поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.07.2009 Могҗиза

ГОМЕР БӘРАБӘРЕНӘ... ГОМЕР

Бу хакта яраткан газетама күптән язасым килсә дә, никтер гел тукталып калырга мәҗбүр булдым. Язармын да, җүләрдер бу хатын, дип көләрләр төсле тоелды. "Т.Я."да энергетик вампирлар турындагы язманы укыганнан соң, белмәгәннәр өчен гыйбрәт булсын, дип кулыма каләм алдым. Язмамны тәмамлаганнан соң да, хатымны почта тартмасына төшерергә җөръәт итмәдем. Икеләнә торгач, байтак вакыт үтте. Соң булса да, уң булсын дип, хатымны яраткан газетама юллыйм. Алда тасвирланачак вакыйгаларда минем катнашым юк, аны миңа бер таныш марҗа сөйләде. Вакыйгаларны шул хатын исеменнән тасвирлыйм.

 

– Миңа 35 яшь тулгач, үземне көннән-көн начар хис итә башладым. Күпчелек хатын-кызга хас күренеш: вакытында табибка барып күренмичә, тартып-сузып йөрдем. Барсам, куркыныч чир табарлар төсле тоелды. Табибларга мөрәҗәгать иткәндә соң иде инде, миндәге яман шеш авыруы соңгы чиккә җиткән, диделәр. Озакламый бөтенләй урын өстенә аудым. Ул вакыттагы сызлануларымны сөйләп кенә бетерерлек түгел. Тизрәк үлсәм, бу газаплардан котылыр идем, дим. Үләм дип кенә үлеп булмый икән шул. Үлсәм, миннән башка ике кызым нишләр, ничек яшәрләр, дип тә борчылдым. Кеше баласы кемгә кирәк?  Ул вакытта олы кызыма 16 яшь кенә тулган иде әле. Үлеп китә калсам, беренче чиратта өйдәге әйберләрнең кайсысын сатып акчага әйләндерергә икәнен көн саен диярлек  башларына тукып, аптыратып бетерә идем. Кызым минем соравым буенча сату-алу турындагы белдерүләрне кычкырып укый иде. Әти-әниемнән миңа мирас булып калган бакча йортын сатып, кулларына акча тоттырып үлеп китү иде теләгем. Газета актарганда "Багам, һәртөрле авырулардан дәвалыйм" дигән бер белдерүгә күзем төште. Телефон аша элемтәгә кердем. Белдерү иясе  чегән хатыны булып чыкты. Ул үзе безгә килүдән баш тартты. Такси яллап, көч-хәл белән янына  үзем бардым. Өстемә бер генә күз сирпеп алды да:

 

– Синдә рак. Күптән дәваланырга кирәк булган. Үзең сузгансың. Мин сине аякка бастырам дип ышандыра алмыйм, – диде. Ул – минем соңгы өметем иде.

 

– Ярдәм итә алсаң, дачамны бүләк итәр идем, – дидем.

 

– Дачаңны үзең бирәм дип торганда, кулдан ычкындырасы килми-килүен. Ләкин чирең бик тирәнгә киткән, ярдәм итәрлек түгел. Ракны дәвалауның төрле ысуллары бар. Әмма аларның берсе дә сиңа ярдәм итмәячәк. Тагын бер ысул бар-барын, ләкин син ул юлга бармассың дип уйлыйм, чөнки ул синең кан кардәшләрең белән бәйле. Ә синең балаларыңнан кала кан кардәшләрең юк. Минем әле үз гомерен саклап калу хакына балаларын корбан итүчене күргәнем юк. Эзләп карасаң, йорт хайваннары аркылы чир чыгара белүчене таба алырсың, бәлки. Мин үзем туганнар аркылы гына эшли беләм шул, – диде чегән хатыны минем ул әйткән ысулдан баш тартачагыма һич шикләнмичә.

 

Ә мин чегән хатыны әйткән юлны сайладым. Бу башбаштаклыгымның ахыры ни белән тәмамланасын белгән булсаммы... Хәер, чегән хатыны аңлашылырлык итеп әйткән иде югыйсә. Хәзер терсәк якын булса да, тешләп булмый, үкенүдән дә файда юк, эшләнәсе эш эшләнгән. Кыскасы, чегән хатыны янына барып кайткан көннән башлап, мин үз балаларымның энергиясен суырып яши башладым. Төнлә кызым йоклаган карават янына килеп, кулымны аның өстенә куя идем дә, чегән хатыны өйрәтеп җибәргән сихер сүзләрен кабатлый идем. Шул рәвешле минем хәлем көннән-көн яхшыра башлады. Тора-бара авыру-сырхауларым бөтенләй бетте. Күзгә күренеп яшәреп киттем, хәтта. Дәвалаучы табиблар таң калды, ышанмаслык хәл бит. Мин серемне беркемгә дә чишмәдем. Артык төпченүчеләргә:

 

"Дәваланып карамаган нәрсәм калмады, белмим, кайсысы килешкәндер", – дип кенә җавап бирдем.

 

Шулай итеп,чегән хатыны кушканча, ай саен бер мәртәбә, ай тулган вакытта, алмаш-тилмәш әле бер кызымнан, әле икенчесеннән энергия алып яшәдем. Кыскасы, мин чын вампирга әйләндем.

 

Олы кызым кияүгә чыгып, ире белән чит шәһәргә күченеп киткәч, миңа болай дип хат язды: "Әни, гел хәлсезлектән интегә идем, монда яши башлагач сәламәтлегем әйбәтләнде, әллә климат үзгәртүнең файдасы тиде микән?" Ул мескен, энергиясен  мин "эчкәнгә" күрә хәлсезләнүен башына да китереп карамагандыр инде. Мин үз гаебемне белгәнгә күрә, аның чит шәһәргә китеп урнашуына сөендем дә, көендем дә. Ул киткәч миңа төпчек кызыма "ташланырга" туры килде.

 

Кече кызым кияүгә чыккач, аерым яшәүләренә каршы төштем, имеш, миңа үземә генә болын кадәр өйдә күңелсез булачак. Кызым корсакка узгач та, энергиясен суыруымны дәвам иттем, чөнки минем бүтән  чарам юк иде. Олы кызым безнең белән бергә яшәсә, монысына көмәнле чагында кагылмаган   булыр идем дә бит. Минем аркада төпчек кызым үле бала тапты. Кияү белән кызым бала хәсрәтен бик авыр кичерде. Бу кайгыдан соң кияү кызыма карата игътибарын тагын да арттырды. Кияүнең гел кызыма тагылып йөрүе минем ачуымны чыгара башлады. Мин боларны аерырга ният кылдым. Беркем күрмәгәндә генә кияүнең кесәсенә мәхәббәт хаты салдым. Кызым хатны табып укыгач, әй, гарьләнеп елады да соң. Ул кияүнең дөреслеген хаклап бәргәләнүләре... Берничә көн елашканнан соң татулаштылар болар. Гадәттәгечә матур гына яши башладылар. Ә мин аларның араларына таяк тыгуымны дәвам иттем. Тамчы ташны тишә дигәндәй, минем "тырышлыклар" да эзсез узмады: кияү белән кыз еш кына ачуланыша торган булып китте. Миңа шул гына кирәк тә: җае чыккан саен кызга "аерыл" дип тукый тордым. Нәтиҗәсе озак көттермәде, кияү китеп барды. Аерылышудан соң кызым бик биреште: ябыкты, хәлсезләнде. Җитмәсә, энергиясен мин "эчәм". Аны кызганып, берничә ай туктап торган идем, үземнең хәлем мөшкелләнде. Мин янә чегән хатыны өйрәткән шөгылемә тотындым. Җиде ел дигәндә, кызым үлде.

 

Ул вакытта чит шәһәрдә яшәүче олы кызым иреннән аерылып кызы белән генә яшәп ята иде. Ул: "Әни, берьялгызың яшәгәнче, минем янга күченеп кил", – дип үзе янына чакырды. Миңа болай да шуннан башка чара калмаган иде инде. Мин кызым янына күчендем.

 

Шулай берчакны тулган ай (полнолуние) вакытында, йоклап яткан кызым өстенә кулларымны куеп, чегән хатыны өйрәткән сихер сүзләрен пышылдап тора идем, кызымның: "Әни, нишлисең син?" – дигәненә сискәнеп киттем. "Бу хәл беренче генә кабатланмый бит инде, баштарак, сеңлем үлгәннән соң, мине дә югалтудан куркып, минем өчен дога кыласыңдыр, дип уйлый идем. Ләкин синең кыланышларың дога укыганга бер генә дә охшамаган", – дип тавыш куптарды. Баксаң, мин килеп  берничә ай узганнан соң кызым үзен начар хис итә башлаган. Әле башы авырта икән моның, әле башка җире. Сырхауханәдә тикшеренгәч, табиблар азканлылык дигән диагноз куюдан ары уза алмаганнар. Табиб язган даруларның да файдасы шуның кадәр генә булган. Багучыга барган. Багучы: "Ниндидер якын туганың синең яшәү көчеңне суырып яши. Син – вампир азыгы", – дип әйтеп җибәргән. Мин моны ишеткәч кычкырырга, еларга тотындым, кызымны төрле аферистлар сүзенә карап, үз анасына ышанмавында гаепләдем. Бер атна сөйләшми йөргәч, кызым килеп миннән гафу үтенде. Шулчак күңелемнең ниндидер бер кылы өзелгәндәй булды. Мин моннан ары кызымның гомере һәм сәламәтлеге белән "уйный" алмаячагымны аңладым.  Инде менә өч ай дәвамында кайчан да булса үләчәгемне белеп яшим. Колагымда кече кызымның: "Әни, ник мин гел төшемдә канымны сөлек суырганын  күрәм икән ул?" – дигән сүзләре яңгырап тора. Их, белсә икән ул сөлекнең газиз анасы булганын. Хәзер үкенүдән ни файда? Үз гомеремне саклыйм дип, баламны гүргә тыктым. Әле ярый тукталып калдым, югыйсә икенче баламнан да колак кагасы идем. Хәзер көн саен чиркәүгә йөрим, Ходайдан кылган гөнаһларымны кичерүен сорыйм.

 

P.S. Әлеге ханым миннән: "Бу хакта газетага язсаң, зинһар исем-фамилиямне күрсәтә күрмә, – дип үтенде. – Кызым күреп алса, аның өчен дә, минем өчен дә гомерлек үкенеч булачак.  Мин моны башкалар аң булсын, сихер-михер ише нәрсәләр белән шөгыльләнүче кешеләр белән бәйләнмәсеннәр, минем җүләрлекне кабатламасыннар дип сөйләдем." Бу хатынны яклап та, яманлап та бер генә сүз дә әйтәсем килми. "Башыңа төшсә – башмакчы буласың" дигәндәй, үзең шул хәлгә калмый торып мин тегеләй итәр идем, мин болай итәр идем, дип алдан бер генә дә кычкырырлык түгел. Шуңа күрә, һәркем үзенчә нәтиҗә ясасын.  

 


Ф.АБДУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 77 | 27.06.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»