|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2016 Экология
Татарстанда җылы һава торышы көтелә19 февральдә, Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә. Төнлә 4-9, аязган вакытта 12 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 1-6 градус суык. Юлларда бозлавык. Казанда да аязучан болытлы һава. Төнлә 5-8, көндез 2-4 градус салкын. 20 февральгә каршы төндә республикада һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр. Һава температурасы 7-12 градус салкын булачак. Юлларда - бозлавык.
--- |
Иң күп укылган
|