поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.02.2016 Җәмгыять

«Тәрбиягә алынган баланың үз әти-әнисе белән элемтәсен булдыра алган кадәр югалтмаска кирәк»

Бала тәрбияләгәндә, әти-әниләрне бик күп сораулар борчый. Ә инде кайбер гаиләләр, игелек күрсәтеп, ятим калган баланы үз ояларына сыендырсалар, бу балаларга кагылышлы катлаулы сораулар саны геометрик прогрессия белән үссә дә, гаҗәп түгел. Чит балалар булмый ди­сә­ләр дә, тамырларында синең каның акмаган бала белән уртак тел табуы, аңлашып яшәве җиңел түгел.

Ярый әле, башкалабызның Горький шоссесы, 41 а йортында әти-әни кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм күрсәтү, тәрбияләүче гаиләләр әзерләү үзәге бар.
 
Бетмәс-төкәнмәс сорауларга үзәк психологлары Зарина Тенькова һәм Наталья Евдокимованың җаваплары гел әзер. Алар ярдәм сорап килүчеләр белән индивидуаль дә эшлиләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен «Әңгәмә» клубы утырышлары да уздыралар. Гаиләгә бала алганнарны берләштерүче «Без бергә!» иҗтимагый оешмасы рәисе, күптәнге дустым, киңәшчем Татьяна Степанова чакыргач, «Әңгәмә»нең чираттагы утырышында мин дә катнаштым. Бу үзәк урнашкан бина яхшы таныш, без монда һәрвакыт үз кешеләр. Монда балалар өчен күңелле бәйрәмнәр дә еш уза. Әле күптән түгел генә Кыш бабай белән дә биредә очрашкан идек.
 
Бу юлы да шимбә көнемне сарыф итеп, шәһәрнең икенче башыннан ук килсәм дә, үкенмәдем. Беренчедән, күбесе таныш­лар: без – тәрбиягә бала алган гаиләләр, менә инде ун елга якын бер-беребезгә ярдәм итешеп, аралашып, бер казанда кайныйбыз, белгәннәрдән бергәләп өйрәнәбез.
 
Андый тәҗрибәлеләр арабызда шактый. Менә Гәүһәрне генә алыйк, бу гаилә үзләренең дүрт баласы янына тагын җиде ятимне сыендырган. Казанда беренче гаилә балалар йорты нәкъ менә аларда оешкан. Инде үзе дә теләсә кемне өйрәтә алырлык тәҗрибәле булса да, борчыган сораулары җитәрлек икән. Тәрбиягә алган төпчек кызына күптән түгел генә 18 тулган. Егете армия­дән кайткач, яшьләр туй итәргә уйлыйлар, ди. Әни кеше кызының үсүенә сөенсә дә, бу көнне куркып һәм бик борчылып көтә.
 
Кан тартмаса, җан тарта, диләр бит. Үзең тапмаган булсаң да, ул бала өчен никадәр йокысыз төннәр кичерелгән, никадәр күз яшьләре түгелгән. Хәзер җаныңнан өзеп аны ничек чыгарып җибәрмәк кирәк?! Җиңел эш түгел бу. Өлкәннәр генә түгел, гаиләгә алынган балалар үзләре дә бу көнне куркып көтәләр икән. Бүген өч ятимгә күңел җылысын биргән Зөһрә ханым да тәрбиягә алган кызының 17се тулган кичне елап, борчылып утыруын сөйләде. Психологлар киләсе утырышларның берсен шул четерекле темага багышларга булдылар.
 
Мин барган көнне дә сөйләшү бик мөһим темага иде. Тәрбиягә алган баланың биологик әти-әниләре белән яңа гаиләнең мөнәсәбәте нинди булырга тиеш? Психологлар акыллы киңәш бирделәр: кызлы-уллы булдым дип кенә аның нәсел тамырларына балта чабарга ярамый. Баланың үз әти-әнисе белән элемтәсен булдыра алган кадәр югалтмаска кирәк. Юкса бала нәсел-нәсәбәсен белми торган дүңгәләк булып үсәчәк. Болай дип әйтергә генә җайлы: инде үзеңнеке итеп, күңелеңә керткән балаңны (безнең татарда тапкан ана түгел, баккан ана диләр, димәк, бала синеке дә) беркем белән дә бүлешәсе килми, әмма моны эшләү мөһим икән. Бу хакта безнең фикерләрне үзгәртергә теләптер инде, психолог кызлар кат-кат сөйләделәр, конкрет мисаллар да китерделәр.
 
Киләсе утырышларда «Тәрбиягә алган балаларга мәктәпнең мөнәсәбәте нинди булыр­га тиеш?» һәм «Балаң урлаша башласа, нишләргә?» дигән шактый четерекле сорауларга бергәләп җавап эзләячәкбез һәм, ышанам, табачакбыз да. Уртага салып сөйләшкәндә-киңәшкәндә, ярдәмгә психологлар да килергә әзер торганда, сораулар  нинди генә катлаулы булмасын, аларга җавап табыласын беләм ич инде хәзер.
 
Татарстанда 11961 ятим бала бар. Шуларның 93,5 проценты, ­ ягъни 11192 бала бүгенге көндә икенче гаиләдә, яңа әти-­әниләренең җылы кочагында үсә.

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 10.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»