поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.02.2016 Авыл

Әллә Тукайның туган авылына чын хуҗа табылганмы?

Кушлавычта Рәфыйк Хөснетдинов дигән кеше авыл хуҗалыгы буенча саллы гына эшләр майтарып ята, дигәнне ишеткәч, шатланып куйдым. Әллә Тукайның туган авылына чын хуҗа табылганмы? Ни дисәң дә, бөек шагыйребез­нең хатирәләрен, әтисенең каберен саклаган бу төбәк турында төрле сүзләр гел колакка чалынып тора.

Бөтен игътибар Кырлайга гына, югыйсә Тукай Кушлавычта туган бит, дип үпкә белдерүчеләр дә юк түгел. Алар да хаклы.   

Ник мондый хәлдә?

– “Ватаным Татарстан” журналистлары белән үземнең дә бер сөйләшеп утырасы килгән иде әле, бирәм дигән колына, чыгарып куям юлына, дип юкка әйтмиләр икән, – дип, шаяру катыш каршы алды безне “Тукай” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рәфыйк Рифат улы. Ул үзе белән дә, эшләре белән дә таныштырырга ашыкмады. Сүз агышыннан сизелә: җитәк­ченең уйлары Тукаебыз тирәсендә бөте­релә.
 
– Мин Кушлавычка бер дә уйламаганда килеп эләктем. Күрше авылга, баҗайның туган көненә кайткан идек. Шунда сүздән сүз китеп, әллә шаяртып, әллә чынлап: “Күрше авылда ике ферма бинасы саталар. Алып җибәрмисеңме?” – дип тәкъдим ясадылар. Кызып киттем бит. Тукай туган авыл икәнен белгәч, килгән көнне үк күңелгә ниндидер җаваплылык хисе кереп урнашты. Алай гына да түгел, бер горурлык хисе ул. Дөрес, вак-төяк эшләрдә азрак файдам тисә дә, әлегә зурлап мактанырлыгым юк. Музей белән таныштым. Андагы хезмәткәрләр үз эшләрен белеп эшли. Сокланып тыңлап, карап йөрдем. Экспонатларга да бик бай. Тукайның әтисенең каберен зи­ярәт кылдым. Аны да бик чиста, пөхтә итеп, карап торалар. Тик мине бер нәрсә гаҗәпләндерде: Ту­кайның туган җире булгач, бу авыл гөрләп торырга тиеш бит! Килгән көннән бирле: “Бу авыл нишләп мондый хәлгә төште икән?” – дигән уй тынгылык бирми. Монда халык бик сабыр. Әллә төп сәбәбе шундамы икән? Калган якларын акрынлап кайгыртыр да идек әле. Бүген юл мәсьәләсе чабудан тота. Казаннан Кушлавычка килгәндә иң кыска юл – Коркачык аша. Кушлавычка дип кузгалган кешегә навигатор әнә шул юлны күрсәтә. Елга аша күпер булмау сәбәпле, хәтта яң­гырсыз көннәрдә дә машиналар Җөлбидә тукталып калалар. Концерт куярга килүче артист­ларның, хәтта чит ил делега­ци­ясенең кире борылып киткәне бар дип сөйли­ләр. Бездә техника да бар, торбасын да таптым. Шуны бетонлап салып бирсәләр, калганын үзебез дә эшләп бетерер идек. Юлын да грунтлар идек. 
 
Тагын бер мәсьәлә шуңа килеп тоташа. Кушлавычта 9 еллык мәктәп бар. Әгәр юл салынса, Югары Сәрдә, Урта Сәрдә авылларыннан балалар безгә килеп укыр иде. Болай аларны Биектау районының Мүлмә авылына йөртәләр. Ә бездә­ге мәктәпнең, балалар саны җит­мәү сәбәпле, ябылу куркынычы бар. Тукай туган авылда мәктәп ябыл­са, бу беркемне дә бизәми. Элек бу мәсьәләләрне хәл итәргә тырышып Туфан абый Миңнуллин йөргән иде, дип сөйлиләр. Бу хакта авыл халкы исеменнән Президентка хат та юллаганнар. Аны районга кире җибәргәннәр дә эш шуның белән тукталган. Әгәр планга кер­телмәсә, акча бүленеп бирелмәсә, район да бернәрсә эшли алмый. Файдасы булмасмы дип, Разил Вәлиевкә чыгып карадык. Хат языгыз, диде. Белмим, нәтиҗәсе ничек булыр тагын? Тукайның 130 еллык юбилеена санаулы көннәр генә калды бит. Лаеклы каршылыйсы кил­гән иде. Карап йөрим әле: мәсәлән, элеккеге китапханә бинасын чәй эчү урыны итәргә була, пешекчеләр мәктәптә бар. Чәй тәкъ­дим итәрлек урын да булмагач, килгән туристлардан бик уңай­сыз бит. 
 
Гаҗәпләнү
 
Ә гаҗәпләнерлек хәлләр, чыннан да, күп. Рәфыйк Рифат улы ки­ләчәктә менә шулай Тукай турында кайгыртып йөрермен дип башына да китермәгән.  Үзе ул Апас районы Идрәс авылында туып үскән. СПТУ- дан кала беркайда да укырга туры килмәгән. Ә башыннан кичер­гән­нәре, эшләгән эшләре тау ка­дәр­ле...
 
– Армиядән кайткач, Түбән Камада шофер булып эшкә урнаштым. Әтием дә гомере буена машина йөртте. Гадәтләнгән эш. Тик күз­ләремә операция ясату сәбәпле, рульне тиз ташларга туры килде. Шуннан башымны кая куярга белмичә, бер ел өйдә утырдым. Акча юк, эч поша. Нәрсәгә булса да тотынырга кирәк инде дип, районнар буенча мебель сату эшенә керештем. Шунда акрынлап алыш-биреш эшләренә төшенә башладым. Кукмара яклары бик ошаган иде. Тоттым да гаиләм белән шунда күчендем. 2004 елда бистәдә “Эльдорадо” челтәренә кергән беренче кибетемне ачып җибәрдем. Эшләр шундый җайланып китте ки, ике ел ярым дигәндә төрле шәһәрләрдә, республикаларда биш кибетем бар иде инде. Өстә­венә Кукмарада зур сәүдә үзәге төзи башладым. Бервакыт шулай Гыйззелбәнат әбиемнең: “Улым, син Кәрим бабаң кебек колхоз персидәтеле булыр­сың, мөгаен”, – дигән сүзләре искә төшә башлады. Мин чып-чын авыл малае бит инде. Әнкәй гомере буе сыер сауды. Мәктәпне тәмамлагач, үзем дә комсомол-яшьләр фермасында эшләп алдым. Таналар бозау­ламадымы икән дип, клубта уйнаган җирдән фермага менеп төшә идек. Кыскасы, күңелем урыныннан купты: авылда эшләп карау теләге баш калкыта башлады. Бу вакытта мин Казанда яши идем инде. Менә шундый иләс-миләс йөргәндә килеп эләктем мин Кушлавычка. Кукмарадагы сәүдә йортын сату бәра­бәренә “колхозлы” булдым. Минем бу адымымны аңламау­чылар җи­тәрлек иде, нинди җүләр икән бу, дип тә сөйләнеп йөрделәр. Әнигә кадәр: “Әй, улым, улым, нәрсә калган инде сиңа анда?” – дип битәр­ләде. Ә минем беркайчан да үкенгәнем булмады.
 
Коймадан башладык
 
– Мин килгәндә эшләп тора торган ике ферма бинасы, 90 баш савым сыеры бар иде. Шартлар ән­кәйләр эшләгән замандагыча инде: бернинди механикалаштыру юк, бөтен эш кулдан. Ындыр та­багының коймасы да юк иде хәтта. Эшне әнә шул коймадан башладык. Электрүткәргечләрне алыштырдык. Түбәләрен яптык. Кыскасы, ике бинага да капиталь ремонт ясадык. 113 тана сатып алдык. 70- ләбен хуҗалыктан җыйдык. Хәзер менә 500 баш сыерга бина салып ятыш. Булдыра алганча, техниканы да яңарттык. Чит илдә эшләнгән­нә­рен алып булмый инде әлегә. Барысы да үзебезнеке. Менә кешечә булсын дип контора салып ятабыз. Мин килгәндә өч ай хезмәт хакы бирмәгәннәр иде. Шуны түләп бетердем... 
Шул арада Рәфыйк Рифатович кулына калькулятор алды да күз иярмәслек тизлек белән саный башлады, югары уку йортларын тәмамлаган икътисадчыларың бер якта торсын!
 
– Савым сыерларны фәлән башка җиткерсәк, сөтнең бәясе 24 сумнан булса, фәлән тонна сөт сатачакбыз... Димәк, төзелешкә дә, техника алырга да, халыкка ярдәм итәргә дә мөмкинлек булачак. Әле­гә сөт акчасы хезмәт хакы түләргә, запчастьлар алырга, төзелешкә китеп бара. 2700 гектар җиребез бар. Шунда игенен дә, терлек азыгын да үстерәбез. Планнар зурдан безнең. Савым сыерларын 1220 башка җиткереп, сөт эшкәртү цехы ачып җибәрергә исәп. Ходай кушып, каймак, эремчек, йогурт та үзебез­неке булыр. 28 гектар җирдә умартабыз бар. Былтыр бал бик уңмаса да, һәр эшчегә күчтәнәч итеп тараттык. Корбан өчен сарыклар үрчетәбез. Ат фермасы да төзисе килә... 
Сөйләгәндә рәхәт кебек инде ул. Дөресен генә әйткәндә, күңел төшкән чаклар да еш була. Андый вакытта иркенлеккә, кырларга чыгып китәм, шунда бөтен нәрсә онытыла. Халык бик әйбәт монда. Йомшак күңеллеләр, тырыш, эшчән­нәр. Кушлавычтан кала Җөлби, Орнашбаш авылларыннан килеп эшлиләр. Коллективта 30-35 кеше. Сезонлы эш вакытында күбрәк тә була. Нәкъ элеккеге колхоз кебек инде. Берәрсенең үтенече булса, шушында килә. Тагын кая барсыннар инде? Яратам мин авыл кеше­лә­рен. Берәр әби белән сөйләшсәм дә, күңелем булып китә. 
 
Кем дәвам итәр?
 
Рәфыйк Рифатович, ачылып китеп, күңелен гел бимазалап торган борчуын да сөйләп алды.
 
– Дәртләнеп эшләвен эшлисең инде. Ә менә кем дәвам итәр бу эшне? Шунысы уйландыра. Алай да өмет юк түгел. Олы улым Руслан Кукмарада төпләнеп калды. Кечесе Динар финанс-икътисад университетында укый. Бер көнне дус кызы белән кайтканнар иде. Барысын да аңлатып, күрсәтеп йөрдем. Күзләре кызды. Өйрәнергә дип, икесен бергә Голландиягә җибәр­мәкче булам. Чит илләрдә шулай бит ул: эшне дәвам итсеннәр өчен фермерлар балаларын кечке­нәдән әзерли башлыйлар.
 
Рәфыйк Рифатовичның балалары, әлбәттә инде, Тукай эзләре буйлап та йөргәннәр. Әтиләре әй­тү­енчә, бу вакытта йөзләре бигрәк тә җитдиләнеп калган аларның. Кем белә, нәкъ шул вакыттагы ки­че­решләре изге эшләргә өндәгән­дер. Бу җәһәттән әтиләре дә бер кыйсса сөйләгән иде: “Заманында бер таҗик егете белән эшләгән идем. Тукай турында күп белүенә шаккатып, әсәренеп, үзебезнең гамьсезлегебезгә үртәлеп тыңлый идем аның бөек шагыйребез турында сөйләгәннәрен. Ул сөйлә­гән­дә йөрәгем дерт итеп куйган мизгелләр була иде. Нәкъ менә Кушлавычка килеп эләгүем шул очрак белән бәйле түгелме икән әле?”

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»