|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2016 Җәмгыять
Авылдашның була төрлесеИремнең туган авылында өлкәннәр мәчет ишегалдында мәҗлес уздырды. Каенатам мулла булгач, оештыру мәшәкатьләре безгә – аның балаларына да төште. Килен булсам да, Төркәш авылы кешеләре ят түгел миңа – барысын да беләм. Мәҗлестә таныш булмаган ике хатын-кызга, аларга ияргән балаларга игътибар иттем. Тынычлык югала
Бу ханымнар Казаннан кайтып төпләнгән икән. Алар яши торган йортның хуҗасын, хатыны үлеп киткәч, балалары үзләре янына шәһәргә алып киткән. Шулай итеп, бу гаилә төп нигезен юк кына бәягә сатып җибәргән. Ә менә арадашчылары әлеге искереп беткән йортны сатып, акча эшләп алган. Теге ханымнарга йорт ана капиталы хисабына килеп эләккән. Бу кешеләргә тукталып та тормас идем – мәчеттә узган мәҗлестә шул әбинең берсе чәйдән гаеп тапты. “Миңа юньле чәй дә ясап китермәгәнсең? Бу бит юынтык су”, – ди. Авыл кешеләре дәшмәде. Ә мин исә: “Тәмлерәген эчәсегез килсә, берәр кап кыстырып килергә иде”, – дигәнемне сизми дә калдым. Менә шуннан соң авыл хатыннарының да теле ачылды. “Шушылар авылга килеп урнашуга бар тынычлыгыбыз югалды. Гел тавышланалар. Тиктомалдан да ишекне шакып, кычкырыша башлыйлар, – ди күршеләре. – Мөселманча киенәләр, ә телләрендә – пычрак сүз. Ничек котылырга да белмибез. Куып җибәреп булмый. Сатып алган өйләре”.
Алардан зарланып, участок полициясе хезмәткәренә барганнар. “Баштарак ни сәбәпле Казаннан кайтып эләгүләренең тарихын белештек. Баксаң, анда да күршеләре белән гел кычкырышып, юктан тавышланып торганнар. Андагы фатирларын комарлы уенда оттыргач, игълан аша үзләренә йорт эзләгәннәр. Билгеле, мондый кеше авылның тынычлыгын боза. Әмма без законга каршы килә алмыйбыз”, – диде полиция хезмәткәре.
Ата-ана нигезен сату кирәкме икән?
Соңгы арада чит-ятлар безнең авылга да кайтып төпләнә башладылар. Әнә Гыйльмулла абый карчыгы белән бакыйлыкка күчкәч, балалары төп нигезне чит кешеләргә сатты. Бу хакта Сабан туена кайткан олы кызлары Минниса апага да әйткән идем. Аларның өен сатып алган үзбәк кешеләре монда яшәми икән. Ә менә шушы ике яклы авыл өендә әллә ничә кеше теркәлгән. Андый йорт тагын бар.
– Авылда 18 үзбәк пропискада тора. Аларны эзләп табып булмый. Сайлау җитсә, халыктан үзара салым акчасы җыя башласаң, бу кешеләр баш бәласенә әйләнә. Әмма без аларны берни эшләтә алмыйбыз. Россия гражданнары, паспортларында теркәлү бар. Әгәр мөмкин булса, андыйларны авылга кертмәс тә идек. Рәтле кеше чит авылга кайтып егылмый бит инде, – ди Мамадыш районы, Түбән Яке авылының җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Низаметдинов.
Әмма кайтучылар арасында шушы авылда туып үскән, тауларында чана шуган, болыннарында печән чапкан, кырларында җиләк җыйган авылдашларыбыз да бар. Менә монысына күңел сөенә инде. Алар кире кайтканга гына түгел, йортлар буш тормаганга. Бу хакта җирле үзидарә башлыгы шатланып сөйли.
– Авылда бушап калган нигезләр күренә башлады. Бервакыт кодабыз Нургаяз кайтты. “Әллә өйне сатарга инде?” – ди бу. “Чит кеше өенә бер кайтырсың, ике кайтырсың. Тик үз нигезең булмас. Чит кешедә каты итеп төчкереп тә булмый бит ул. Әкренләп олыгаеп киләсез. Әти-әни йортын ташлама син”, – дим моңа. Шушы сүзләрдән соң, алар җәй буена хатыны белән кайтып, урамны ямьләндереп яшәп ята, – ди ул.
Күрше Гафифә апаның малае Васыйл абый да гаиләсе белән авылга кайтып төпләнде. Әнисе үлгәннән соң, кирәксезгә әйләнгән, җимерелеп беткән йортларын төзекләндереп куйды да рәхәтләнеп яшәп ята. Шушы бер елда гына да биш гаилә үз нигезләренә кайтып яши башлаган.
Кертмәс идек тә...
Бервакыт, хәтерләсәгез, газетабызда Мария Дулкай дигән ханым турында язган идек. Ул да риелторлар тозагына эләгеп, җимерелеп беткән, уты-газы, суы булмаган авыл йортына кайтып төшкән иде. Балык Бистәсе районындагы Тәберде Чаллысы авылында иде бу хәлләр. Мариягә газета укучылар кием-салымнар, акчалата ярдәм күрсәткәч, бу авылга әллә ничә кат кайтырга туры килде. Очраган саен авыл җирлеге башлыгының башын катырам. Ул вакыттагы башлык: “Миннән генә торса, читтән кайткан кешеләрне бөтенләй авылга кертмәс идем. Алар белән бергә авылга бик күп проблема кайта. Җыен начар гадәтләрне алар авылга ташый. Гаиләсендә тавыш чыккан саен килеп җитәргә кирәк. Аңлатып та карыйсың. Каяндыр китереп биргәнне өмет итеп яшиләр”, – дигән иде.
Бу авылда Мариядән башка да килеп-китеп яшәүчеләр бар иде ул чакта. “Кайбер очракта авылдагы йортларын сату хакында хуҗалары безгә әйтә. Ә кайчак бу хакта белми дә калабыз. Күбрәк йортларны риелторлар сата бит. Белгән булсак, җимерек йортларга ике балалы кешене кертер идекме соң? Читтән кайтучылар гадәттә салырга яраталар. Әле үз хокукларын даулыйлар. Хәтта безне дә эшләргә өйрәтә башлыйлар. Андыйлар кайтып төшкәч, авыл халкы ут-күздән, бәла-казадан куркып тора. Өченче бала тугач бирелә торган җир өчен әнә шундый авылдагы буш торган нигезләрне рәсмиләштереп булсын иде ул. Авылга да чит кеше кермәс, үзебезнекеләр йорт сала алыр иде”, – ди Котлы Бөкәш авылы җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов.
Халык авылга чит-ят кеше килеп урнашуга сагаеп карый. Кунакчыллык белән бернинди дә бәйләнеше юк моның. Сүз бит һәр авылның үзенә генә хас булган рухы турында бара. Без бәләкәй чакларда авылда ишек бикләү, капка ябу дигән әйбер бөтенләй юк иде. Ә хәзер әби-бабайлар агач тәрәзәсен – пластикка, ишеген тимергә алыштыру ягын карый. Менә шулай – гореф-гадәт белән бергә авыл үзе дә таралуга, юкка чыгуга таба бара. Изге урын буш тормас, дип юатучылар ялгыша, минемчә. Тик читтән кайткан килмешәкләр авылның бетүенә сәбәпче генә булып торалар. Нәсел-нәсәпсез, тамырсыз килмешәкләр авылның бетүен тизләтәләр генә. Ә моңа ничек каршы торырга? Авыл үзен ничек сакларга тиеш? Бу сорауларга җавапны бергәләп эзләп карыйк әле, җәмәгать!
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|