|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2016 Криминал
Вкладчыларның 100 млн сум акчасын үзләштерүдә шикле казанлыны тотканнарТатарстан полициясе вкладчыларның 100 млн сум акчасын үзләштерүдә шикле казанлыга карата кузгатылган эшне тикшерә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Ир-ат РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 4нче өлешендә каралган җинаять кылуда (“Мошенниклык”) шикләнелә. Фаразлар буенча, ул эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән кредит кооперативына инвестицияләр кертүне сәбәп итеп, югары процентлар вәгъдәләп, гражданнарның акчаларын үзләштергән.
Хәзерге вакытта ир тоткарланып сак астына алынган. Бу адәмнең гамәләреннән зыян күргәннәр затларның (843)291-34-69 һәм (843)291-33-54 номерлары буенча Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итүләре сорала.
Фотосурәт mvd.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|