|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2016 Милләт
"Әти-әнисенең аякларын юа идем. Шулай буйсынучанлык күрсәтәләр бездә"Һәр елдагыча ирем белән быел да Кавказ якларына санаторийга барып, бераз сәламәтлекне ныгытып кай-тырга ният иттек. Курорт картасын алу өчен шифа¬ханәгә барырга кирәк бит инде. Чират зур. Каршы эскәмиядә, тирә-яктагылар аларны аңламый дип, ике татар хатыны рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утыралар. Ирексездән аларның сүзен ишетергә туры килде:
- И-и-и, хәзерге яшьләрне әйтим инде! Хәтерлисеңме, сеңлем Нураниянең малаен өйләндергән идек? Хатыннан уңмады шул, аерылыштылар алар. Татар кызы булгач, без бик тикшереп тормадык, тизрәк өйләндерү ягын карадык. Ә ул идән генә дә юа бел¬ми икән. Беренче көнне үк кибеттән швабра алып кайтты, шуның белән сөрткәли дә, бетте-китте. Савыт-сабаны да кул белән юмый, савыт юу машинасына тыгып кнопкасына баса да, эшкә китеп бара. Кайтканда кулинариягә кереп әзер өч¬поч¬маклар, пилмәннәр сатып ала.
Дөрес, эшли иде инде, эшли. Анысын әйтә алмыйм. Акчасын да кайтара иде... Ә Маратмы? Ул әлегә кадәр эшсез йөри, балакай. Эзли инде, эзли, тик таба алмый. Ачуыннан кайчакта салгалый да. Нишләсен, хатыннан уңмады бит...
“Йә, Ходай! Дөньяның асты өскә килгән чак икән. Хатын-кыз үзе эшли, үзе өчен бала табып үстерә, өй эшләренә дә, хөкүмәт эшенә дә өлгерә. Ә мәми авыз егетләребез яратышып өйләнгән хатыннарын гына да асрый алмыйлар, үзләренең ихтыярсызлыгы, ялкаулыгы аркасында эчүчелеккә биреләләр, балаларын ятим калдыралар. Менә, ичмасам, Кавказ якларында яшәүче лачын кебек ирләрнең хатыннары башкача яши. Бөтен эше - бала үстерү дә ашарга пешерү”, - дип эчемнән генә ачуланып кайттым бу Маратны.
...Менә санаторийга да килеп җиттек. Номерыбыз зур, чиста. Көн саен Мария исемле матур гына кыз килеп керә, ипләп кенә исәнләшә дә дәшмичә генә эшкә керешә. Ярты сәгать эчендә номерыбызны ялт иттереп җыештыра, берәр нәрсә кирәкмиме дип сорашкач, саубуллашып чыгып китә.
Берәр атна вакыт шулай үткәндер. Җан тартмаса, кан тарта дигәндәй, мин моңа сүз куштым:
- Иркә, милләтең буенча кем соң син?
- Татар...
Вәт сиңа мә! Мин милләттәшемне очрату шатлыгыннан хачапури пешерү серләрен сораша башладым. Әкренләп сүзебез гаилә тормышына күчте. Кыз оялчан булса да, милләттәше диптер инде, ачылып китте.
Минем әби белән бабай Пенза якларыннан монда килеп урнашканнар. “Кисловодскиның һавасы җиңел”, - дип әйтергә ярата әбием. Ул әле дә исән. Ә менә әни белән әти күптән вафат инде. Авариягә эләккәннәр.
Аслан атлы Дагыстан егете урлап, таулар арасында урнашкан авылына алып киткәндә миңа унҗиде яшь кенә иде әле. Башта яратмадым, аннары күндем инде. Хөрмәт йөзеннән әти-әнисенең аякларын юа идем. Шулай буйсынучанлык күрсәтәләр бездә. Өч балабыз туды. Хәзер кызыма - унике, кече малаема ике яшь. Тик хәзер без биредә, әбием янында яшибез. Аслан безне ташлады бит, чөнки миннән матуррак хатын тапты. Ә авар милләте гореф-гадәте буенча ир үз хатыныннан матуррак кыз таба икән, карт хатынын ташларга һәм башкага өйләнергә мөмкин.
Күзләрем шар булды. Урта гасыр законнары хөкем сөрә икән биредә!
- Ярдәм итәме соң?
- Юк инде, апа! Акчасы юк аның! Таулар арасында нинди эш булсын, ди! Вакытлыча эш тапканда ашарга алып кайткалый шунда. Ә болай сарык асрап, көтү көтеп көн күрә. Нинди ярдәм булсын аңардан! Рәсми рәвештә өйләнмәде бит ул миңа. Никах буенча яшәдек. Шуңа күрә алимент та түләми.
- Алай да матур хатын таба алган!
- Кем соң ул хатыннан сорап торган? Тагын урлагандыр әле!
- Никах укыткан икән, Коръ¬ән кануннары буенча яшәргә тиеш ул. Беренче хатынына да, икенче хатынына да, алардан туган балаларга да бертигез мөнәсәбәт күрсәтергә, малны бертигез бүләргә кирәк, диелгән бит китапта.
- Әй, апа, ни сөйлисез сез! Ул гына булса икән! Минем шәхси тормышым шуның белән тәмамланды, дияргә була. Хәзер мин тик балалар өчен генә яшәячәкмен. Чөнки биредәге язылмаган кануннар буенча Кавказ ирләре балалы хатынга өйләнә икән, димәк, дәрәҗәсен төшерә...
Чибәр, төз, уңган, олыны - олы, кечене кече дип белгән зәңгәр күзле, кыйгач кашлы татар кызы Марияны чын күңелемнән кызгандым мин. Кайтыр юлга чыкканда өстәлдә бераз акча калдырдым. Балаларына конфет булса да алып ашатыр, балакай.
Аның язмышы әле дә башымнан чыкмый. Безнең якларда яшәүче татар кызлары аңардан күпкә бәхетлерәк икән. Һәрхәлдә, үз тормышларына үзләре хуҗа булып яшәү мөмкинлеге бар, теләми икән - яратмаган иргә буйсынмый, аны кешечә тәрбияли алмаган әти-әнисенең аякларын юып түбәнчелеккә төшми...
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|