19.02.2016 Җәмгыять
Әниләр бурычы
Тормыш – бик гыйбрәтле сабак ул. Егерме беренче гасырга аяк баскан технологик цивилизациядә яшәүче безнең җәмгыятьнең прагматик вәкилләренеке бигрәк тә. Һәр нәрсәгә матди файда күзлегеннән генә карау адәм баласының күңелендәге иң нечкә хисләрне үтерә. Шуларның берсе – кеше өчен иң кадерлеләрдән булырга тиешлесе – ана белән бала арасындагы мәхәббәт хисе.
Еш кына матди кыйммәтләр хакына, рәхәт һәм ваемсыз тормыш бәрабәренә кешеләр шул хисне корбан итәләр: аналар балаларын буып үтерә, балалар әти-әнигә хыянәт итә. Балаларның хыянәте үзләрен әти-әнидән бәйсез дип хис итә башлауга өскә калкып чыга: башта аралашу кими, соңрак әти һәм әни, картаеп көчсезләнгәч һәм ярдәмгә мохтаҗ була башлагач, уңайсыз һәм кирәксез йөккә әйләнәләр. Хәзерге чор балаларының күбесе Аллаһы Тәгаләнең Коръәндә игълан ителгән әмерләрен танымый, хәтта андый әмерләрнең бар икәнен дә белмиләр. Барча галәмнәрне бар итүче исә бәрәкәтле һәм хәерле тормышның асылын бик гади итеп аңлатып бирә: “Аллаһның үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез...“ (Коръән 4:36). Җәмгыять матди кыйммәтләргә гыйбадәт кыла башлау белән, әмер ителгән изгелекләр онытыла һәм дөньялыкның бик ачы драмалары уйнала башлый: изгелекләр урынын низаглар ала, ярдәм урынына талау, йолку, дөнья юрганын үзеңә таба тарту көндәлек тормышка әверелә. Кызык як шунда: матди бөтенлеккә ирешү кешегә тынычлык бирми, стресс җәмгыятьнең төп камчысына әверелә, суицидлар статистикасы чүпрә кебек кабара. Кабатланып торучы икътисадый кризислар да, гел көтмәгәндә генә ишек шакып, тынычлыкны алып торалар.
Бу озын керешне язарга мәҗбүр иткән вакыйга үткән ял көнендә генә булды. Туганнары белән аралашуга даими ихтыяҗ кичергән ятимә карчык безгә кәрәзле телефонын күтәреп килде, үзе сөйләшә алмаганлыктан, шалтыратып хәл белешүне үтенде. Карчыкның үз балалары юк, чөнки ул – кыз-әби. Иң якын туганнары – аның энесенең балалары. Бәхеткә, алар игелекле булып җитештеләр, мөмкинлек булу белән кайтып хәл белешеп, булышып торалар. Карчыкның кулында да – шулар алып биргән телефон. Әмма һәркемнең – үз тормышы, үз проблемалары, һәр атнада ук кайта алмыйлар, чөнки икесенең дә гаиләсендә ярдәмгә мохтаҗ карчыклар бар һәм, Аллага шөкер, ике гаиләдәге өлкәннәр дә тәрбиядә. Бу юлы сөйләшү инде үзе дә илле яшьләр тирәсендәге кыз туган белән булды. Хәтерлим: моннан утыз еллар тирәсе элек аның руска кияүгә чыгуы авылдагы апасы өчен зур хәсрәт булган иде.
Әмма рус кияү алай бик начар булып чыкмады, хатынына ияреп, авылга кайтты, татар карчыгына ярый алган кадәр булышты да. Соңгы елларда ул кайтулар кимеде. Гаиләдәге марҗа каенана инде бик картайган һәм ярдәмгә мохтаҗ икән. Юк, татар килен аны ташламаган, зар да ул хакта түгел. Карчык дәвага мохтаҗ, дәвалангач, азрак тернәкләнеп тә китә, ди. Берничә ел элек система куйдыргач, ярыйсы гына хәрәкәтләнә дә башлаган, әмма бу хәл аның кызларына ошап ук бетмәгән. Килен, янә бер тапкыр даруханәдән дарулар алып кайтып, каенананы тернәкләндерергә тырышкан, хасиятле дәваның файдасы да тигән: карчыкка яңадан хәл кергән. Әмма бу юлы инде читтәге кыз балалары протест ук белдергәннәр: “Ник дәваладың аны, тизрәк үлсен иде ичмаса”, – дип сүгеп ташлаганнар. Хәзер инде татар килен дә битараф позициягә күчә башлаган, балаларына кирәк булмагач, мин дә инде артыгын тырышмыйм, дигән позаны алган. Карчык исә, балаларына сынау булып, килен тәрбиясендә яшәвен дәвам иттерә икән. Килен инде, билгеле, арыган, талчыккан. Урын өстендә яткан авыруны берьялгызың карауның мазасын һәм җәфасын бу хәлне үзе күргәннәр генә белә. Карчык үзе тудырган кызлар исә, ихтимал, әни үлүгә, җан тынычлыгына ирешәбез дип уйлыйлар булыр, әмма тирән ялгышалар.
Икенче вакыйгага мин күптән түгел юлда тап булдым. Юлдашым – таза тормышлы ир кеше – инде үзе дә балалар тәрбияләп оядан очырган нык бәдәнле зат – юл буе әтисеннән һәм әнисеннән зарланды. Әти белән әни, озын гомер кичереп, шактый гына байлык туплап өлгергәннәр, уллары өстендә йөк булмаганнар, үз көннәрен үзләре күргәннәр, әмма барыбер уллары алдында гаепле калганнар, имеш, чөнки матди мөмкинлекләре була торып, оныкларга булышмаганнар. Әти кеше инде, ир әйтүенчә, “миллионнарын калдырып” үлеп киткән, акчаны мирас итеп үзенә алган өлкән яшьтәге әни исә шулай ук инде олы яшькә кереп баручы улына аларны бирми икән: “Сезнең бар нәрсәгез дә җитеш”, – дип әйтә ди. “Кая җитеш булсын инде, – дип ярсый кулына өр-яңа дип әйтерлек машина рулен кысып тоткан ир кеше, – балаларга фатир алып бирәсе бар!” Юлдашыма каршы төшеп, әбинең оныклар алдында да, хәтта улы алдында да бер тиенлек тә бурычы юк икәнен аңлатмакчы булып карыйм, фатир алу ул – әбиләр эше түгел, оныкларның үз проблемасы дип тәкрарлыйм. Киресенчә, улының һәм оныкларының карчык алдында бурычына басым ясарга тырышам: “Бүләкләр алып, әниең янына ешрак бар, чөнки ул – синең бу дөньядагы да, аннан соңгы да бәхетең”, – дип исенә төшермәкче булам, тик сүзләр стенага аткан борчак кебек кире үземә әйләнеп кайта. “Әни минем бүләкләргә мохтаҗ түгел, ул аларны кабул да итми”, – дигән сүзләр минем дәлилләрне бәреп ега. Матди бүләкләргә, бәлки мохтаҗ да түгелдер, әмма улының җылы мөнәсәбәтенә ана һәрчак мохтаҗ. Күрәсең, ана янына гел акча дәгъвалап кына бару сәбәпле, шул мөнәсәбәтләргә кырау тигәндер.
Без барыбыз да әниләр алдында түләп бетерә алмый торган бурычлы, тик бу хакыйкатькә, кызганыч ки, бик соң төшенәбез шул.