|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2016 Җәмгыять
“Юләр, кичке якта кешегә акча бирәләрмени?!”Мин ырымнарга гомеремдә ышанмадым. Ә менә бер танышым бөтен юк-барга ышана. Урамнан тротуар буйлап барганда чатлы багана бар (баганага авыш итеп тагын берне беркеткәннәр), ул безнең юл өстендә. Шул багананы ул гел әйләнеп уза. Миңа да: “Чыкма уртасыннан, әнкәй андый баганаларны урап уз, астыннан чыксаң, гомерең кыска булыр дип әйтә иде”, – ди. Соң, мин әйтәм, икебез дә 77гә җитәбез бит инде, җитәрлек яшәдек, ә син һаман ышанасыңмы? Беркөнне аның кухнясында утырабыз. Аш пешерә: “Әй, Ходаем, тоз салдыммы-юкмы?” – ди бу. Кабып кара, мин әйтәм. Салмаган икән. Тоз салганда, кулы калтырап, яртысы кухня идәненә коелды. Тагын кара кайгыга батты инде: “Бу юньлегә түгел, берәр күңелсезлек, бәхетсезлек килеп чыкмагае”, – ди. “Яшь чагыңда да шулай тоз түгелсә, күңелсезлек килеп чыга идеме? Нишләп картайганга, кул калтыраганга түгелә дип уйламыйсың?” – дим. Беркөн телефоннан хәбәрләштек тә, бераз йөреп кайтырга булдык. Мин, киенеп, алар подъезды каршысына барып бастым. Юк бу. Яңадан номерын җыйдым (әле дә ярый кесә телефоннары бар). “Хәзер”, – диде бу, кыска гына итеп. Әле аннан соң да шактый көтәргә туры килде. “Фатир ишегемне бикләп, баскычка аяк басуга, өстәге күршемнең кара мәчесе чабып килеп төште, ул мәче очраган көнне минем гел юлым уңмый”, – дип аңлатты ул озак тору сәбәбен. “Соң, юллар уңдырып кая барабыз соң әле?” – мин әйтәм. “Алай димә, берәр машина бәрдереп китсә яки хулиганнар һөҗүм итсә, яисә таелып егылып, аяк-куллар сынса?!” – ди танышым. Ул кара мәчене күргәч, өенә кире кереп, бит-кулларын юып, икенче пәлтә киеп йөргән икән, шуңа озак торган. Беркөнне миндә кич утырабыз. Аскы катта яшәүче, гомер кермәгән бер ир килеп керде. Дөресрәге, кыңгырауга басты. Боларга суыткыч китергәннәр, ә хатыны булган акчаны алып, кибеткә чыгып киткән, инде йөк ташучылар суыткычны өйгә кертү өчен өстәмә акча сорыйлар, ирнең акчасы беткән чак икән, сорап миңа кергән. Кирәк кадәрле бирдем. Аны озатып, ишекне ябуга, теге танышым мине “акылга утырта” башлады: “Юләр, соң кичке якта кешегә акча бирәләрмени? Аннан гомергә акчага туймассың...” “Гомер эченә бер кергән кешене кире бораммы инде? Бик тәртипле гаилә алар, иртүк кертеп бирәчәкләр”, – дим. Шулай булды да. Берсендә урамнан барабыз. Ул ялгыш (әллә юриме?) эт тизәгенә басты. Әй, сөенде инде, җаныкаем! “Байлыкка бу, байлыкка! Әнкәй төшеңдә нәҗескә буялганыңны күрсәң, акча керер дип әйтә иде, мин бит әле өнемдә буялдым”, – ди. Берничә көн узгач сорыйм моңардан: “Нәрсә, баедыңмы, акча кердеме?” – дим. “Әй, кайлардан керсен инде? Әле пенсиягә дә ерак, – ди бу. – Балаларның эшләгәннәре үзләренә дә җитми. Әле ипотека, әле кредит... Пенсия алгач, кибеткә барып сумка-сумка ризык төяп алып барам үзләренә. Оныклар безнең әби бай ул дип күршеләренә дә мактаналар икән әле”.
Шулай шул, безгә хәзер ни кирәк? Ул пенсия акчалары даруларга, сырхауханә юлларында йөрүгә китмәсен инде бер-үк. Бирү, бирә алу бик рәхәт бит ул. Акчалары күбрәк кешеләрнең, киресенчә, җаннары тыныч түгел. Беркемне дә долларга да, еврога да төреп күмгәннәре юк әле. Балалар берүк тигез яшәсеннәр, үз балаларын үзләре карап үстереп, куаныч-игелекләрен генә күреп яшәсеннәр. Ә юрауларга, ырым-шырымнарга ышану-ышанмауга килгәндә, ул тәрбиядән, кешенең белем дәрәҗәсеннән торадыр, мөгаен.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.
--- |
Иң күп укылган
|