поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.02.2016 Дин

Ильяс хәзрәт Мәхмүд: «Дәваланырга килүчеләрнең күбесендә – күз тию»

– Ильяс хәзрәт, сез – Казанның «Шифа» рухи тернәкләндерү үзәгенең бүлек җитәкчесе, унбиш ел дәвамында өшкереп дәвалаучыларның берсе. Дәваланырга килүче кешеләргә сез иң әүвәл нәрсә хакында әйтәсез?

– Иң әүвәл мин шифаның бары тик Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән ирешүе хакында әйтеп куям. Минем аша Аллаһы Тәгалә Үз кодрәте белән теләгән бәндәсенә шифа бирә. Мин түгел. Ләкин миндә булып киткән кешенең савыгуын ишетү, әлбәттә, күңелләргә рәхәтлек бирә. Өшкереп дәвалау процессында иң мөһиме – Аллаһының ярдәменә өметләнү.

– Сез үзегездә мондый сәләт ачылуына шатмы? Бу сәләт, бәлкем, тумыштандыр…


– Тумыштан түгел. Мин моны иман юлыннан туры барып, озак еллар дин белемен өйрәнеп, намазда булып, тәүлекнең күп вакытын догада үткәрүем аркасында ачылган сәләт дип саныйм. Әлбәттә, мондый сәләт Аллаһы Тәгалә рөхсәте белән генә ачыла, әмма дә ләкин, барыннан да элек, мин моны сынау дип әйтер идем. Без өшкереп дәвалаучылар бер-беребез белән таныш, ләкин арада үз практикаларын туктатучылар да аз түгел. Чөнки әлеге юлны сайлаган бәндәнең сәламәтлеге бик яхшы, нервлары корыч һәм күңеле һәрчак тыныч булырга тиеш. Бу хезмәттән арып, талчыгып туктаган танышларым да байтак.



– Мөселманнарны намаз укучы дәвачы гына өшкерә аламы?

– Намазда булмаган дәвачы үз-үзенә карата гадел түгел. Аллаһы Тәгалә алдында үз бурычын үтәмәгәч, җаны-тәне белән Аңа намаз аша мөрәҗәгать итмәгәч, ул башкаларга шифаны кемнән сорый соң? Аллаһы Тәгаләгә инану зарур. Аның таләпләрен үтәү кирәк, чөнки бәндәләргә бу дөньяда башкача яшәү мөмкин түгел.

– Дәвалау дәверендә Сезне нәрсәләр гаҗәпләндерә?


– Аллаһы Тәгаләнең могҗизалары. Дәвалый башлауның иң беренче елларында мине могҗизалы савыгу очраклары бик гаҗәпләндерә иде. Хәзер инде бераз күнектем. Әйтик, бервакыт урманда агусыз елан чакканнан соң шок хәлендә калган хатын-кызны алып килделәр. Ябыгып бетү өстенә, аның аяк буыннары авыр­та һәм йөрерлек хәле дә юк иде. Бик күп табибларга күренеп карагач, соңгы өмет белән, аны минем янга ире алып килде. Коръән аятьләре белән бер өшкерү сеансыннан соң ул тулысынча терелде. Шушы очрак үземнең дә күнелемдә бик тирән уелып калды.

– Бер хатын-кыздан шайтанны куып чыгару процессы күрсәтелгән ике видеоязмагызны (интернет челтәрендә) ахыргача карау да талчыктыра. Бу вакытта үзегез дә арыйсызмы?

– Әлеге процесс барышында нык ару юк. Ләкин соңгы вакытларда мин башкача эш итәм: кешедән шайтанны куып чыгарганда, алар белән сөйләшеп тә, аларга вәгазь укып та тормыйм. Коръәндәге «ут» һәм «җәһәннәм» сүзләре кергән аятьләрне укыганда, ул аятьләрнең кайнарлыгына чыдый алмыйча, Аллаһы Тәгалә кодрәте белән, шайтан яна башлый.

Әлбәттә, ул язмалар кайбе­рәүләргә катлаулы һәм куркыныч булып һәм аны ахыргача карап бетерү, чыннан да, авыр булып тоелыр. Әмма экзорцизм турында белү аның хакында белмәүгә караганда яхшырак. Чөнки шайтан коткысына эләккән адәмнәр үз тормышларын куркыныч астына куялар. Бу вакытта шайтаннан килүче явызлык даими һәм хәвефле. Әлеге очракларда табиблар түгел, ә бары тик Изге Коръән аятьләрен укып өшкерү генә ярдәм итә.

– Ә җенләнгән кешене психик авырулардан ничек аерасыз?

– Психик авыру Коръән укыганда үзен тыныч тота, ә җенләнгән кешенең реакциясе тискәре һәм күп очракта ул үз-үзенә, үз җанына урын таба алмыйча азап­лана, аятьләрне ишетергә теләмичә, чыгып китәргә омтыла.

– Бу бәлагә юлыккан бәндәләр күпме?

– Бик күп дип әйтмәс идем. Җәфаланып чирләүчеләр килә, мондый халәтнең үзләрендә булуын ачыктан-ачык сиземләмәүчеләр дә аз түгел.

– Әгәр дә кеше эчендә шайтан берничә ел яшәсә, ул аның организмына никадәр зарар китерә?

– Быел җәй Казахстанга барып, бер гаиләне дәваларга туры килде. 14 ел дәвамында тулысынча сау-сәламәт хатын-кыз бары тик ике тапкыр бала көткән һәм ике очракта да карындагы баланың үсеше тукталган. Дәвалау дәвамында аның эчендә шайтан утыруы мәгълүм булды. Әлбәттә, ул, хатын-кызның җенес әгъзаларына зарар салудан тыш, рухи халәт авырлыгы да тудыра. Шайтанның зарары төрле: карындагы бала төшү, холык үзгәрү, бер сәбәпсез курку хисе басу, һәрчак ялгыз калырга омтылу, тән сәламәтлеге какшау һәм башкалар.

– Ильяс хәзрәт, мөрәҗәгать итүчеләр күбесенчә нәрсәдән җәфалана?

– Күз тиюдән. Миңа килүче­ләрнең иң күп өлеше күз тиюдән интегә. Икенче урында – сихер, калганнарында – тән авыртулары.

– Күз тиюен ничек билгелисез?

– Кеше аны үзе дә сизә. Күз тию ул – һәрьяклап тискәре тәэсир ясый: кеше гаилә кора алмый, аның иммунитеты зәгыйфьләнә, башы авырта, тыны кысыла, хәле бетә, уйлаган планнары барып чыкмый, эшләре алга китми… Бу нисбәттән Пәйгамбәребезнең сәхабәсе Хафиз ибн Хәҗәрнең сүзләрен дә искә төшерим: «Бар авыруларны дога ярдәмендә дәвалау һәм Аллаһы Тәгаләдән яклау эзләү, авыруларны дарулар ярдәмендә дәвалауга караганда, күпкә файдалырак».

– Ата-ана соклануыннан балага күз тию кайберәүләргә гаҗәп булып тоела.

– Адәмнәрнең үз балаларына карап Аллаһы Тәгалә балага биргән теге яисә бу сыйфатларын өстенлек дип кабул итүе күз тидерүгә китерә. Аллаһы Тәгалә балага бүләк итеп биргән сыйфатны әле кайберәүләр үзләренең казанышлары дип тә уйлый башлыйлар. Ә без иң элек кемгә рәхмәтле булырга тиешбез соң?! Һәм Мөхәммәд Пәйгамбәребез әйткән: «Күз тию – хак».

– Дөньяда сихер булуына ышанмаучыларга нәрсә әйтә аласыз?

– Әлбәттә, кешенең үз башына төшмәсә, күп нәрсәгә ышанмый. Сихернең хакыйкате «әл-Фәләкъ» һәм «ән-Нәс» сүрәләре белән дә, Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең бер ел буе сихердән авыруы һәм терелүе һәм аңа кадәр килеп киткән пәйгамбәрләрнең дә сихерчеләр белән көрәше тас­вирланган вакыйгалар аша расланган. Әйтик, «әл-Бәкара» сүрәсенең 102 нче аятендә: «Алар шайтаннарның Сүләйман падишаһлыгында өйрәткәннәре артыннан иярделәр. Сүләйман кәфер булмады, ләкин шайтаннар кәфер булдылар: кешеләргә сихер һәм Бабилдә ике фәрештәгә – Һәрут вә Мәрүткә иңгән нәрсәләргә өйрәттеләр», – дип язылган. Ә «Йуныс» сүрәсенең 80-81 нче аятьләрендә болай диелә: «Сихерчеләр килгәч, Муса аларга: «Ыргытырга теләгәнегезне ыргытыгыз!» – дип әйтте. Алар ыргыткач, Муса аларга мөрәҗәгать итте: «Сез китергән нәрсә – сихер!»

– Бозык үзеннән-үзе бетәргә мөмкинме?

– Мөмкин. Бозык кергән кеше иман аша – һәрчак дога укып, һәрдаим зикер әйтеп, биш вакыт намазда булса, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, бозык бетә. Яисә ул дөрес дәвачыга мөрәҗәгать итәргә тиеш.

– Әгәр дә савыккан гаиләдә туган бала дөньяга битлек киеп туса, әлеге битлек белән нәрсә эшләргә? Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бәхет бирелгән бәндәгә генә тия һәм аны кешегә гомере буе сакларга кирәк дип аңлаталар.

– Сүз «күлмәк киеп туган» дип сөйләү хакында булса кирәк? Ул баланың бәхетле яки бәхетсез булачагын алдан кем белә?! Иманлы булып үссә, бәхетле булыр, иншә Аллаһ. Бәхете – иманда.

– Анадагы сихернең карындагы балага күчү очраклары еш очрыймы?

– Әйе. Дәваларга алып килгән нарасый балага догалар укып өшкерә башлагач, андый аналар укшып коса башлыйлар. Шушы халәт буенча бу төр сихер ачык­лана.

– Әгәр дә сезгә авыруны аның ихтыярыннан тыш, мәҗбүриләп өстерәп алып килсәләр, дәваларга алынасызмы? Мәсәлән, эчкечеләрне.

– Авыру үзе килергә тиеш. Гадәттә, эчкечеләр минем янга үзләре килә. Аларга бит код белән дә, гипноз белән дә дәвалау ысуллары ярдәм итмәскә мөмкин. Догалар белән өшкерү күп очракта уңай нәтиҗәләр бирә, мин аларга әле вәгазь дә укыйм.

– Ильяс хәзрәт, мөселман дәвачысы үз хезмәтләре өчен нинди бәя сорарга тиеш дип саныйсыз? Һәм шул ук вакытта әгәр дә дәвачы хезмәте өчен гомумән дә бәя сорамаса, бу аның үзе өчен начар түгелме?

– Исламда дәвалау өчен билгеле бер күләмдә бәя билгеләү юк. Кем нинди мөмкинлеккә ия, шул мөмкинлектән чыгып, сәдака бирә. Бу хәдисләр белән дә раслана. Мәсәлән, Ягълә бин Мүрра әйтүенчә, бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән юлга чыккач, алар кечкенә баласын тотып утыручы бер хатынны очраталар. Ул хатын баласының бик авыру булуын әйткәч, Пәйгамбәребез сабыйдан шайтанны куып чыгара һәм баланы әнисенә кайтарып биргәндә: «Кире кайтканда безне шушы урында ук каршыла, сабый үзен ничек тотканын безгә сөйләрсең», – ди. Кире кайтканда, теге хатынның, өч сарык белән, аларны көтеп торуын күрәләр. Пәйгамбәребез аннан: «Балаң ни хәлдә?» – дип сорый. Ул хатын: «Сине хаклык белән җибәргән Зат белән ант итәм! Без ул сабыйда бер генә сәер нәрсә дә күрмәдек. Менә бу сарык­ларны ал!» – дигәч, Мөхәммәд Пәйгамбәребез Ягълә бин Мүррага: «Төшеп берсен ал, ә калганнарын аңа кайтарып бир», – ди. Мәчеткә дә керем кирәк, дәвачыларның да гаиләләре бар. Һәм бу – хезмәт. Ләкин нәфесләнеп зур суммалар сорап утыру – гөнаһ.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.

 


 


Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»