поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.02.2016 Киңәш-табыш

Бала үзенекен иткәндә нишләргә? (Психолог киңәшләре)

Әле генә биләүдә иде ул. Инде менә чыкты. Әле генә бишектә — кулда иде, кулдан да төште, кыюсыз гына беренче адымнарын атлады. Безнең өчен зур вакыйга! «Аяз тәпи китте!» — дип куанышабыз. Җитмәгән җире калмый, бер генә минутка да тик тормаган бәләкәчебезнең кулдагы чакларын кат-кат искә төшерербез әле.

Тәпи йөри башлаган нәни өчен бары да кызык. Юлында очраган һәр нәрсәгә исе китеп, кулына алып кат-кат әйләндереп карый, авызына кабып, тәмен барлый. Идәндәге гөлләрне җәһәт кенә барып аударып килә, шкаф ишекләрен ача-яба, үзенә бер мәлгә уен-шөгыль таба. Ләкин бу «эш» тә тиз туйдыра. Кыскасы, тиктормас оныкчыгым безне дә тик торгызмый. Аның артыннан күз-колак булмасаң, тагы биш минуттан нәрсә эшләячәген күз алдына китерүе дә кыен. «Ярамый!» дигәнебезне ул үзенчә аңлый. Күзебезгә карап, тагы шул ярамаган эшне эшләп куя. үзе көлә. Бала ул, гадәттә, елап «алдыра». Ә йөзеннән беркайчан да елмаю китмәгән минем көләч улым еламыйча да үзенекен итә.
 
Психологларның әйтүенә караганда, яше тулган балада кризис чоры башлана. Бу нидән гыйбарәт? Балада ул ни рәвешле чагыла? Мондый вакытта әти-әнигә үзләрен ничек тотарга?
Сорауларыбызга «Априори» бизнес психологиясе һәм социаль мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе Айгөл Әхмәтҗанова җавап бирә.
 
Ишеткәнегез бардыр: бала көйсезләнә-тыңламый башласа, бар эшне үзенчә итсә, без — өлкәннәр — аның бу кыланышын кризис чоры белән бәйлибез. Ул өч-дүрт яшьтә дә, биш-алты яшьтә дә булырга мөмкин. әмма бала кичергән иң беренче кризис — бер яшькәчә чагында, ягъни йөри, сөйләшә, «мин»леген белгертә башлагач… Дөрес,  аның иртәрәк тә — ун айлык чагында да күзәтелүе ихтимал. Сез моны сизми калмассыз: улыгыз яисә кызыгыз мөс-тәкыйльлеккә омтыла. Йөреп киткән баланы, инде туктатам димә. Ул теләсә кая тыгыла, бертуктаусыз нидер вата-җимерә. Шулай итеп, үзенә билгесез дөньяны ача. Кайбер бала «ярамый» дигәнгә тәгәрәп китеп елый, истерикага да бирелә әле. Ашата башласаң, ашамый, киендерә башласаң, киендертми — киреләнү, елау аша характерын күрсәтә.
 
Күпвакыт аларны аңлап та булмый. Иркәли башласаң, карыша, ә шул ук вакытта әти-әни назыннан башка аңа начар да.
 
Бер яшькә җиткәндә, бала азрак йоклый, ашау-эчүгә дә мөнәсәбәт төрле баланың төрлечә. һәм ул һәрвакыт хәрәкәттә. Аңа берәүдән дә бәйле булмау бик ошый. Балагызның үзен болай тотуын нормаль күренеш дип кабул итегез. Бала шул рәвешле үз-үзен шәхес буларак расларга өйрәнә. Аны хуп-лагыз, кушылып уйнагыз, боерып сөйләшмәгез. һәрвакыт яратканыгызны белдереп-сиздереп торыгыз. Ватыла, җимерелә торган әйберләрне ераккарак алып куегыз.
 
Бер яшьлек баланың теле үзенчә ачыла һәм ул өлкәннәрнекеннән аерылып тора. Сүзләрне үзе уйлап таба һәм һәр нәрсәне үзенчә аңлый да. һәм тагы бер нәрсәгә игътибар итегез: бу чорда баланы әнисен югалту куркынычы бер генә минутка да ташламый. Ул әнисе артыннан «койрык» булып тагылып йөри. Әгәр дә сезгә каядыр барырга кирәк икән, моны күрмәгәндә эшләргә яисә аңа: «Хәзер кайтам», — дип аңлатырга кирәк. Баланы берүзен генә ирексезләп бүлмәдә калдырмагыз. Куркудан анда невроз башлануы бар.

Айгөл ӘХМӘТҖАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»