|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2016 Җәмгыять
Сергачта протест акциясе (ФОТО)Февраль башы белән: “Сергач шикәр заводы ябыла”, - дигән хәбәр, шәһәр чигеннән чыгып, яшен тизлеге белән тирә-якка таралды, хәтта өлкә хөкүмәтенә кадәр барып иреште. 50 елга якын (завод 1967 елда эшли башлый, О.Ә.) илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгы нигезендәге төп тамырның бер тармагы булган шундый зур предприятиене вак-төяк һәм сәер сәбәпләр аркасында хуҗаларның (“Ак барс” холдингы) консервировать итәргә дигән карары күпләрне тирән борчуга һәм кайгыга салды. Аеруча анда эшләүче 400дән артык кешегә бу хәбәр аяк асларыннан җир югалуга тиң булды. Моңа без Сергач районының Яшьләр палатасы рәисе Александр Денцов инициативасы белән игълан ителгән һәм завод хуҗаларына эшчеләренең, чөгендер белән шөгыльләнүче эшлекле хезмәттәшләренең зарын җиткерү максатыннан чыгып, 6 февральдә завод каршында оештырылган протест белдерү митингында төшендек. Яшәү, көн тибәрү чыганагыннан көтмәгәндә мәхрүм булу, ягъни эшсез калу куркынычы аркасында хатын-кызларның гына түгел, ә кайбер ир-атларның да күз төпләре чыланып куйды. Кызганычка каршы, завод хуҗалары, аларның вәкилләре бу протест акциясендә бөтенләй күренмәделәр. Ә менә Сергач районы башлыклары анда иделәр. Николай Субботин да, Олег Радаев та митингка җыелган 300дән артык халыкның бу адымын хупладылар, заводны саклап калу буенча җирле хакимият тарафыннан нинди чаралар алып барылуы белән таныштырдылар.
- Россиягә санкцияләр белән янаганда, кризис хөкем сөргәндә, импорт алмаштыру буенча конкрет эшләр башланганда ярты гасыр шикәр комы җитештереп килгән заводны ябып, йөзләгән кешене эшсез калдыру – милекче тарафыннан ясалган дөрес, конструктив адым түгел. Завод хуҗаларының бу карарын кешелексезлек гамәлгә тиңлим, - дип сөйләде Николай Михайлович.
- Сергач шикәр заводын саклап калу буенча сөйләшүләр бүген губернатор дәрәҗәсендә алынып барыла. Ә моңа кадәр бу проблема буенча без аның урынбасары Евгений Люлин һәм өлкә авыл хуҗалыгы министры Алексей Морозов белән фикер алыштык. Шәһәргә, районга һәм халыкка мөһим булган предприятиене саклап калу өчен без берләшергә һәм бергә әлеге үтә катлаулы мәсьәләне чишәргә тиеш. Бу өлкәдә массакүләм информация чаралары да үзләренең гражданлык позицияләрен актив һәм ачык күрсәтерләр дип ышанам. Алар бу хәлне югары түрәләргә кадәр җиткерергә тиеш, - дип сөйләде Олег Анатольевич.
Легендар заводны 1970-1975 елларда җитәкләгән Александр Чухванцев бик эмоциональ һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Сергач шәһәренең тотрыгы булган заводны үзгәртеп кору елларында шәхси кулга төшерүчеләр табылгач, Александр Александрович ул чактагы губернатор Борис Немцовка кадәр барып җитә, стратегик предприятиене хосусый милеккә тапшыруның тискәре якларын конкрет мисаллар белән дәлилли, әмма агайның үгетләве файдасыз була – шуннан башлап завод кулдан-кулга күчә һәм ул чактагы приватизациянең без бүген ачы җимешен татыйбыз. Александр Александрович үзенең чыгышында бүген дә бу мәсьәлә буенча губернатор белән күрешергә, аңа шикәр заводының халыкка кирәклеген исбатларга әзерлеген белдерде. Митингта катнашучылар заводны саклап калуда ярдәм сорап Россия һәм Татарстан президентлары Владимир Путин белән Рөстәм Миңнехановка, шулай ук өлкә губернаторы Валерий Шанцев белән «Ак барс» холдингы җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләр кабул иттеләр, аларга күп санлы имзалар җыйдылар.
Бүген завод газдан киселгән, ә аның йөрәге булган ТЭЦ бары тик электр җылыткычлары аркасында гына саклана.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ |
Иң күп укылган
|