|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2016 Фаҗига
![]() Төркия башкаласында шартлау: 28 кеше үлгән (ФОТО)Әнкараның үзәгендә булган шартлау аркасында 28 кешенең гомере өзелгән, 61 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Моңа кадәр 21 кешенең үлеме хакында җиткерелгән иде. Әлегә хакимиятнең кемне гаепләве турында берни әйтелми. Төркия хәрби көчләре генштабы мәгълүматларына караганда, үлүчеләр арасында хәрбиләр дә бар. – Без шартлауны җентекләп өйрәнәбез, – дигән Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу. Шартлау Әнкара үзәгендә – парламент бинасы, берничә министрлык һәм хәрби көчләр генштабы урнашкан Кызылай мәйданыннан ерак түгел урында булган. Армия тулай торагы янында, якында гына хәрбиләр белән машина узып барганда шартлаткыч куелган машина күккә очкан. Шартлау аркасында өч хрби машина янган. Фото: tass.ru.
--- |
Иң күп укылган
|