поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.02.2016 Шоу-бизнес

Ләйлә Дәүләтова: "Ирем белән сүзгә килүебез авылыма еш кайтудан башланды" (ФОТО)

Ләйлә Дәүләтова. Күпләр аның шәхси тормышы белән кызыксына. Бу көннәрдә шагыйрәнең “Зурлар өчен әкият” дип исемләнгән китап презентациясенә әзерләнеп йөргән чагы. Ни өчен шундый исем бирде икән?.. Бу юлы кызы Гөлмәрьямнең әтисе кем икәнен сөйләр микән?.. “Адәм белән Һава” тапшыруына кайчан эшкә чыгар?.. Ләйләнең үзе белән сөйләшик әле...

– Ләйлә, нигә “Зурлар өчен әкият”?
– “Зурлар өчен” булгач, аның асылында ниндидер бер сер, мәхәббәт, интим бар кебек. Ул бөтен нәрсәне үз эченә алган. Хәзерге халәтемә бик туры килә. Мәхәббәтне мин шулай ук зурлар өчен әкият дип саныйм.
 
Әкиятләр хәзер бик тә гади,
Һәркем эзли байны, тәхетлене,
Кеше тормышына кызыкканчы
Бәхетсездән яса бәхетлене...
 
Менә шушы шигырь юлларыннан алынды ул.
 
– Яңа китабыңны чыгаруда кем ярдәм итте?
– Бервакыт: “Сине шундый-шундый бик зур кеше күрергә тели”, – дип бер танышым элемтәгә керде. Бардым. “Синең нинди хыялың бар? Нәрсә телисең?” – ди бу. “Өченче китабымны чыгарырга телим”, – дим. Ул миңа: “Һәр кешегә” исемле шигыреңне ошаттым. Шуңа күрә булышасым килде”, – диде. Бу – “ТАИФ”тагы бик хөрмәтле бер кеше. Әмма исемен әйтә алмыйм. Бүгенге көндә мин аңа бик рәхмәтлемен.
 
– Быелгы концертыңда кемнәр булачак?
– Көтмәгәндә Мәскәүдән Ренат Ибраһимов шалтыратты. “Синең концертың кайчан? Мин дә катнашырмын”, – ди. Шаккаттым! “Ренат абый, җырлаган өчен күп сорарсыз бит?” – дим. “Син миңа җырлар язып бирерсең һәм минем белән эшләрсең. Мин шуңа риза. Акча түлисе булмас”, – диде. “Ярый”, – дидем. Булачак презентациямә башта Фидан Гаффаровны чакырырга уйлаган идем үзе.
 
– Хәзер Фидан абый киләме соң?
– Икесен дә чакырып булмый инде...
 
– Чакырмаганга үпкәләп калмасмы?
– Миңа инде ярты эстрада үпкәләде...
 
– Тамада булып йөрисеңме әле?
– Миннән аны күп кеше сорый. Тамада булып, дәрәҗәңне төшереп йөрисең, диләр. Мин зур йолдыз бит әле дип, өйдә мескенләнеп утыру – менә ул дәрәҗә төшү. Сиңа клиентлар бар икән, алар синнән канәгать кала икән, горурланып тамада булып эшлим.
 
– Ләйлә, син шигырьләреңне ул кешегә бирергә телисең, әмма ул җырчы синең җырларыңны әлегә җырламый. Бармы шундый җырчы?
– Бар. Габделфәт Сафин. Аны бик хөрмәт итәм. Ул гаиләсе белән мин алып барган “Адәм белән Һава” тапшыруында да чыккан иде. “Җыр сайлау, хатын сайлау буенча сезгә җиткән кеше юк”, – дидем аңа. Алла боерса, Габделфәт абый да минем җырымны башкарыр дип ышанам. Һәр җырның үз җырчысы бар. Аны алдан тоемлап була. Мәсәлән, җырчы Мәликәгә туры килгән җырны Салаватка биреп булмый. Ә Салаватныкын – Мәликәгә.
 
– Кызың Гөлмәрьямгә ничә яшь?
– 2 яшь тә 3 ай. Аның һәр мизгеленнән рәхәтлек кичерәм.
 
– Ә ни өчен һаман балаңның әтисен яшерәсең?
– Быел ноябрьдә кызыма 3 яшь була. Алла боерса, ноябрьдә эшкә чыгачакмын. Минем максат – “Адәм белән Һава”да үземнең гаиләмне дә чыгару. Әйе, күп кеше миннән ни өчен иремне күрсәтмәвемне сорый. Сәбәбе – әлегә ирем үзе моны теләми. Ирем белән икебез арасындагы мөнәсәбәтләр дә бик үк гади түгел. Ул мине үлеп ярата. Мин дә аны үлеп яратам. Әмма гөр-гөр килеп яшибез дип әйтә алмыйм. Ирем белән сүзгә килүебез туган авылыма еш кайтуымнан башланды. Безнең бәбигә иркенлек кирәк. Авылга кайткач, аңа ишегалды да җитми...
 
– Холкы белән кайсыгызга охшаган?
– Икебезгә дә. Ирем дә, мин дә иркенлек яратабыз. Яшермим, бердәнбер хыялым – малай табу иде. Ир-ат кебек холкым белән миннән малай туар дип уйлый идем. Әмма Аллаһы Тәгалә миңа кыз бала бирде. Хәзер дөньяда нинди матур сүзләр бар, барысын да кызыбызга әйтәбез. Һәрбер хатын-кызга шушы бәхетне телим.
 
– Ләйлә, син шундый бәхетле кебек. Шулай да “Һәр кешегә” шигырен ничек яза алдың? Аны язар өчен бик бәхетсез булып карарга кирәк...
– Яшермим, бөтен бәхетсез шигырем миннән алынган. Алла Пугачёва әйткән бит: “Минем бәхетсез тормышым сезгә кирәк түгел. Мин сезгә йолдыз буларак кирәк. Йолдыз булам мин сезгә”, – дигән. Мин дә нәкъ шуны әйтә алам. Гап-гади тормыш белән яшим. Минем бик күп проблемаларым бар. Сезнең башыгызга да килмәгән проблемалар. Әгәр дә сез аны белсәгез, халык мине жәлләп утырыр иде.
 
– Иң якын дустың дип кемне саныйсың?
– Әни! Ул минем тормышымны гына түгел, бөтен уйларымны белә. Серләребезне бүлешәбез. Кызым үсеп, миңа дус кызым була алса, үземне бәхетле санар идем.
 
– “Адәм белән Һава” тапшыруында ничә гаилә белән әңгәмә кора алдың?
– 300гә якын. Аларның анда сөйләгән сүзләренең 80 %ы – әкият. Ләкин без гаиләләрнең бары яхшы якларын гына чыгарырга тиеш. Талашып яшәүче гаиләне дә бик матур итеп чыгарган вакытларыбыз булды. Бервакыт кечкенә бер баладан интервью алабыз. Бик танылган кешенең баласы. Исемен әйтмим. “Әти-әниеңә нинди теләгең бар?” – дим. “Башка сугышмасыннар иде. Кичә дә люстраны вата яздылар. Миңа бик куркыныч”, – диде дә, елап та җибәрде. Әлбәттә, моны эфирга чыгармадым.
 
“Адәм белән Һава”га чыгар өчен дуслашкан гаиләләр дә булды. Хәтта үзем дуслаштырдым. “Ләйлә, ирем белән бөтенләй дә сөйләшмибез. Тапшыруга чыгарга иремне ризалат әле”, – диделәр. Чыннан да сугышып яшәүче гаиләләр бар. Ире эчеп кайта да шуннан талаш китә. “Нишләп аерылышмыйсыз?” – дим. “Бала өчен яшибез”, – диләр. Баланың инде нервылары беткән. “Балагыздан сораганыгыз бармы? Кемгә кирәк сезнең шулай сугышып яшәвегез?” – дип турысын әйттем. Балага тыныч, матур тормыш кирәк. У мужчин один секс на уме! Это всего лишь стереотип, который легко развеять простыми примерами. В Уфе в сфере интим услуг есть как проститутки, так и жигало. Среди интимных техник одинаково востребованы минет и кунилингус. Девушки тоже хотят и любят это делать разнообразно! Услугой эротического массажа пользуются многие женщины, а также семейные пары. В последнем случае сексапильные девушки без нижнего белья принимают с клиентами душ, делают каждому расслабляющий массаж, доводят до безумного сексуального возбуждения, после чего позволяют гостям насладиться друг другом наедине.
 
Безнең бөтен тормышыбыз – зурлар өчен әкият. Ни өчен шундый исем куюымны концертта берсүзсез аңлаячаклар. Ир белән хатын да бер-берсенә әкият сөйли. Бар бит шундый мәзәк. “Әни, сөйлә әле әкият”, – дип сорый улы әнисеннән. “Хәзер әтиең кайтыр, ул сөйләр әкиятен”, – ди әнисе аңа. Шуңа күрә безнең бөтен тормышыбыз әкияттән тора. Без аны матурлыйбыз гына.
 
 
 
 
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Акчарлак
№ --- | 11.02.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»