|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2016 Мәдәният
Ваһапов фестивале тәкъдим итә: Илһам Вәлиев (ВИДЕО)15 март көнне Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә Рәшит Ваһапов фестивале Казан тамашачысын кабат югары сәнгатъ бәйрәме белән куандырачак. Бу көнне заманыбызның иң яхшы татар тенорларының берсе булган Илһам Вәлиевның Казандагы тәүге концерты уза. Сезгә Илһам Вәлиев язмаларының кайберләрен тәкъдим итәбез: 1. “Тукай ариясе” (Р.Ахиярова муз., Р.Харис либреттосы); 2. Дж.Вердиның “Риголетто” операсыннан Герцог җыры; 3. “Әниемә хат” (Ә.Даутов музыкасы һәм сүзләре). Сезнең фикеләр?! Илһам Вәлиевның Казанда үтәчәк беренче концертында татар, башкорт, рус, чит ил классикасы, халык җырлары, татар-башкорт эстрадасының иң яхшы хитлары урын алачак. Музыка ягыннан бизәлеш – “Новая музыка” оркестры, “Мирас” ансамбле, баянчы Наил Сәгъдиев. Концертның махсус кунаклары – күренекле артистлар Зөһрә Сәхәбиева, Фән Вәлиәхмәтов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, яшь башкаручы Айгөл Хисмәтуллина. Югары сәнгатькә битараф булмаган һәркемне 15 март көнне Татар Дәүләт Филармониясендә узачак Илһам Вәлиевның Казандагы беренче концертына чакырып, көтеп калабыз! Билетлар – филармония һәм шәһәр кассаларында. Белешмәләр өчен: 8(987)296-06-27.
--- |
Иң күп укылган
|