поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.07.2009 Шоу-бизнес

КАСТИНГТА 300ДӘН АРТЫК КЕШЕ КАТНАШТЫ (ФОТО)

17нче июльдә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесенең зур студиясендә өр-яңа татар фильмында төшәргә теләүчеләр арасында кастинг узды. Булачак фильмның сценариен Халисә Ширмән язган. Аның иҗат җимеше "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе һәм "Татмедиа" агентлыгы ел саен үткәрә торган сценарийлар конкурсында җиңүче дип табылды. 2006 елда дөнья күргән һәм меңләгән тамашачының мәхәббәтен яулаган "Язмышлардан узмыш юк икән" сериалы нәкъ менә Халисә Ширмән әсәре буенча төшерелгән иде. Әлеге фильмда баш рольне Зөлфия Вәлиева башкара.

Ә яңа фильмда баш рольләрдә кем уйнар? Әлегә билгесез. Жюрига 300дән артык кешедән сайларга туры киләчәк. Кастингка халык бөтен Татарстаннан гына түгел, Башкортостан, Киров өлкәсе кебек Россиянең башка төбәкләреннән дә килде. 

 

Жюрида исә булачак фильмның режиссеры Нурания Җамали, сценарий авторы Халисә Ширмән һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Ирек Баһман. Жюриның рәисе - "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова.

 

Кино нәрсә турында?

 

Зур тормышка аяк басучы яшьләр турында. Төп геройга инде 30 тула, ә ул һаман да аягында нык басып тора алмый: үги әнисе белән үскәнлектән барлыкка килгән психологик проблемалар аңа аек акыл белән эш итәргә ирек бирми. Ул гашыйк була. Ләкин аның хисләре җавапсыз. Вакыйгалар безнең көндә бара.

 

Премьера кайчан?

 

Фильмны агымдагы елның август һәм сентябрь айларында төшерергә уйлыйлар. Режиссер сүзләренчә, тамашачылар өч серияле картинаны ноябрьдә күрә алачак. 

 

Һәм янә кастинг турында

 

Оештыручылар кастингның шартларын төгәл тасвирласалар да, кагыйдәләрне үтәмәскә күнеккән кешеләр дә үз көчен сынап карады. Мәсәлән, Фәридә апа Ибраһимовага 74 яшь, һәм ул кастингка килергә булган. Статистика шуны күрсәтә: кинода төшәргә теләүчеләр саны елдан-ел арта. Әйтик, 2006 елда "Яланаяклы кыз" сериалы кастингына 170ләп кеше килгән булса, быел әлеге сан икеләтә зуррак.

 

Йолдызлар һәм кастинг

 

Шунысы кызык: үзен кино сәнгатендә сынап карарга теләүчеләр арасында Миләүшә Сафина, Гөлнара Мулланурова һәм Зиннур кебек популяр җырчылар да бар иде.

 

Һәм нәтиҗәләр

 

Нурания Җамали белдергәнчә, яңа фильмда төп рольне башкарырдай кеше кастингта күренмәде. Баш  рольләрдә, мөгаен, профессиональ актерлар уйнар. Аның каравы, икенче пландагы рольләргә туры килгән халык бар. Андыйлар - 10 чамасы. Моннан кала, якын киләчәктә тагын бер татар фильмы өстендә эш башланачак. Әлеге картина өчен дә кандидатуралар юк түгел... Ә җиңүчеләр исемлеге 20-21нче июльдә www.tnv.ru сайтында эленәчәк.

 

 

 

Потенциаль "кино йолдызлары" телевидение бинасын иртә таңнан биләп алды

 

 

Аягөсте репетиция

 

 

Кызлар, ташта утырмагыз!

 

 

74 яшьлек Фәридә апа Ибраһимова

 

 

Жюриның эше авыр булды

 

 

Кастингның кызган чагы

 

 

Миләүшә Сафина чыгышы (Миләүшә уңда булса кирәк)

 

 

Яңа фильмның сценарий авторы Халисә Ширмән

 

 

 


---
ТНВ
№ --- | 18.07.2009
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»