поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.02.2016 Җәмгыять

Нокта (Булган хәл)

Бу юлы ишектәге кыңгырау тавышына Гөлгенә үзе барды. Гадәттә бу ишектән сабыйларны алар әниләр кулына тапшыралар иде, ә бүген бусагада торган хатын биләүдәге баланы Гөл­генәгә сузды: “Мә, ал, минем аны карар рәтем юк, әнисе үлде, әтисе китте”, – диде ул, кырт кисеп. Югалып калган Гөлгенә бер тын басып торгач, һушына килеп: “Туктагыз, сез әйдә узыгыз, мин хәзер баш табибны чакырам”, – дип, бүлеккә йөгерде.

Хәлне аңлатып, кире әйләнеп чыгуга, көтү бүлмә­сен­дәге кушеткада сабый үзе генә ята иде инде.
 
– Бар, эзлә! – диде баш табибә. 
Гөлгенә, ике баскычны бер итеп, аска томырылды. Ары сугылды, бире сугылды, очраган ке­ше­ләрдән сорады, вахтерны җил­терәтте, урамны айкады, ләкин хатын табылмады. “Шул арада ул беркая да китә алмый, шушында гына булырга тиеш”, – дип, бөтен хастаханәне әйләнде. Кире бүлек­кә менгәндә баш табибә Галия Салиховна баланы бүлмәгә алып кергән, биләүдән чишкән дә, бәби белән чөкердәшә-чөкердә­шә, аны тикшерә иде: “Бу бит – без­дән бер атна элек чыгып киткән Айсылу Галиеваның кызы, менә кулындагы тасмасы да шул көенчә. Икесе дә сау-сәламәт килеш кайтып киттеләр. Әтиләре килеп алды. Нәрсә булды икән? Бигрәкләр дә сөйкемле бала”, – дип сөйләнде табибә ханым. Гөлгенә дә кечкенә тәпиләрен өскә күтәреп, зур кара күзләрен ачып, каранып яткан кызчыкны күргәч, әллә нишләде: “Әллә үземә алыйм микән, Галия Салиховна, бигрәк матур бала?” – диде ул, үзе дә сизмәстән. 
– Син бит әле яшь, үзеңнеке­ләр дә булыр, мондый балаларга ху­җа табыла, сәламәт бит ул. Тап­мадыңмы, китергән кешесен дим?
– Юк, җир йоткандай юкка чык­ты, – дип башын түбән иде Гөлгенә. 
Ә бу вакытта кызчыкның әбисе тиешле Фатыйма апа Гөл­генәнең кире менеп киткәненә тәмам инанып беткәч, яшеренгән урыныннан – баскыч астыннан чыкты да, яулыгын бөркәнеп үк бәйләп, “Служебный выход” ди­гән ишектән урамга чыгып сызды.
 
Бала бик тә тере булып чыкты, авызын зур ачып, тирә-юньгә башын боргалый-боргалый, ими эзли башлады. Баш табибә им­чәкләрен савып изаланган ике хатынны зур эштән арындырды, чиратлап, кызчыкны аларга кертеп бирә башлады. Шулай итеп тагын бер атна узып китте. Гөл­генәнең башыннан бер уй кит­мәде. Үземә кызлыкка алсам, “Яз­гөлем” дип исем кушар идем. Ничек итеп әнигә әйтергә, ул нәрсә дияр? Риза булмаса нишләргә? Санаулы көннәр тиз уза дигәндәй, кызчыкның тудыру бүлегеннән китәр көннәре дә җитте. Аның язмышы хәл ителә: Гөлгенә алмаса, балалар йорты, ә анда шартлар башка шул.
 
Гөлгенә, бар батырлыгын җы­еп, әнисенә үзенең фикерен кайтып әйтте.
– Имәндә икән чикләвек, әйтәм аны ашы аш түгел, кара көеп, иманына оеп йөри. Нәрсә булды бу кызга дип, аптырап беттем. Әллә чирли микән дип, борчыла башладым. Әллә акылдан яздыңмы? Кыз башың белән, ир-ат кулы тотып карамаган көенчә, бала ала, имеш. Булыр, үзеңнеке берәү генә түгел бишәү булыр. Үксез бала асраганчы, үксез бозау асра, дигән борынгылар. Ал­мыйсың, табылыр, алучысы да булыр, ул бала гына әнкәсез калмас.
– Калган бит инде, үз әнисе ялгыш коега төшеп үлгән, әтисе ташлап киткән, – дип, елый-елый тезмәкче иде дә Гөлгенә, әнисе бер генә әйтте:
– Нокта шушында куела!
 
...Кызчыкны балалар йортына тапшырырга бер көн калгач, бер гаилә аны кызлыкка алып китте. Гөлгенә кызчыкны үз куллары бе­лән биләүләп бирде һәм сорыйсы итте: “Кем исемле кушасыз кызыгызга? Бәхетле итегез сез аны!”
– Язгөлем , – диде хатын, – ул безгә бик кирәк һәм бик кадерле, – дип кочагына кысты. 
– Рәхмәт, – кенә дия алды Гөл­генә. Ничек кирәк алай гаиләне озатты да бер бүлмәгә кереп, үк­си-үкси елады. Баш табибә кер­гәндә, елаудан шешенеп беткән күзләрен уа-уа, аңа сарылды. 
– Җүләрләнмә, Гөлгенә, синең үзеңнең шушындый бәбиләрең булачак әле, Алла боерса.
– Бигрәкләр дә яраттым бит мин аны, үз балам кебек тоелды, – диде Гөлгенә, борчылып.
 
Гөлгенә бик яхшы шәфкать туташы булды. Авыруларны бик яратты, һәрберсенә ягымлы итеп эн­дәште, табиб кушканнарны тие­шен­чә үтәде. Вакыты җиткәч, насыйп ярын табып, тормышка да чыкты. Матур гына яши дә башладылар, ләкин бәхетләренең китек булуы гына эчләрен пошырды. Өйләнешеп 3-4 ел яшәгәч, балалары булмаганга чынлап торып борчыла башладылар. Яшь гаилә, икесе дә сау-сәламәт, ә бәби юк та юк. Табибларга да күренделәр, алар да гаеп тапмады, булыр дип ышандырдылар.
 
Булыр-булыр ди торгач, 7 ел да, 17 ел да узып китте, ә йортта сабый тавышы һаман яңгырамады. Хәдичә карчык та тып-тын гына онык көтте, каена­наның да киле­ненең кысыр булуы белән киле­шәсе килмәде. Ә гомер дигәне үз юлы белән акты да акты. Гөлгенә генә һәрвакыт Язгөлемен сагынып яшәде. Ходай кулыңа китереп тоттырган баладан баш тарткач, Алла каргышы дип уйлады. Менә шунда әнисе куйган “НОКТА”ның гомер­леккә икәненә тамам ышанды Гөлгенә.
 
Миләүшә Хәсәнова
Мөслим районы, Вәрәшбаш авылы.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»