поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.02.2016 Җәмгыять

«Әти, нигә тартасың, паровоз түгел бит син?!»

Кисәтү! Тәмәке тарту сезнең сәламәтлеккә зыянлы.
Кайчандыр иҗатымның башында шундый шигырь язган идем мин. Хәзер үзем укыйм да шаккатам – бигрәк самими, беркатлы булганмын инде.

«Юньле кеше тартмый!»
Хәер, ул юлларны мин авызына сигарет кабып, төтен чыгарып баручы әтисе янәшәсеннән атлаган малай авызыннан ишеткән идем. Ул чын күңеленнән әтисенең сәламәтлеге өчен борчылып, тәмәкенең зарары турында укытучы апасы сөйләгәннәрне сөйләп барган иде. Әллә әтисе бу хакта белмәгәндер дисезме?! Бер тамчы никотинның атны да үтерә алуын белмәгән кеше юк инде ул. Ләкин күпләр моңа «мин ат түгел бит!» дип, ансат кына авызны ябып куя. Ләкин тәмәке агуының тәэсирен моның белән генә бетереп булса икән?! Бер биш-алты ел үтүгә, әлеге малай үзе дә тәмәкенең зарары турында уйлап та тормаячак, иптәшләре арасында «ак карга» булмас яисә тирә-юньгә зур булуын күрсәтер өчен, үзе дә беренче сигаретын кабызачак һәм, үзе дә сизмәстән, паровозлар семьялыгына керүчеләр санын арттырачак...

Язмам башындагы «әти» сүзе урынына әни, әби, бабай дип тә әйтергә була. Чөнки бездә бот буе балалардан башлап, бер аягы җирдә, икенчесе гүрдә булган карт-корыларга кадәр шул ук паровозлар.

Ул яктан мин бәхетле дип әйтә алам – тәмәке төтене иснәп үсмәдем. Тормышны толлык арбасына җигелеп тартсалар да, әнием дә, әбием дә тәмәке тарту турында башларына да кертмәделәр. Чөнки без үскәндә, авылларда тәмәкене исерекләр генә тарта иде. Бәхетемә, әниемнең әтисе – яраткан бабам да тәмәкене дус итмәде. Шуңадыр инде, ак бабай, авылыбыз мулласы булып, күп игелекләр кылып, 97 яшенә кадәр җитеп, иман белән бакыйлыкка күчте.

Мәктәпне тәмамлап, зур хыяллар белән Казан дәүләт университетына укырга керергә килгәч кенә минем балачагымда әбием белән әнием кидергән ал күзлегем ватылды. Авыл чирәменнән шәһәргә килгәч тә беренче шаккаткан нәрсәм – кызларның тәмәке тартуы булды. Ничек инде тәмәкенең шундый зарарлы булуын белә торып, кыз башың белән, кеше күзеннән кача-поса пыскытасың?! Җитмәсә, үзең шундый зур шәхесләр укыган университетка белем алырга килгәнсең! Нишләптер, бу ике гамәл минем балачак акылы чыгып бетмәгән башымда берничек тә янәшә урнаша алмады. Бәлки кечкенәдән баш миемә кереп урнашкан «Юньле кеше тәмәке тартмый!» дигән фикер дә үз эшен эшләгән булгандыр. Аннары төрлесен күрергә туры килде, билгеле. Хәтта балта эләрлек тәмәке төтене эчендә баштан юрган бөркәнеп, йоклап китәргә азапланып ятарга да аз туры килмәде. Тәмәке төтененнән башым авыр­та, ачуымны чыгара ул минем, аллергия бугай. Ләкин шунысына сөенеп бетә алмыйм: тулай торак бүлмәсендә өч «паровоз» кыз белән бергә яшәсәм дә, авызыма сигарет алмадым. Бер башласаң, ташлавы авыр, диләр бит.

«Әйдә, кызым, тартып керик!»

Бервакыт бер фирманың төшке аш вакытына туры килдем. Әбәд беткәнен көтеп торган арада тамак ялгаган, инде хәзер кәефләрен дә бераз күтәрергә теләгән бер төркем кызлар ишек төбенә чыкканнар. Язгы саф һавалы зәңгәр күктән кояш елмая, шундый рәхәт. Ә кызларның язгы ямьдә һич гамьнәре юк. Кем кайдан: кесәсеннән, изүеннән сигарет белән кабызгыч тартып чыгардылар да, сөйләшә-көлешә, тәмәке төтененә уралдылар. Болар ярый, хәтта бала табу йортында, балалар сырхауханәсендә тәмәке көйрәткән әниләрне күреп шаккатканым булды. Алай гына да түгел, бер балалар хастаханәсендә кызы белән дәваланып ятучы әнинең, үзенә генә тартыр­га күңелсез булгангадыр инде, ике-өч яшьлек чамасы кызына: «Әйдә, кызым, тартып керик!» – диюен ишетеп, телсез кала язган идем. Болай да сәламәтлеге ташка үлчим генә (исән-сау баланы хастаханәгә салмыйлар ич инде) сабыеңны тагын тәмәке төтене белән агуларга, тартырга өйрәтергә нигә кирәк булды икән, белмим. Ярый инде, бу хәлләр турында үткән заманда гына сөйләргә туры килә хәзер. Бүгенге көндә дәвалау учреждениеләренең һәммәсендә дә тәмәке тартырга рөхсәт ителми. Бик түзә алмасаң, әнә, территориядән читкә, койманың теге ягына чыгып төтәт. Республика клиника хастаханәсендә ике көн элек кенә хирург пычагы астыннан исән-сау котылган бер ир-ат, шул сөенечтән тәмәке тартырга, дип, койманың теге ягына чыккан булган. Хәле начарланып китеп, тәгәрмәчле урындык белән көчкә тере килеш алып кереп җиткергәннәр үзен.
 
Кануннар бозар өченме?

Тәмәке тартучыларның күбесе: «Бу проблема минем үземнеке генә. Үпкәләрем дә үземнеке, шулай булгач, минем аларны төтәсләүдә кемнең ни эше бар», – диләр. Ләкин табиблар тәмәке тартучыларны актив һәм пассивларга бүлеп карый. Активлары үзләре тартса, пассивлары шул төтенне сулап яшәүчеләр. Соңгылары тәмәке төтененнән күбрәк тә зыян күрә ди әле. Шуңадырмы, бу проблеманың бәләкәй булмыйча, көнүзәк булуын дәүләтебез җитәкчеләре дә аңлый башлады Тәмәке тартуны чикләүче канунның дөнья күрүе шул хакта сөйли дә инде. Хәзер бик күп җәмәгать урыннарында, хәтта урамда, үзең яшәгән подъездда тәмәке тарту тыела. Ләкин безнең ил халкы: «Законнар аларны бозу өчен кабул ителә», – дип шаярткан булалар да үзләренчә яшәүләрен дәвам итәләр. Канун чык­кан заманда, чынлап та, сигарет кабызучыларның саны күзгә күренеп кимеде, иркен сулый башладык. Ләкин бу рәхәтлек озакка бармады. Хәзер тагын бөтен җирдә диярлек пыскыталар. Комга башын тыгып кача торган тәвә кошы шикелле борылып кына басалар да...
 
Соңга калган үкенү

Гомер буе нефтьче булып эшләп, лаеклы ялга чыккач, яман чир тырнагына эләгеп, катлаулы операцияләр кичергәннән соң да сигез еллап тулы канлы тормыш белән яшәгән каенатамның көз башында кисәк кенә тагын хәле начарланып китте. Танылган табиб-онкологлар тагын бер опеарция ясасалар да, файдасы булмады. Без аның хәлен белергә, ара ерак булса да, еш кайтып йөрдек. Бер кайтуыбызда әни безгә яңалык әйтте: «Әтиегез тартмый башлады бит!» Беркөнне әти иртән йокыдан торгач, үз куллары белән сигарет белән шырпысын чүп чиләгенә ташлаган да: «Бүтән тартмыйм, тартмаска куштылар!» – дигән. Гомер буе шайтан имезлеген суырган каенатам, өйдәгеләрнең һәммәсен дә гаҗәпкә калдырып, шул көннән башлап тәмәке тартмый башлаган. Ләкин гомере бик кыска калган иде шул инде ул вакытка. Гомер буе тартып та соңгы көннәрендә тәмәкедән баш тартырлык ихтыяр көчен кайдан алды икән – монысы безнең өчен сер булып калды...

Аяк урынына – тояк

Хәзер бу яман гадәттән котылырга теләгәннәр өчен төрле дарулар, сагызлар, пластырьлар бар. Психологлар да ярдәмгә килергә әзер. Ләкин адәм баласы гына бер файдасы булмаганын, бары зарар гына китерүен белсә дә, шул сигарет дигән афәттән аерыла алмый. Агулануның яңа, тагын да серлерәк һәм тылсымлырак юлларын уйлап таба торалар. Соңгы елларда тормышыбызга еланнар уралган савытны хәтерләткән (карап торырга ук куркыныч) кальян дигән тагын бер зәхмәт килеп керде. Телевизордан Көнчыгыш илләрнең киноларын күрсәтә һәм аларны халык егылып карый башлагач, үзебезнеке иттек бугай без аны. Шәехләр, шахлар да тарта дип, үзебезне шулар урынында хис итәр өчен, төрле махсус клуб­лар ачылды. Безнең урамда да икәү. Яңалыкка ияреп барырга яратучы яшьләрнең кызы-­егете шунда агылды. Аяк урынына – тояк, эзләсәң, табылып кына тора инде. Ни хәл итәсең, адәм баласы аңын агуламый гына, аек акыл белән яшәргә яратмагач һәм теләмәгәч тә...


Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 17.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»