|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2016 Милләт
Таһир Якуповка чардуганны кем корган?“Ирле-хатынлы Нурия һәм Илдар Хасыймовлар 2000 елларда Таһир Якуповка чардуган куйган булган. Шул кешеләрне эзләп табасыбыз килә. Ялгышмасак, алар Казан кешеләре бугай”, – дип мөрәҗәгать иттеләр безгә. Баксаң, башкала ветераннарының “Мәңге яшисе килә” клубы ветераннары бөек җырчының юбилее уңаеннан китап әзерли, шунда кайбер документларга ачыклык кертмәкче булганнар. Үзенең кабатланмас моңы белән әсир иткән танылган җырчыны халык онытмый. Кызганыч, язмышы аянычлы була аның. Ул 54 яшендә үлеп китә. Исән булса, быел май аенда аңа 70 яшь тулган булыр иде. Казанның Яңа Бистәсендә эшче Фатыйма белән Габдулла Якуповлар гаиләсендә дөньяга бишенче бала булып аваз салган Таһирның җырга-моңга сәләтен ул укыган 80 нче татар мәктәбендәге җыр укытучысы Әхмәт Хәйретдинов сизеп ала. Ләкин Таһирга музыкаль белем алырга мөмкинлек булмый. 8 нче классны тәмамлагач, 144 нче заводка эшкә керә. 1966 елда Таһирны конкурс аша Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы-солист итеп эшкә алалар. Беренче чыгышларыннан ук ул тыңлаучыларның күңелен яулап ала. Кем белән генә эшләмәсен, тамашачы концертка Таһир Якуповны тыңларга йөри. 1977 елда татар музыка сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен Таһир Якуповка Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә, аңа якты киләчәк юрыйлар. Ләкин җырчының гомере кыска була.
Ә тамашачы аны вафатыннан соң да онытмый. Хәтта кабере өстендәге чардуганны да бер белмәгән чит-ят кешеләр куя. “Җитен комбинатында эшләгән бер пенсионер ханым каберенә чардуган эшләткән, ә танылган җырчы Габделфәт Сафин таш куйган” дип язган иде 2013 елда газетабыз журналисты Алсу Хәсәнова үзенең “Кайту” дип аталган язмасында. Эзләп таптык без чардуган куйдыручыларны. Җитен комбинатында эшләгән танышыбыз Фәүзия апа Ногманова бу игелекле эшне башкарган Нурия һәм Илдар Касыймовларны белә булып чыкты.
“Искә алуыгызга рәхмәт. Илдар бу эшне үз теләге белән эшләде. Ул кечкенәдән үк аның җырлавын ярата иде. Без кешегә күренеп йөри торган кешеләр түгел. Игелекне адым саен сөйләп йөрмиләр. Таһирны җирләргә дә бардык, кеше бик аз иде. Җырчының тормышта авыр хәлдә калганын да, эшеннән җибәрелгәч, көнбагыш сатып утырганын алданрак белгән булсак, ничек тә ярдәм иткән булыр идек”, – дип сөйли Нурия апа. Бу игелекле гамәлләре турында сөйләп йөрмәсәләр дә, бервакыт телевидение аша Габделфәт Сафинның “исемсез кабер исемле булды” дигән сүзенә хәтерләре калган аларның. “Исемсез түгел иде ул, аны тутыкмый торган металлга яздырып куйган идек. Илдар чардуганны энекәше белән үзе ясады. Без үзебез йөрәк кушканча эшләдек. Аның туганы да, сөйләшеп йөргән кешеләре дә түгел. Әмма без аның җырлавына гашыйк кешеләр. Хәзер дә бик яратып тыңлыйбыз. “Олы юлның тузаны”, авыл турындагы җырлары үзәкне өзә. Хәзер, Аллага шөкер, аны кешегә саный башладылар. Без күп кенә танылган кешеләрне соңгы юлга озатырга барабыз. Шунда кешегә карата мөнәсәбәт яхшы күренә инде”.
Нурия апа белән Илдар абый зиратка яз һәм көз барып каберлекләрне чистартып кайтуларын да сөйлиләр. “Әҗере булсын. Ходай барысын да белеп тора. Безнең күренеп йөрисебез килми. Ясалмалылыкны да яратмыйбыз”, – дип кырт киссәләр дә, шундый күркәм эшләрнең башлангычы булган бу гаилә белән таныштырмый мөмкин түгел. Илдар Хафиз улы Апас ягыннан, Нурия Шакир кызы Кама Тамагы районыннан. Аларны Казан кавыштырган. Җитен комбинатында берсе тукучы, берсе механизация цехында слесарь булып эшләп ялга чыкканнар. Әнә шулай үз гамәлләре белән олы игелек күрсәтеп тә тыйнак булып калган кешеләр алар. Шәт, ачуланмаслар, үзләре белмәсә дә, без аларның фотоларын газетага бирергә булдык.
Рәсимә ГАЛИЕВА |
Иң күп укылган
|