• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 28 Июль
  • Айрат Акимов - җырчы
  • Нургали Булатов - журналист
  • Якуб Агишев (1899-1972) - галим
  • Рәшит Ибраһимов - язучы
  • Наил Мәганов - җәмәгать эшлеклесе
  • Рамил Нотфуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Розалина Шаһиева - шагыйрә
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
  • 62 яшьлек Ир Яна гына пенсиягэ чыктым казаннан ерак тугел район узэгендэ яшим бакча яратам бераз гына умарталарым бар жыр монга гашыйк узем шикелле ялгызлыктан туйган 55 62 яшьлек хатын кыздан шалтырату кэтэм тел 89270417535
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
 
 

 
Архив
 

               

08.02.2016 Җәмгыять

Кайда син, Римма?

15 февральдә каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның туган көне. Әгәр исән булса, быел аңа 78 яшь тулган булыр иде. Ә без аның туган көнен менә җиденче мәртәбә инде үзеннән башка гына билгеләп үтәчәкбез.
Үткән елда якташыбызның тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап дөнья күрде.

Бу безнең өчен, әлбәттә, иң куанычлы мизгелләрнең берсе булгандыр. Татар җәмәгатьчелеге китапны бик тә җылы кабул итте. Тиражы аз булу сәбәпле (барлыгы 700 данә генә) аны без башлыча Татарстанның Нурлат районы, Самара һәм Ульян өлкәләренең татар авыллары китапханәләренә бирдек. Киләчәктә бу китапны зуррак тираж белән татар һәм рус телләрендә бастырсак, начар булмас иде.
 
Әдипнең әле беркайда да басылмаган чәчмә әсәрләре дә, шигырьләре дә байтак. Барсын бергә җыйнап, дөньяга китап итеп чыгарырга кирәктер, мөгаен.
 
Шуларның берсен – тәрбия темасына багышланган “Кайда син, Римма?” дип аталган документаль хикәяне, бүген без “Бердәмлек” укучыларына тәкъдим итәргә булдык.
 
Бу зур коңгырт күзле, озын кара чәчле тере генә кызчыкны мин, иң беренче тапкыр Кәшифә әбигә ияреп безгә килгәч, күргән идем. Тәрәзәдән хат ташучы күренгәч тә, берни тартынып тормастан, караватым янына килеп басты да бераз карлыкканрак тавыш белән:
- Абый, гәҗитләрегезне алып керимме? - дип, туп-туры күзләремә карады.
 
Белмим, нигәдер шушы балага карата җанымда җылы хис уянды. Аның күрексез язмышын матуррак, яхшырак итәсем килде минем. Чөнки миңа Римманың җилбәзәк холыклы әнисе турында сөйләгән иделәр инде. 
 
Мин аның әнисе Рәйсә турында озын-озак сөйләп, тукталып  тормам. Шуны әйтәсем килә: Рәйсә безнең авылга очраклы рәвештә килеп чыкты, эшкә урнашты. Кәшифә әбигә фатирга керде. Әмма үзен сыер савучы итеп колхозның икенче бригадасы булган, бездән ун чакрым арырак бәләкәй генә мордва авылына эшкә җибәрәчәкләр иде. Бу бала да шунда китәчәк: беравыз сүз русча, йә мордвача белмәгән баланың ул авыл мәктәбендә ничек укуын, шушы тотнаксыз анасы янында ниләр күрәсен күз алдына китерүе, уйланырга, һәрнәрсәнең төбенә төшенергә өйрәнгән кеше өчен бер дә кыен түгел иде.
 
Гомумән, безнең гаиләдә белем алуга, балаларны тәрбияләүгә бик җитди караш хөкем сөрә иде. Шуңа күрә барысын да кат-кат уйлагач, мин бер уй-теләгемне әнигә җиткерергә булдым. Әни, Римма белән Кәшифә апаны озатып керде дә, “Рафаилем дә мәктәптән кайтыр инде”, - дип сөйләнә-сөйләнә янәдән самоварын гөҗләтеп җибәрде. Күңелемдә туган әлеге фикерне ничегрәк башлап җибәреп әйтим икән дип уйлап ята идем, миңа ашарга әзерләп, ул яныма үзе килеп утырды. Мин аның ягымлы, һәрбер җыерчыгына кадәр таныш, мөлаем йөзенә карадым да:
- Ул бала анда ничек укый инде, ул ана янында ниләр күреп бетерер икән, - дидем.
 
- Бала жәл дә бит, нишләсен, язмышы шундый булгач. Алла шулай кушкандыр инде. Бала жәл, анасы иртәгә китә, ди. Яңа елга кадәр тотар идем, ди Кәшифә апа, больниска ятарга дәшәләр икән, йөрәгем бик авырта, ди.
- Әни, әгәр ул бала бездә калса, бездә торып укыса? Урыныбыз җитәрлек, ә Рафаилне барыбер мәктәпкә озатасың бит. Ризыкка аптырамабыз инде, бары җитәр. Бик начар кызчык түгел бит. Бәлки калдырырбыз, ә?
Әни миңа текәлеп, уйланып торды да, үпкәле дә, килешле дә әйтеп куйды:
- Сиңа каршы торып булмый инде. Син үзенекен итәчәксең...
Рәйсә икенче көнне иртүк кызын, киемнәрен алып, теге авылга киткән иде. Барысын да йомшак кына аңлатып, хат язарга туры килде. Мәктәпкә беренче класска алуларын сорап гариза яздым. Мәктәп мөдире Вазыйх абый үзе килгән иде.
- Укырга алырбыз, ә менә әниегезгә артык кыен булмасмы? Беренчедән, урын өстендә үзең ятасың, өстәвенә бу кыз да... Апа яшь кеше түгел ич...
- Ярар инде, Вазыйх, карарга тырышырбыз, әнә баланы жәлләгән бит...
 
Берничә көннән - ноябрьнең егермесе иде, әнисе Римманы безгә китерде. Берничә дәфтәр куелган сумка һәм кечкенә генә төенчек тотканнар. Ул төенчектә Римманың искерәк кенә кызыл кофтасы, мәктәп формасы иде. Әнисенә: “Кирәкле киемнәрен үзең алырсың, а ашавын санамабыз”, - дидек. Ялгызлыкка эче пошып яшәгән Рафаил дә бу хәбәрне шатланып каршылады - дүртенче класста укыса да (укырга алдан кергән иде), унынчы яшенә киткән бала гына иде әле ул.
 
Мәктәптән кирәкле китапларны табыштырып, ручка, дәфтәр кебек кирәкле әсбап¬ларын җитештереп, өченче көнне Римма кызыбыз мәктәпкә китте. Римма Рафаилдән сигез айга гына кечерәк икән, бер-берсен тиң күреп, бик тиз дуслашып киттеләр. Кызчык беребездән дә ятсынып-читсенеп тормады, гаиләбезгә җиңел генә кереп китте. Әни дә, мин дә Римманың тизрәк үзләшеп китүенә хәлдән килернең барын да эшләдек шикелле. Башкача мөмкин дә түгел - бала гаиләгә ияләшергә, анда үзенең чын урынын табарга тиеш, шул чакта гына ул җылы тормыш белән яшәячәк, укуы да өметле булачак иде.
 
Безнең мәктәптә балаларга хәреф өйрәтүне, укуны русча “Букварь”дан башлыйлар. Шорган авылында укуны “Әлифба”дан башлаган Римма өчен кинәт кенә рус теленә күчүе  бик кыен буласы иде. Җитмәсә әле, аны “Әлифба”дан укырга өйрәтүчеләр, хәрефне танып укырга түгел, үз артларыннан кабатларга һәм хәтердә калдырырга өйрәткәннәр. Күрә¬сең, бу хәлне алар үзләре дә сизенмәгән. 
Римманың хәтере бик яхшы иде. Китапта язылган текстның беренче сүзләрен әйтүгә, калган өлешен күңелдән шатырдатып укып бирә, ә хәрефләп укы, дисәң, тукталып, тотлыгып кала иде.
 
Укытучы Фәния апасын ча¬кырып, ничегрәк укыту турын¬да киңәштек, русча санау, кушу-алуны өйрәнү юлын билгеләдек. Ул үзе күндәм, ничә кат кушсаң, шулкадәр укый, карышмый, киреләнми иде. Андый баланы өйрәтүе бик кыенлыклар тудырмый. Биредә алга киткән балаларны куып җиткерү генә түгел, ә чит телне өйрәнү зарурилыгы хәлне нык катлауландыра иде. Барсына да бүген бирелгән эшне эшләү белән беррәттән, үтелгән темаларны кабатларга, укып-өйрәнеп узарга кирәк. Укытучыдан әлегә билге куймас-ка, әмма дәресне үтәүне башкалар белән тигез таләп итүне шарт итеп куйдык. Бу сайлаган юлыбыз уңыш китерми калмады, билгеле. Без моны яңа уку елы башында аерым ачык сизенеп, шатландык.
 
Чит баланың холкын, үзенә хас гадәтләрен дә өйрәнергә туры килде. Бервакыт шулай, килеп торуына ике атналар чамасы үткәч, бугай, сумкасыннан ялтыравык тимерле ручка идәнгә шакылдап төште. Карасак, чит кеше карандашы, дүртпочмаклы зәңгәрле-аклы бөтергеч, янәшәсендә утыручы кызның апасына адресланган матур чәчәкле открыткасы да килеп чыкты. 
 
- Бу кемнеке? Үзеңнеке бар өстенә ник алдың? - дип төпченсәк тә, ул берни дә дәшмәде, башын аска иеп тик торды. Безгә: “Иртәгә бу әйберләрне үзләренә бир, оят бит ул сорамыйча иптәшеңнең әйберләрен алу. Икенче алай эшләмә, ярыймы!” - дип кисә¬түдән башка чара калмады. Шуннан соң үзенә белдермичә берничә мәртәбә сумкасын тикшереп карасак та, чит әйбер күренмәде.
Яңа ел ялы башланды. Бәйрәмнәр үткәч, Римманы әни¬се бер ун көнгә дип алып китте. Безгә дә әтинең туган Гөлсем апасы килеп чыкты. Римма китеп ике генә кич кунгач, өйлә вакытларында чәйгә утырган гына идек, шыгырдап ишек ачылды. Бәреп кергән суык пар эченнән бусагада ун көнгә киткән кызыбыз пәйда булды. Ул керде дә, ят кешеләргә килгән сыман бусага өстендә оялып, башын аска иеп басып калды. Римманы күргән әни:
- Ай, Аллам, кызым, нәрсә булды? - дип янына килде. Кызның алсу бите буйлап мөлдерәп агып төшкән күз яшь¬ләрен күргәч, тәмам хәй¬ранга калдык.
- Чишен әле, чишен, туңгансың бит. Әниең кайда соң, ник керми? - дип сөйләнә-сөй¬ләнә кызны чишендерергә тотынды әни. Гөлсем апа да арткы бүлмәгә чыкты. Римманы күргәч:
- Бу кем тагын? Каян алдыгыз? - дип сорады, юан гәү¬дәсе белән юлкына-калкына Рим¬маның алдына ук килеп басты.
Куркынган яшьле күзләре белән Римма башта олы апайга, аннан әнигә күтәрелеп карады, берни дәшмичә минем караватым кырыена килеп утырды.
- Үзебезнең кызыбыз ул, ола¬пай, сатып алдык, әллә ишетмәгән идегезме?
- Әйдә кызым, чәй эч, җылын, тышта бүген очкан кош та туңа торгандыр... - Әни тагын үз алдына нидер сөйләнгәләп, өстәл янындагы урындыкларны күчерә башлады. Римма эндәшмәде, хәтта кымшанмады да - саңгырау кеше сыман утырган урынында тик торды. Әни тагын чакыргач, миңа карап, башын селкеде.
- Әни, ярар, без соңыннан эчәрбез әле... Бу ят апа алдында Риммабыз оялып, югалып калды булса кирәк, - дидем. Кызчык тын гына утыра бирде. Әни дә артык сораштырмады, кыскача гына апага кызның бездә торып укуын аңлатты.
 
Син гомерең буена шул гадәтеңне ташламадың инде, ауган-егылганны асраудан башың чыкмады. Йә сукыр карчык, йә кышын ире урамда ташлап киткән Мөһриҗамал, аны ике имчәк баласы белән бернисезгә ашатып яттың, үз балаларыңның авызыннан өзеп... Әле бит сугыш арты елларында.. Ике тәрәзәле, почмак кадәр генә ул ызбага ничек сыйдыгыз диген?!
 
Сыелган инде. Күңелең киң булса, сыелына икән. Мөһриҗамалны, балаларыннан куркып, туганнары да кертмәде. Ул бит кунарга дип кенә кергән иде. Кем дә булса ярдәм итәргә тиеш бит инде. Мин булмасам – бүтән кеше...
Синең кебек тилесе юктыр шул инде.  Олапайның ирләрчә калын тавышы бүлмәне тутырып, әнинең әле безгә дә мәгълүм булмаган тагын әллә никадәр “языгын” санап үтте.
 
Әллә кемнең рәхмәте кабул була бит ул – әллә мулланыкы, әллә фәкыйрьнеке. Без атлаган саен зур садакалар бирә алмыйбыз инде, хет шулай итеп савап җыяргә кирәк үзебезгә.
 
Римманың болай тын калып утыруына эчем поша башлады. Урта ишекне яптырдым да якынрак утырырга куштым.
Автобуста кайттыңмы?
Әйе.
Әниең утыртып җибәрдеме?
Юк, ул эштә калды.
Әниең киткәнеңне белдеме соң?
Юк, әйтмәдем.
Нишләп алай, орыштымы әллә?
Ул “юк” дигән мәгънәне аңлатып баш какты да нишләргә белмичә булса кирәк, тырышып-тырышып, бармак тырнагын каерырга-казынырга кереште.
Синең монда икәнеңне әниеңә белдерергә кирәк инде. 
Юк, кирәкми, мин барыбер анда бармыйм. - Ул куркынып теземә тотынды, яшькә чума бараган зур күзләре, ялварып миңа текәлгән иделәр.
Әйтсәң сәбәбен, бәлки җибәрмәбез дә... 
Әйтеп бирү аңа бик кыен иде булса кирәк, берничә мизгелдән соң гына, кыюлыгын туплап, сүз башлады. Мин соңыннан гына төшендем – бала үзенең әнисен якларга, башкаларга аның кимчелеген күрсәтмәскә теләгән икән.
Кичә кич бер абый килгән иде, үзе исерек, үзе тагын шешә алып килгән... юк, әни эчмәде.. юк, ул күп эчмәде.. аннан сугыштылар... әни тегене караватка бәреп екты да башына итек белән сукты...
Ә син?
Мин курыктым, еладым, тизрәк мич башына качтым!
 
Ул боларны миңа, әни белән олапайга ишеттермәскә тырышып, шыпырт кына сөйләде. Бераздан теге абзаңны хатыны килеп, үзен алып киткән. Иртәгесен кызчык күп уйлап тормаган, әнисе эшкә киткәч, безгә кайтыр юлга юнәлгән. Шул вакыйгадан соң Римма әнисе янына башкача кунакка бармады.
 
Олапай бездә өч көн генә кунакта булды. Риммага матур күлмәклеккә акча биреп, өенә китеп барды. Кискен, кырыс тавышлы булуга карамастан, безнең апай үзе яхшы күңелле кеше иде.
 
Фома авылында Римманың әтисе, әбисе бар. Яңа әнидән туган Рифкать исемле энесе дә бар икән.
 Римманың бит уртасында аксыл, алсуланып сызылып яткан яра эзе бар иде. Мин: “Нишләгән иде бу төшең?” – дигәнгә ул:
Рифкать болдырдан егылып төшкәч: “Елатма!” -  дип, теге апаң пүлән белән сукты, кан акты күп, шундый авыртты бит әле... Теге үзе дә бик курыкты, врачка да җибәрмәде.
 
Шул вакыйгадан соң, Римманың әтисен ташлап башка берәүгә ияреп киткән Рәйсә,  кызын иреннән урлап кайта. Яңа чуваш ире дә боларны ташлап кача, ә Рәйсәне эштән куалар һәм алар безнең якка килеп чыгалар.
 
Бервакыт шулай кич белән җыйнаулап телевизор карап утырабыз. Ике яшьләр чамасындагы кара чәчле, елмаеп безгә текәлгән малайны төшерүче экранның алдына ук китереп бастырды. Тиктормас кызчык үзе карый, үзе алга-артка чайкалып утырган мәлдән кинәт кычкырып җибәрде:
Әби, Рифкать! - Күзләре ачылган, сикереп үк торып басты. – Әби, Рифкать иде бит бу!
Күрәсең, экранда күрсәтелгән әлеге Куба малае чынлап та аның энесенә бик охшаган булгандыр.
 
Февраль ахырлары иде, әнисеннән хат килеп төште – күптән түгел генә бер әрмәнгәме, грузингамы тормышка чыгып, Залесье авылына күченеп киткән икән, адресы да бар иде. Бу турыда без кызыбызгә әйтмәскә булдык. Әнисен күрмәгәнгә ай ярымнар чамасы үткәндер, Римма әнисен ешрак телгә алып сөйли башлады – баланың анасын сагынганлыгы ачык сизелде. Мин Рәйсәгә моны әйтеп, хат язып җибәрдем, әмма җавап бирүче табылмады. Баланы ничек җитсә шулай юатырга, сагышын оныттырырга тырыштык.
 
Иптәшләре янына уйнарга ешрак чыгарырга туры килде. Рус телен яхшы ук аңлый башлагач, укуда, дәрес хәзерләүдә булган баштагы кыенлыклар кими төште, уйнарга да күбрәк вакыт табыла башлады. Көйләрне тиз исендә калдыра, сүзләрен белеп бетермәсә дә җырның җаена көйләп йөри иде. 
 
Бермәлне шулай, Яңа елга кадәр үк инде, Рафаилнең гармунын алып килеп (“Казан” исемле унсигез телле) минем янымдагы урындыкка куйды да як-яктан китешле икешәр телне басып, бию көе чыгарырга тырышып, гармунын тарткалый башлады. Зур коңгырт күзләре белән тәрәз аша урамга текәлгән, өзек-өзек гармун тарткан җайга җилкәләрен сикерткәләп янымда басып тора – ул чынлап бии иде. Мин аның бу минутта тик аның үзенә генә мәгълүм булган хыялый эчке кичерешләр белән дулкынланган, алсу йөзенә карап сокландым. Кызганычка каршы, ул җиңеп уйнарлык гармун миндә юк, алырга да мөмкинлек юк иде. Ә кызның һичшиксез өйрәнергә көче дә, сәләте дә җитәр иде: бу аның гәүдәсен тотышыннан, бармакларының үзенчәлекле хәрәкәтеннән сизелә иде. Март айларында ике көй чыгара иде инде. Аның белән бирелеп китеп шөгыльләнергә һаман да әле вакыт җитми иде.
 
Кара каргалар килде. Ул кошларның күбесенең гомерсезлегенә каршы көчле бураннар башланды. Безгә кызчыкка әнисенең тоткарлануын аңлатырга сәбәп табылды. Римма хәзер сүзләрне үзе танып укый башлады, хәтерендә калдырып, сөйләп тә бирә иде. Рафаилнең әтиләренә хат язып, язгы пычракта кияргә матур ботик, җиңел өс киеме кайтарттык. Җавап хаты да язмаган анадан ярдәм көтми идек инде. Ә бәлки, бик теләсә дә, ярдәм итә алмагандыр. Тормышның без көтмәгән-ишетеп тә белмәгән әллә нинди кыенлыклары килеп чыга бит аның.
Түбәдән тамчы китте, кар астына су төште, терлекләр урамда йорт саен кереп, хәер сорашып йөри башладылар. Авылда укучыларга язгы ялны апрель уртасындарак бирәләр – сулар юл ала, аяк асты бераз кипшенеп, сукмаклар төшә башлый ул вакытта. Каргалар ояларын корып бетерәләр, күпләре – уңганнары күкәй өстендә утыралар. Сыерчыклар ояларыннан чыпчыкларны куып чыгарып, эчен тазартырга керешәләр. Бу ел да язны күрүгә ирешкән карт-корылар шөкрана кылып, кояшлы урамга чыгалар, йорт тирәләрендә казына-капшана башлыйлар. Ямь-яшел капкач кебек калкып килгән үлән өстен себерәләр, тузылып яткан чүп-чардан арындыралар – йорт аллары гөлт итеп китә.
 
Бездә дә шуның ише эшләр җитәрлек.  Әбиебез, Римма һәм Рафаил аларны ике көндә башкарып чыктылар. Рафаил бераз ялкаурак кыймылдаса да тегеләрдән калышмый, ә безнең әбиебез эшне “бетсен”гә эшли торган кеше ул, сүлпәнлекне җене сөйми.
 
Яхшы эшлисез, менә моны болайрак эшләсәк, тагын да әйбәтрәк булса кирәк, - дип эшне башлый. Эшләп башына чыгалар да, балалар икесе дә арып, телевизор да карамыйча йоклап китәләр, ә иртәгесен:
Әби, бүген нәрсә эшлибез? Минехан абыйлар әнә нишли, без дә шуны эшлибезме? – дип, үзләрен алдан шул эшне башкарырга күндереп куя иделәр. 
 
Язгы ял үтеп, балалар укый башлаган гына иде әле, сәгать уникеләр тирәсендә бер ир-ат кисәге алпан-тилпән килеп, безнең болдырга юнәлде. Ишек шакып, аяк киемен дә салып тормастан өйгә килеп керде. Мин аның өзек-өзек сөйләвеннән Римманың әтисе икәнен аңладым. Бу адәм затының ир булырлыгы да, әти булырлыгы да чамалы иде кебек. “Римма кая? Кая куйдыгыз кызымны?” – дип даулый башлады бу. Мәктәптә икәнен төшенгәч кенә, чыгып китте. Римма әтисе белән китәргә теләмәгән, аны бу исерек җанга биреп тә җибәрмәсләр иде. Без куркынып көтсәк тә, бу бәндә бүтән килеп күренмәде.
 
Хәтеремдә, “Туган тел”дән яз турында хикәя укырга биреп җибәргән иделәр. Ул укып барганда: “Каргалар, сыерчыклар, каргачалар килде”, - дип укып үтте.
 
Ничек, ничек? Кемнәр килде?
Сыерчыклар, каргачалар...
 
Ашыкмыйча гына укып караса – карлыгачлар икән. Җыйнаулашып рәхәтләнеп озак итеп көлештек. Ул инде йөгертеп укый, кайбер дөрес әйтелмәгән сүзләрдән дустанә көлешкәнгә генә бер дә хәтере калмый, үзе дә матур итеп кушылып көләргә ярата иде.
 
Җылы көннәр башлангач аягына ни кидерербез, дип уйлап әллә ничә кешегә ботинка, сандалик очрамасмы дип үтенсәк тә булмады. Әле ярый бәхеткә каршы кибеткә кечкенә ялтыравык галошлар китергәннәр, әбиебезгә дә эләккән – ике кием алып кайткан иде. Гадәтенчә, Римма үзенә атап алынган әйбергә бик сөенә, кая, ничек кияргә – нишләтергә белмичә тотып йөри, пөхтәләп җыеп куя иде. Бу юлы алай килеп чыкмады – сумкасын урнаштырды да галошларны күрде. “Әби, бу миңамы?” – дип җанланып, галошларны киеп карады, әмма алай ук шатланып кимәде, күзендә моңсулык, йөзендә борчылу сизелә иде. Өстәл янына килеп утырды да әйтеп куйды:
Әни теге авылдан киткән икән...
Аны кем әйтте сиңа, кызым?
Фәридәнең әнисе белеп кайткан.
Шулайдыр, кызым, шулайдыр. Аны без дә ишеткән идек, күңелең боекмасын дип, сиңа әйтмичә генә торган идек.
Әнисез мин нишлим инде хәзер? Минем яныма бер дә килмәс микән инде?
Килер, кызым, килер, әле вакыты гына юктыр. Аңа кадәр бездә торып торырсың. Бездә начар түгелдер бит сиңа?
Юк та, әниемне күрәсем килә ич.
 
Әнисеннән килгән хат турында хәзер әйтергә бөтенләй мөмкин түгел иде инде. Мин яңадан хат язып җибәрдем. Дөрес, бу юлы җавап озак көттермәде – яңа ирендә тормышы җайлы икән, “Укулар тәмамланганчы торсын, түзегез инде, озак тотмабыз, килеп алырбыз”, - диелгән иде. Минем хатым Римма бездә яшәгәнгә авырсынып язылмаган иде, бездә андый сүз булганы да юк, булуы да мөмкин түгел иде. Без аны үзебездә үзебез кебек үк барсына да тулы хокуклы дип саный идек, бер генә мизгелгә дә читләтеп карау булмады.
 
Уку көннәре ахырына якынлаша барган саен үзебезгә күнеп, чын мәгънәсендә үзебезнеке булып беткән бу сабыйны үзебездән җибәрәсе килмәү тойгысы күңелдә көчәя бара кебек. Римма үзе дә бу турыда уйлана иде булса кирәк, беркөнне кич шулай йоклар алдыннан әбиебез янына кәнәфигә килеп менде дә аны җилкәсеннән кочып алды.
 
Әби, мин китсәм дә сезне барыбер онытмамын, исемнәрегезне бер югалмый торган төшкә язып куям!
Шулай сөйләнеп, күзләргә яшь тутырды балакай. 
 
Аерылышу тыныч кына үтте. Әнисе белән килеп кергән кара мыеклы абзыйны күргәч, ятсынып, югалып калды, берәр зур йомыш төшкәндәге шикелле минем караватка килеп утырды, кызарынып китте, әнисен каршылап, кочаклап алырга да онытты. Әнисе якын килеп: “Кызым, кызым, нинди зур үскәнсең”, - дип яшенә тыгылып, аркасыннан сөйде. 
 
Рәйсә авырлы иде. Римма бу хәлгә аптырабрак калган иде булса кирәк. Без: “Римма калсын, тагын берәр ел укысын әле”, - дисәк тә, “Үзебезгә кирәк шул, болай торганына да рәхмәт”, - диештеләр. Артык дулкынланганлыктан йөзе тагын да матураеп, алсуланып киткән кызчык чәй янына бармады, дәшми-тынмый минем аяк очында утырды. Мин аның хәлен аңлап:
Китәсең килмиме әллә? – дип сорадым. Ул тирән сулыш алды.
Китәм инде, абый.
Миңа хат язарсыңмы?
Язармын...
 
Чәй эчелде. Күп тә үтми юлга җыена башладылар: төшке автобуска чыгып өлгерергә кирәк иде. Римма үзенең сумкасын, аллы күлмәген кигән килеш бакча капкасы капланганчы миңа кул изәп барды. Ул күмелгәч, күзләремне йомган идем, кинәт пыялага кемдер кагылды. Кабат: “Сау бул, абый!” – дип әйтеп, кул изәп китәр өчен Римма килгән икән. Алсу күлмәген кигән, зур күзләре елмайган, зәңгәр бантиклы башы пыялага терәлгән бу гүзәл кызчык әле дә күз алдымнан китми, минем күңелемә ул әле һаман да шул сабый килеш, шул кечкенә килеш торадыр шикелле.
 
Берәр ай чамасы үттеме-юкмы, төшереп калган фоторәсемнәрен ясап, хат җибәргән идем, хатым кире кайтты. “Монда юклар, күченеп киттеләр”, - дип язылган иде. Башка берничә урыннан да канәгатьләндерерлек җавап ала алмадым.
Үткән ел авылыбызның бер егете Фома авылы кызына өйләнде, ул кыз Самара шәһәрендә эшли икән, шунда танышканнар. Римманың язмышын бик беләсем килә иде.
 
Мин Римманы якыннан белмим, клубта гына күргән идем. Әнисе төрмәдә утырып чыккан, диделәр. Әллә инде үги әтисе исерек килеш Риммага бәйләнә башлагач, тегенәргә балта белән суккан, диме. Римма сеңелесе белән детдомда күпмедер торганнар. Ә хәзер Мәскәү ягында каядыр эшли ди, ахырсы.
 
Бездән киткәч тә күпме күрәселәрең булган икән, балакай. Тугыз ел инде без сине күргәнебез юк. Хат та яза алмадың, кайдалыгыңны без дә белмибез. Ярдәм кирәк булса – булышыр, кайгыларың булса – чын күңелдән уртаклашыр идек, юатыр идек үзеңне. Без әле исән, сине дә бик еш искә алабыз. Нәрсәләр эшлисең, кайларда йөрисең икән, хәбәр ит – кайда син, балакай?
 
Гакыйль Сәгыйров.
21.05.1991 ел.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 08.02.2016
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar