|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2016 Милләт
“Аңгышабыз, сүлә татарца!” - Мәскәүчә бәби туен карап кайттымМәскәүдә яшәүче дусларым – Сергач татарлары бәби туена чакырдылар. Бик теләп юлга кузгалдым. Һәр авылның үз әттәхияте диләр, кызык бит: Мәскәүдә ничегрәк уза икән бәби туе? Хуҗабикә Адлия Харис кызы алдан ук әйтеп-аңлатып куйды: “Бездә гадәт шундый: һәр гаилә бала туу белән, мулладан азан әйттереп, исем куштыра. Озын-озакка сузмыйча, ир баланы биләүдә чакта ук сөннәткә бирә. Бу – әби-бабайлардан килгән гадәт. Һәм аны беркем үзгәртми. Яшь гаилә бераз хәл алгач, бөтен нәсел-ыру бәби туена чакырыла. Бәби тәпие юу түгел, ә сабыйның тәүге туе – хәмерсез һәм мулла чакырып, Коръән укып, аның догасы, хәер-фатихасы белән уза”. ...Туганнарны очраштыруның, бүгенге мәҗлестә шатлык-сөенеч уртаклашуның сәбәпчесе булган 5 айлык Данир әле әтисе, әле әнисе кулында юмарт елмая. Гөнаһсыз сабый карашы дөнья мәшәкатьләрен оныттыра. Яшь әни күп халык арасында күз тимәсен дип, улының маңгаена кара сызык сызгалаган. Үз алдыма елмаеп та, куанып та куйдым: әби-бабайлардан килгән ырым инде бу. Мәскәү кызы, булачак табиб Эльвира да, искелек калдыгы дип йөз чөермәгән, алдан хәстәрен күргән. Баласына су бирәме, ризык каптырамы, яшь әни “бисмилла”сын кабатлый – каенанасы Адлия биргән тәрбия дәресләре нәтиҗәсе. Кунаклар сый-нигъмәттән сыгылып торган табынга кереп урнашуга, Ислам хәзрәт Вәлитов якташларына сорауны кабыргасы белән куйды: кайсы телдә аралашыйк? “Татарча аңгышасызмы?” – диде ул, табын тутырып утырган яшьләргә борылып. “Аңгышабыз, сүлә татарца!” – дигән хуплауларын ишеткәч, хәтта көнләшеп тә куйдым. Димәк, боларга гаилә тәрбиясе, телне белү, гореф-гадәтләргә, нәсел тамырларына хөрмәт әйбәтләп сеңдерелгән.
Ашап-эчеп, хәл-әхвәл белешеп утыра торгач, бәби туеның иң күркәм өлеше башланды. Бу якларда баланы зур мендәргә салып, әтисе кунакларга күрсәтеп чыга. Аннан кунаклар бәби котлап алып килгән бүләкләрен яшь әнигә тапшырып, матур теләкләрен әйтеп, балдан авыз итәләр.
Без бәләкәчләребезне “бәгърем, җаным, аппагым, тәмлем” ише сүзләр белән сөйсәк, Сергач дуслар “канатым, йөрәк маем, балыгым” дип назлыйлар икән. Соклану, гаҗәпләнүләрен дә алар “яхшы, әйбәт, матур” дип түгел, ә “ямьле” дип белдерәләр.
– Бездә алай-болай “матур” сүзен куллансаң: “Казанца сүлисең, дамы?” – дип искәртергә күп сорамыйлар, – ди Адлия ханым, мишәрлеге белән горурланып.
Казан кадәр Казаннан кунак булып чакырылгач, мин дә сүз алдым. Хасяновлар нәселенең дәвамчысы булачак сабыйга үзебезчә матур исем кушуларына да, тәүге оныклары тууны бик күркәм төстә билгеләп үтүләренә соклануымны да яшермәдем.
Вәсилә РӘХИМОВА. Мәскәү-Казан.
--- |
Иң күп укылган
|