поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2016 Юмор

Чалбар балагы...

Беркөнне күптән күрмәгән танышымны очраттым. Ул хәзер бик дәрәҗәле оешмада эшли икән. Кочаклаштык, яшьлекне искә төшердек. Узгандагы кызыклы вакыйгаларны хәтерләп алдык. Тик танышымның йөзе борчулы иде. Карашы миңа төшкәндә күзенә шик-шөбһә тула.

“Ачуланма да әйтүемә, - диде ул ниһаять, - сакалыңны кырырга кирәк сиңа...” Гаҗәпләндем. Элек аның сакал-мыек тикшерә торган гадәте юк иде. “Килешеп тора, дип әйтә... кайберәүләр”, - дидем мин аптыраганнан. Һәм нигәдер көлеп җибәрдем. Тик танышымның йөзе җитди иде. “Чалбар балагың да артык кыска,” – диде ул күзен аягыма төшереп.

 
Мин бөтенләй аптырашта калдым. Элекке таныш дигәч тә, ни эше бар аның минем сакалда, чалбар балагында? Дөрес, чалбар балагы кыскарак анысы, очы мунчалалангач, тегүчегә биреп кыскарттырган идем. Гел-гел яңа чалбар алып булмый хәзер. Кризис. Танышыма кризис кагылмаган әле, сизелми, чалбар балагы кыйммәтле ботинкасы өстенә бик көяз яткан...
 
Ул күзе белән генә өскә ымлап алды:
 
– Күрсәтмә килде. Хәзер бит һәммәбезгә террористик куркыныч яный. Шуңа без оешмада һәр хезмәткәрне күз уңында тотарга тиеш. Сакаллы булса, сүгенмәсә, аракы эчмәсә, тәмәке тартмаса, чалбар балагы кыска булса, үзеннән ислемай исе килеп торса, ара-тирә “иншалла” сүзен кулланса, намаз укыса, аңардан шикләнергә кирәк, диелгән. Ваһһаби түгелме? Ваһһаби инде ул, үзең беләсең, пачти террорчы. Телевизор карыйсыңдыр, барчабызга уяу булырга, сак яшәргә куша...
 
Мин сөендем. Сакал белән чалбар балагын исәпкә алмаганда, миннән берничек тә шикләнеп булмый иде.
 
– Мин традицион мөселман! – дидем горурланып.
 
Шул сөенечтән очрашу шатлыгын билгеләү нияте дә көчле иде, әлбәттә! – танышым белән янәшәдәге кафега кереп киттек.
 
Сөйләшеп сүз бетмәде. Танышым да минем кебек үк Мөхәммәт Мәһди иҗатына гашыйк, күбрәк аның әсәрләре турында гәпләштек бугай. Кайсыдыр әсәрендә, “Ачы тәҗрибәләр”дә ахрысы, әдип күрше авыл малайларының “япон шпионын” тотулары турында яза. Утызынчы еллар ахыры, бөтен ил белән “халык дошманнарын” фаш итәләр, шпион аулыйлар. Сталин төрмәләрендә үтерелгән татар зыялыларының да кайсы төрек шпионы, кайсы японныкы икән. Төреккә ябыштыруларын әле ничектер аңлап та була, патша вакытында ук “пантюркизм” дигән өрәк уйлап тапканнар, ни дисәң дә телләр якын, дин бер; ә японның безгә ни катнашы? Мөгаен, монгол-татар төшенчәсе ассоциатив рәвештә японга китереп чыгаргандыр. Монгол шпионы дип булмый бит инде, Монголия халык республикасы кече тугандай якын, аны мин үскәндә дә әле уналтынчы республика дип атый иде халык.
 
“Япон шпионын тоту теләге шулкадәр көчәйде, - дип яза Мөхәммәт Мәһди, - безнең авылның камыт аяклы, кысык күзле, тәбәнәк буйлы Җәләли абзыйны йомыш белән барганда күрше авыл малайлары “япон” дип тотып бер сәгать җибәрмичә азаплаганнар, авыл советы бинасына алып килгәннәр, ул арада флаг күтәреп, барабан кагып, быргы кычкыртып дружина сборын да җыярга өлгергәннәр”. Шул чакта ярый әле авыл советы рәисе килеп чыккан. “Ул килгәндә “шпионның” кулын артка каерып, дружина алдына бастырып, коточкыч формада барабан кагып яталар икән. Авыл советы председателе шунда:
 
– Нихәлләр, Җәләли абзый, пионерлар белән очрашуга килдеңмени? –  дип тегеңә кул биргән. Сбор таралган, әмма мәктәпкәчә булган араны гел барабан сугып, быргы кычкыртып кайтканнар.”
 
Кысык күзле, кәкре аяклы Җәләлине күз алдына китереп без шактый көлешеп утырдык.
 
Иртән көләсе килми иде. Танышымның Күрсәтмә турындагы сүзләре искә төште. Тиз генә торып юындым, сакалны кырдым. Аннары кыска балаклы чалбарны киеп, Мәһдиев китабы эчендәге соңгы өч мең тәңкәне кесәгә салып, урамга чыгып киттем. Яңа чалбар алырга кирәк! Күршедәге мәчет яныннан үткәндә бик ыспай ике кешенең миңа бик игътибар белән карап торуын күрдем. Дөресрәге, аларның күзе минем кыска чалбар балагында иде. Үзем дә сизмәстән бөек һәм кодрәтле телдә сүгенеп куйдым. Онытылып киткәнмен, мәчет янында килешми иде юкса, мин дә бит үземә күрә мөселман. Тегеләр исә лачкылдап торган әлеге өч сүзне ишетүгә йөгереп яныма килде... өметләнмәгез, акыл өйрәтү уйларында да юк иде (бар бит әле бездә интеллигент кешеләр!) - елмаешып кулымны кыстылар. Кочаклаша язып күрештек. Аптыраудан авызымны бүрәнкә итеп сулышымны өргән идем, бөтенләй эреде болар. Үз кеше, диделәр. Тәмәке кабыздык.
 
Шактый озак сөйләштек илдәге уңышлар хакында. Киләчәккә ышаныч тагын да ныгыды. Дуслык һәм эчкерсезлек шартларында аерылыштык. Мин каршыдагы кибеткә чалбар алырга кереп киттем.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
Интертат.ру
№ --- | 16.02.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»