|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2016 Криминал
Татарстанлы газ шартлату юлы белән улын үтермәкче булган
Татарстанның Ютазы районы прокуратурасы 28 яшьлек А.Н.ка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 2нче өлеше “а”, “в”, “е” пунктларында каралган җинаятьләр кылуда (“кеше үтермәкче булу”) гаепләнә. Тикшерү версиясенә караганда, былтыр 14 ноябрьдә Урыссу бистәсендә исерек А.Н. әнисен үтермәкче була. Бу ният белән ул аның М.Җәлил урамында урнашкан фатирында газны ачык калдыра. Газ хезмәткәрләренең оператив гамәлләре ярдәмендә генә шартлауга юл куелмый.
Шул ук көнне ир-егет Гоголь урамында урнашкан йортында, үз-үзенә кул салу һәм 2009 елгы малаен үтерү нияте белән, өйгә пропанлы баллон алып кереп, газ вентилен ача һәм шырпы кабыза. Шартлау нәтиҗәсендә, йорт тулысынча янып бетә.
А.Н. тәне уртача авырлыкта пешеп, хастаханәгә озатыла. Бәхеткә, кече яшьтәге балага авыр зыян салынмый. Аның колаклары һәм беләкләре I дәрәҗәдә пешә.
Хәзерге вакытта А.Н. сак астында. Җинаять эше Ютазы районы судына тапшырылган, диелә РФ Генрокуратурасы сайтында.
--- |
Иң күп укылган
|