике капкачы арасында 40 еллык юл булыр», – диде (Әхмәт, Әбү Нөгайм риваятьләре). Ул капкаларны сак­лаучы фәрештәләре бар. Иман ияләре, дөнья ыгы-зыгысын, үлем ачысын, кабер тарлыгын, кыя­мәт хисабын, сират күперен үткәннән соң, җәннәт ишек төбенә җыелырлар. Аның капкаларына беренче булып Аллаһының иң хәерле мәхлугы Мөхәммәд пәйгамбәр килер. Пәйгамбәребез: «Кыямәт көнендә мин җәннәт капкалары янына килеп, аларны ачуларын сорармын. Сакчы: «Кем син?» – дип сорар. Мин: «Мөхәммәд», – диярмен. Ул: «Миңа синнән башка һичкемгә дә капканы ачмаска кушылды», – дип әйтер», – диде.

Раббым, безгә сынаулы дөньяда иман белән яшәп, иман белән Аның хозурына кайтуларны насыйп итсен. Безгә оҗмах капкаларыннан үтеп, анда мәңге яшәүләрне язсын.

Йосыф ДӘҮЛӘТШИН, Түбән Кама Үзәк мәчете имам хатибы.


---
Шәһри Казан
№ --- | 19.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»