|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2016 Мәдәният
![]() Камаллылар Яр Чаллыда (ФОТОрепортаж)12 февральдә, Яр Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда Галиәсгар Камал театры гастрольләрен ачты. Исегезгә төшерәбез, 11-18 февральдә Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә Камал театрының традицион гастрольләре үтә. Гастрольләр афишасында 6 спектакль, шуларның икесе – премьера. Илфир Якупов, Камал театры директоры: «Камал театры чит илләргә гастрольләр белән еш бара, шулай ук, Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләренә дә. Тик, шулай да, Татарстан шәһәрләренә гастрольләр безнең өчен аеруча мөһим һәм дулкынландыргыч. Бу безнең изге бурычыбыз. Без үзебезнең газиз татар тамашачыбыз белән очрашуны шатланып көтеп алабыз.
Яр Чаллы
15 февраль, 12:00, “Кәҗә, сарык һ.б.”, И.Зәйниев, «Энергетик» мәдәният сарае.
15 февраль, 19:00, “Җанкисәккәем”, Т.Миңнуллин, «Энергетик» мәдәният сарае.
16 февраль, 19:00, “Сөясеңме, сөймисеңме…”, Ф. Бүләков, «Энергетик» мәдәният сарае.
Әлмәт
17 февраль, 12:00, “Кәҗә, сарык һ.б.”, И.Зәйниев, Әлмәт драма театры.
17 февраль, 19:00, " Сөясеңме, сөймисеңме…", Ф.Бүләков, «НЕФТЬЧЕ» мәдәният сарае.
18 февраль, 19:00, “Мәхәббәт FM", И.Зәйниев, «НЕФТЬЧЕ» мәдәният сарае.
![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]()
--- |
Иң күп укылган
|